Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәүләт Думасы Россия халкына 13нче пенсия түләү турындагы закон проектын караячак

Бүген Дәүләт Думасына россиялеләргә картлык буенча өстәмә пенсия түләү турында закон проекты кертеләчәк. Депутатларга документны «Гадел Россия – Дөреслек хакына» фракциясе әгъзалары тәкъдим итәчәк. Бу...


Бүген Дәүләт Думасына россиялеләргә картлык буенча өстәмә пенсия түләү турында закон проекты кертеләчәк. Депутатларга документны «Гадел Россия – Дөреслек хакына» фракциясе әгъзалары тәкъдим итәчәк. Бу хакта закон проектының күчерелмәсенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.




Документ «Иминият пенсияләре турында»гы законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Аңлатма язуыннан күренгәнчә, картлык буенча иминият пенсиясе билгеләнгән һәр пенсионер елга бер тапкыр декабрьдә картлык буенча өстәмә иминият пенсиясен алачак – ул 13 нче пенсия дип атала.
Үзгәрешләр кертергә кирәк, чөнки «Пенсионерлар – социаль яктан якланмаган гражданнар, дәүләт аларга өстәмә түләүләр рәвешендә ярдәм күрсәтергә тиеш», – дип искәртә фракция лидеры Сергей Миронов. Аның сүзләренчә, документны карау сроклары да очраклы түгел.
«Бәйрәмнәр алдыннан кешеләр бурычка акча ала. Банклар һәм микрофинанс оешмалары пенсионерларга бик теләп акча бирә. Яңа түләү алгач, күп кенә пенсионерлар кредитлардан баш тарта алачак», – дип ышана Миронов.
Исегезгә төшерәбез: россиялеләр өчен 13 нче пенсияне кертү планнары турында беренче тапкыр июль азагында билгеле булды. Ул чакта да акчаларны ел саен декабрьдә Яңа ел бәйрәмнәренә юнәлдерергә тәкъдим ителә, дип әйтелде.

tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ