Логотип Магариф уку
Цитата:

«Черек күл» паркында музыка-бию импровизациясе буенча ачык практика узачак

Җәмәгать киңлекләрендә «Сансеты» проекты старт ала – дәресләр вакытында халык җәйге шәфәкъләр белән хозурланачак. 24 июньдә «Черек күл» паркының амфитеатрында музыка-бию импровизациясе буенча ачык пра...

Җәмәгать киңлекләрендә «Сансеты» проекты старт ала – дәресләр вакытында халык җәйге шәфәкъләр белән хозурланачак. 24 июньдә «Черек күл» паркының амфитеатрында музыка-бию импровизациясе буенча ачык практика узачак.



Дәрестә катнашучылар берничә күнегү башкарачак, аннары тере музыка астында узучы медитация вакытында ял итәчәк, ә соңыннан музыка-бию джемына керешәчәк. Иҗади чарада катнашу өчен әзерлек таләп ителми.
Дәресне хореограф, педагог, биюче, «Ирек мәйданы» заманча хореография фестивале кураторы, «Тән.хәрәкәт» белем бирү проектының авторы Венера Галимова һәм башкаручы, композитор, домра һәм музыка үсеше буенча педагог, музыкаль конкурслар лауреаты Регина Рокитянская алып барачак дип көтелә, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
Иҗади практика 19:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү кирәк.
Дәресләр вакытында халык матур урыннарда җәйге шәфәкъләр белән хозурланачак. Практика Казансу яр буенда, «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта, «Черек күл» паркында һәм Комсомол күле пляжында узачак. Диджейларның чыгышлары, музыкаль-бию импровизацияләре һәм гастрономия кичәләре планлаштырыла.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ