Логотип Магариф уку
Цитата:

«Чаян»га – 100 ел

 Казан кирмәненең «Манеж» күргәзмәләр  залында  «Чаян» журналының 100 еллыгы уңаеннан  «Чаян».  100 ел республика белән бер аяктан» дигән күргәзмә ачылды. Экспозициянең төп өл...

 Казан кирмәненең «Манеж» күргәзмәләр  залында  «Чаян» журналының 100 еллыгы уңаеннан  «Чаян».  100 ел республика белән бер аяктан» дигән күргәзмә ачылды.
Экспозициянең төп өлешен төрле елларда журнал битләрендә урын алган  карикатуралар, шаржлар алып торса да, шунда ук   «Чаян»ның  1920–1930, 1941 елларга караган саннарын да күрергә була. Редакция архивында сакланып килүче тарихи  фотолар  да тамашачыда зур кызыксыну уята. Күргәзмә  чыннан да тарихи. 1923 чыга башлаган журнал бары тик Бөек Ватан сугышы елларында гына чыгудан туктап тора, ә 1957 елдан (аңа кадәр бары татар телендә генә басыла)  ике телдә нәшер ителә башлый.
Күргәзмәдә бүгенге көн иҗатчыларын гына  түгел, ә элеккеге буын рәссам-карикатурачылар  Э. Гельмс, И. Бобровицкий, П. Новичков, Э. Дышаев,      Б. Старчиков, И. Әхмәдиев, Т. Фаизов, В. Бибишев, И. Әҗемов, И. Нәфыйков, В. Шульпинов, А. Алешин  кебек мәшһүрләрнең эшләрен  дә күрергә була. Керә-керешкә тамаша кылучыларны Илдус Әҗемовның   «пиратлары» каршы ала. Шуның эргәсендә авторның үзе белән  фотога төшү өчен менә дигән форсат та әле бу.

Тик  шунысы бар: сатира уты,  үзәккә үтәрлек итеп  чеметкәләп тору, кемгәдер ошамаска да мөмкин бит әле. Заманында  Наполеон Бонапартны  да  «төртмәле» рәсемнәр ясап интектерүләре мәгълүм. Моңа чыдар әмәле калмаган  император Британиянең мәшһүр карикатурачысы   Джеймс Гилрейны күрә алмас булган хәтта. «Юлымда очраса, аны шушы кулларым белән теге дөньяга озатачакмын»,– дип шапырынган, имеш. Нишлисең, итальян теленнән кергән «карикатура» (caricare) сүзе үзе үк арттырып җибәрү,  дигән мәгънәне аңлата бит инде.  Димәк,  «Чаян» күргәзмәсенә килгән кеше дә  эче  катып көләргә әзер булырга тиеш.

«Чаян» – фенамены
Күргәзмә ачылышында катнашкан «Татмедиа»  АҖнең  генераль директоры Шамил  Садыйков «Чаян»ны фенаменаль журнал дип атады. «1985 елда аның тиражы 850 мең данәгә җитә. Бүгенге  мәгълүмати технологияләр заманында да «Чаян»  «Татмедиа»ның иң күп сатыла торган журналлардан санала.  Татарстанның мөһим проектларының берсе булган «Чаян»ны Россиянең кайсы гына почмагында сорасаң да беләләр. Хәзер исә шаяра белгән, юморны аңлый торган  кешеләр аз, шуңа күрә дә аларны сакларга кирәк», – диде ул,  уенын-чынын бергә кушып.

Журналның баш мөхәррире Рафаэль Хәлилуллов исә:   «Журналны бүгенгәчә саклап кала алуыбыз ул журналистлардан, коллективтан, рәссамнарыбыздан гына  түгел, бу барыннан да элек «Татмедиа» АҖнең, республика җитәкчелегенең казанышы, –дип белдерде.– «Чаян» –  дөрестән дә  Татарстанның бренды, ул –  чыннан да тарих. Шул гомер эчендә журналда Татарстанның гына түгел, ә Советлар Союзының бөтен классиклары басылгандыр.  Аның төпләнмәләрен актарганда искәрмәстән Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов кебек рәссамнарыбызның  исемнәренә тап буласың».
Журналның баш рәссамы Александр Алешин үзе дә  кайчандыр «Чаян»ның укучысы булган. Мавыгулары һөнәре булып китәр дип башына да китермәгән. Бу жанрның нечкәлекләренә ул үзе дә башкалар кебек үк, торып-торып, эшли-эшли  төшенгән, чөнки  графиклар, нәкышчеләр, сынчылардан аерылмалы буларак, бер генә уку йорты да картикатурачылар әзерләп чыгармый. «Нигездә, бу жанрга ихтыяҗ зур, ул диетик, ашарга яраклы,  тәмле», – дип шаярта ул, юмор хисе булган һәркемнең әлеге жанрны иярли алачагына ишарәләп.

Лаеш районының Г.Державин исемендәге музей директоры  Фәридә Мортазина да  – «Чаян»ның күптәнге дусты. Журнал белән берлектә  Г.Державин музеенда алты күргәзмә  уздырганнар. «Чаян» беркайчан да начарлыкка өйрәтми, ул бары тик яхшылыкка өнди, һәр юморында чынбарлык ярылып ята», – дип тормыштан тәм табып, елмаеп яшәргә өндәде  үзе дә.
Нәрсәсе сөендерә, бүген заман белән бергә атлап иҗат итүче Илдус  Әҗемов, Сергей Андрианов,  Владимир Тихонов,  Илдар Нәфиев, Заһир Хәкимов, Елена  Хитрова,  Иза Сәйдәшева һ.б. карикатурачыларның үкчәсенә басардай яшьләр үсеп килә. Моннан 7 ел элек Татарстан Республикасының карикатурачылар  гильдиясе рәисе  мәрхүм Вячеслав  Бибишев тарафыннан оештырылган Казан карикатурачылар мәктәбенә йөрүче балаларны күздә тотып әйтүем моны.
- Балалар арасында Кәрим Гайфуллин, Аделина Гайфуллина,  Александра  Азовцова кебек  карикатуралары Мәскәүдә Россия Сәнгать академиясе оештырган Бөтендөнья карикатурачылар күргәзмәсендә катнашучыларыбыз да бар. Назар Тимин, Язилә Сәйфетдинова, Анжелика Фирсоваларның да  хәзердән үк   каталогларга кергән эшләре бар, – ди Иза Сәйдәшева, шәкертләренең уңышлары белән уртаклашып. Күргәзмәгә дә алар бердәм булып, өлкән буыннан өйрәнергә, карикатурачыларның эшләре, үзләре  белән якыннан танышырга дип килгән.
Күргәзмә 9 майга кадәр эшләячәк.
Расиха ФАИЗОВА
Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ