Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәрвишләр бистәсендә мөгаллимнәр һәм журналистлар җыены

Чын мәгънәсендә илһам алып, күңел көрлеге белән сөенеп кайта торган конференцияләр сирәк була. Бүген Дәрвишләр бистәсе балалар иҗат үзәгедә оештырылган «Укыту-тәрбия процессында балалар һәм яшьләр мат...

Чын мәгънәсендә илһам алып, күңел көрлеге белән сөенеп кайта торган конференцияләр сирәк була. Бүген Дәрвишләр бистәсе балалар иҗат үзәгедә оештырылган «Укыту-тәрбия процессында балалар һәм яшьләр матбугатын куллану» V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе – әнә шундыйларның берсе. Саф татар телендә Казан шәһәре мәгариф идарәсе, КФУ галимнәре, матбугат вәкилләре һәм, әлбәттә, укучылар һәм укытучылар катнашында үткән бу матур җыен бәйрәм төсмерен алды дисәк тә буладыр. Бер уйлап карасаң, конференция инде бишенче елын уздырыла икән. Димәк, үзенә күрә бер юбилей.
     
–  Өстәмә белем бирү һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә яшь журналистлар берләшмәләре бар. Республиканың күп кенә мәктәпләрендә үз редакцияләре, радиостудияләре эшләп килә. Әлеге берләшмәләрдә балалар журналистика белән бәйле һөнәрләрнең серенә төшенәләр. Бу өлкәдә иҗат итү тәҗрибәсе туплыйлар. Әлеге иҗат берләшмәләренең эше, уңышлары, табышлары белән уртаклашу; шушы өлкәдәге күренекле шәхесләр белән танышу, аларның һөнәри осталыкларын өйрәнү максатыннан конференция оештыру зарурилыгы туды. Берничә ел элек шушы тәкъдим белән КФУ галимнәренә мөрәҗәгать иттек, ә алар безнең мөрәҗәгатьне хупладылар”, – дип сөйли иҗат үзәгенең милли тәрбия бүлеге мөдире Ләйсән Антонова.

Конференциядә катнашучылар елдан-ел арта ди оештыручылар. Географиясе дә киңәя. Узган елларда Якутия, Чувашия, Мәскәү, Ульяновск өлкәләреннән хезмәтләр килгән булса, быел ул өлкәләрдә катнашучылар саны тагын да артып, инде Казахстан, Испания, Индонезиядәге якташларыбыздан да эшләр килә башлаган.

КФУ университеты профессоры, милли һәм глобаль чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин да сүзен оештыручыларга рәхмәт сүзләре белән башлады.
– Төрле чаралар булып тора, әмма медиа белән бәйлеләре бик аз. Ул – җәмгыятькә иң зур йогынты ясаучы өлкә. Без барыбыз да шуның эчендә яшибез, берничек тә аерыла алмыйбыз. Ул кечкенәдән алып кешенең аңына зур йогынты ясый. Шуңа да медиа тәрбия төшенчәсе бүгенге көндә бик актуаль, – дип сөйләде ул.
Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал язучы һәм журналист икесе игезәкләр, алар шулкадәр тыгыз бәйләнештә һәм һәрчакта иҗат эшендә, дип белдерде һәм язучыларның һәрвакыт белем йортларына, укучылар, балалар белән очрашуларга килергә әзер торуларын җиткерде.

Шагыйрә Йолдыз Шәрәпова журналистның үз күңелендә җыелганын сөйләргә, язарга мөмкинлеге барлыгын һәм шуның белән дә бәхетле булуын сөйләде.

Җыенга “Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева һәм PR бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон да чакырулы иде. Алар журналистларның, блогерларның һәрчак ихлас булулары һәм җаваплылыкны тоеп эшләргә кирәклегенә басым ясады. Педагогикада да, журналистикада да язылмаган кануннар барлыгын, аларны да истә тотылырга тиешлеген сөйләделәр.
Җыен мәгариф идарәсе вәкилләре һәм журналистларның чыгышлары, конференциядә катнашучыларны бүләкләү, милли моңнарыбыз белән дәвам итте.
Бирегә җыелган укучылар һәм укытучылар очрашудан канәгать калганнардыр, алга таба эшчәнлекләре өчен берникадәр рухи азык туплаганнардыр һәм бу конференциянең эше дәвамлы булып, тагын да зуррак дәрәҗәләргә ирешер һәм үзенең нәтиҗәләрен бирер дип ышанасы килә.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ