Логотип Магариф уку
Цитата:

Чаллыда мәктәпләр җитәрлекме?

Чаллыны юкка гына яшьлек каласы димиләр шул. Автошәһәрдә укучылар саны гына да 65 меңнән артык. Каладагы мәктәпләрнең саны гына да сиксәннән артык. Шәһәр хакимияте ел саен калада бер яңа мәктәп төзеп...

Чаллыны юкка гына яшьлек каласы димиләр шул. Автошәһәрдә укучылар саны гына да 65 меңнән артык. Каладагы мәктәпләрнең саны гына да сиксәннән артык. Шәһәр хакимияте ел саен калада бер яңа мәктәп төзеп файдалануга тапшыруны үзалдына максат итеп куйган иде. Һәм, әйтергә кирәк, ул шактый уңышлы үтәлә. Әйтик, 2021 елда Мәләкәс арты микрорайонында 14 нче гимназия, шулай ук 59 нчы «Адымнар» гимназиясе үз ишекләрен ачса, узган ел 69 нчы комплекста 1501 укучы сыйдырышлы заманча 62 нче мегамәктәп сафка бастырылды. Тик шулай булуга да карамастан бүгенге көндә Чаллыдагы 24 мәктәптә дәресләрне ике сменада уздырырга мәҗбүрләр. Яңа уку елыннан бу юнәлештә эшләр уңай якка беркадәр җайланыр төсле. Чөнки быел Чаллыда һәрберсе 1501 укучыга исәпләнгән берьюлы ике мәктәп файдалануга тапшырылачак. Берсе – 34 микрорайонда, ә икенчесе – Орел кыры районында, «Притяжение» торак комплексы янында.
34 нче микрорайондагысын укучылар да, ата-аналар аеруча зарыгып көтә. Күпләрне көнләштерерлек, бик тә заманча гыйлем йорты булачак ул. Анда икешәр бассейн һәм спорт залы, 780 урынга исәпләнгән актлар залы гына булачак, ә ашханәсе 450 укучыга исәпләнгән. Әлеге мәктәп яңа уку елына үз ишекләрен ачачак. Апрель азагында I – VII сыйныфларга укучылар кабул итә башлаячаклар.
Әлеге мәктәпне узган елның декабрендә төзи башлаганнар иде. Аны төзү һәм җиһазлау 2,5 миллиард сумга төшәчәк. Ул 16 нчы мәгариф үзәге дип йөртеләчәк. Директоры да инде билгеле. Ул – моңарчы Чаллыдагы 34 нче урта мәктәпне җитәкләгән Рамил Садриев. «Күрше төбәкләрдәге көллиятләр буйлап йөреп чыктым. Безнең шәһәргә күченеп килергә теләүче яшь укытучылар инде резюмелар җибәрә башлады. Удмуртиядән, Оренбург өлкәсеннән, Пермь краеннан да язалар. Араларында стажлы укытучылар да бар. 34 нче комплекста яшәүче укытучылар да безнең мәктәпкә күчәргә теләк белдерделәр. Шуңа күрә мәктәптә яшь укытучылар гына булмаячак», – диде ул.
Мәктәпне Россиянең атказанган төзүчесе Илнар Гайсин җитәкчелегендәге «Евростиль» компаниясе төзи. Төзелеш мәйданында 400 ләп эшче хезмәт куя. Мәктәп инде яртылашка әзер.
Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ