Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген Хәтер һәм кайгы көне

Бүген Хәтер һәм кайгы көне. 80 ел элек бу көнне фашист Германиясе  гаскәрләре, сугыш игълан итмичә Ватаныбызга һөҗүм ясый. Ике ил арасында бер-берләренә каршы сугыш ачмау турында килешү булганлык...

Бүген Хәтер һәм кайгы көне. 80 ел элек бу көнне фашист Германиясе  гаскәрләре, сугыш игълан итмичә Ватаныбызга һөҗүм ясый. Ике ил арасында бер-берләренә каршы сугыш ачмау турында килешү булганлыктан, ул вакыттагы ил җитәкчелеге бу хәбәргә башта ышанмыйчарак караган. Шуңа да сугыш башлану турындагы хәбәр халыкка соңарып радио аша 12 сәгать 15 минутта гына барып ирешә. Бүген, нәкъ шул вакытка туры китереп, Россиянең барлык төбәкләрендә  яшәүчеләр бер минутка  тын калды.

Бу уңайдан В.И Качалов исемендәге  рус зур драма театры бүген тамашачыларга «Незабываемое. Женские голоса войны»  дигән спектакль күрсәтәчәк. Тамашада хатын-кызларның сугышка карата булган мөнәсәбәтләре хис-тойгылар, сүзләр аша бирелә, портретлар һәм киемнәр шул чорны күзалларга ярдәм итә.  
Режиссёр А.Славутский хатын-кызларның дистәләгән кечкенә хикәятләрен  бөтенбер ачы тарих –  сугыш белән бәйләгән. Бу тарихта тиңе булмаган кан коюларга, халкыбызның батырлыгына хатын-кыз күзе белән карау, бәя бирү. Спектакль «туар буыннар бу хакта онытырга тиеш түгел»легенә ишарә  ясый кебек. Әлбәттә, халкыбыз кайгы китергән бу көнне хәтерендә сакларга һәм яңа сугышларга юл куймаска тиеш.
                                                                           Альберт ЗAҺИРОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ