Логотип Магариф уку
Цитата:

Чаллының яңа мәктәбендә Кама елгасына карап торган бассейн төзелә

34 нче комплекста 1501 укучыга исәпләнгән  мәктәп төзелә. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев киләчәктә мәгариф учреждениесе булачак бинада булды  һәм объектта үткәрелә торган эшләрне бәяләде.Учреждение...

34 нче комплекста 1501 укучыга исәпләнгән  мәктәп төзелә. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев киләчәктә мәгариф учреждениесе булачак бинада булды  һәм объектта үткәрелә торган эшләрне бәяләде.
Учреждениедә ике бассейн, ике спорт залы,   780 урынга исәпләнгән актлар залы  булачак, ә ашханә  450 дән артык укучыга исәпләнгән.  Булачак бассейн ике  савыттан тора һәм бассейннан  Кама күренеше  ачылачак.
Мәктәп җиһазлауны да исәпкә алып, 2,5 млрд сум тәшкил итәчәк.  1–7  нче сыйныф укучыларын  апрель азагында кабул итә башлыйлар.
Быел Яр Чаллыда һәрберсе 1501 урынга исәпләнгән берьюлы ике мәктәп файдалануга тапшырылачак.  Берсе – 34 микрорайонда һәм икенчесе – Орел кыры районында, «Притяжение» торак комплексы янында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ