Логотип Магариф уку
Цитата:

Чиядәге кара таплардан ничек арынырга?

Еш кына чияләрдә кара төстәге тапларга тап булабыз. Әйдәгез, моның сәбәпләрен ачыклыйк. Чия җиләкләрендә кара таплар барлыкка килүнең 3 төп сәбәбе турында Тәтеш районының бакчачысы Заһидуллин Нәбиулла...

Еш кына чияләрдә кара төстәге тапларга тап булабыз. Әйдәгез, моның сәбәпләрен ачыклыйк. Чия җиләкләрендә кара таплар барлыкка килүнең 3 төп сәбәбе турында Тәтеш районының бакчачысы Заһидуллин Нәбиулла сөйләде:
Беренчесе: коккомикоз аркасында.  Коккомикоз булып гөмбә характерындагы авыру тора. Авыруның төп сәбәбе – кышкы чорны көз коелган яфракларда кичерә торган гөмбә. Язын исә ул аеруча активлаша. Нәкъ менә шул сәбәпле, тирә-юньне мөмкин кадәр ешрак һәм яхшырак җыештырырга кирәк. Җиләкләрдә кара таплар пәйда булу,  яфракларның иртә саргая башлауга китерә.

Икенчесе: монилиоз авыруы. Бу авыруның башка исеме дә бар - соры черек. Бу авыру шулай ук гөмбәчек характерга ия. Бу гөмбәчекнең таралуына артык дымлы  һава, озакка сузылган яз йогынты ясый.
Әмма агачларны төрле махсус препаратлар белән эшкәртеп, аларга ярдәм итәргә була. Язгы  һәм җәйге чорның беренче яртысында циркон сиптерергә кирәк. Эретмә әзерләгәч тә, файдасы байтак . Моның өчен 1 литр суда 10 тамчы препарат эретергә кирәк.
Өченчесе: яз җитү белән коңгызлар активлаша башлый. Алар озак еллар дәвамында тәмле җиләк белән туена алсыннар өчен, туфрактан чыга башлыйлар. Бөҗәкләрдән арыну өчен, салам җәю зарур. Бу бөҗәкләр өчен зур киртә булып тора. Югыйсә башта бөҗәк яфракка зыян сала башлый, ә аннары агачның чәчәк һәм җиләк-җимешләренә күчә. Бу авыру белән көрәшергә кирәк!
Хәтта бакчаның чикләнгән участогында да профилактика чараларын үтәмәү корткычларның үрчүенә һәм чия авыруларына китерергә мөмкин. Биредә бакчачы өчен иң мөһим кагыйдә: бакча участогының чисталыгы, агачларны карау һәм күзәтү, бу киләсе уңыш күләменә һәм сыйфатына уңай йогынты ясаячак.
Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ