Логотип Магариф уку
Цитата:

Диорамалардан тарих карый

Балачакта кайсыбыз гына пластилиннан кечкенә солдатлар, танклар ясап, аларны «безнекеләргә», «нимесләргә» бүлеп, сугышлы уйнамадык икән. Һөҗүмгә күчкәндә танк башняларындагы пушкаларга – күкертле шырп...

Балачакта кайсыбыз гына пластилиннан кечкенә солдатлар, танклар ясап, аларны «безнекеләргә», «нимесләргә» бүлеп, сугышлы уйнамадык икән. Һөҗүмгә күчкәндә танк башняларындагы пушкаларга – күкертле шырпы таякчыкларына ут төрткәч, бәрелеш тагын да кискенрәк төс ала. Безнең танклар «нимеснең» кирәген бирә башлый. Өйдә шырпы белән уйнап утыруыбызны әни күрсә, «җимергеч» удар, әлбәттә, иң элек безгә, бөек җиңү белән рухланып «һөҗүмгә» барган улларына ясалыр иде. Әмма пластилин солдатлардан торган сугышлы уеннарын без, гадәттә, алар өйдә юк вакытта уйный идек һәм сугыш утын беркайчан да өстәл өстеннән читкә җибәрмәдек. Модельче Рафаэль Яруллинның Бөгелмә Техниклар йортында башлыча сугыш темасына багышлап ясалган диорамалары белән танышкач, ирексездән сабый чакларның күңелдә уелып калган әнә шундый җиңүле һәм әниле көннәре хәтергә төште.
 
 Синдбадның юлдашы, Шүрәленең дусты...
Сүз башында диораманың агач, тимер, пластик, картон, тукыма кебек кул астындагы әйберләрдән ясалган, алгы планда төрле корылмалар, табигать күренешләре, реаль вакыйгалар сурәтләнгән күренеш икәнлеген әйтеп узыйк. Аны документаль материалларны образлар ярдәмендә үзенчәлекле сурәтләү алымы дип тә атыйлар. Панорамадан аермалы буларак, диорамадагы вакыйгаларны аның теләсә кайсы ягыннан күзәтергә мөмкин. Телисең икән, аның тирәсендә әйләнеп йөр, теләсәң – югарыдан торып кара, шуңа күрә диораманың бер генә ягын да алгы план дип атап булмый. Бер үк картина әллә ничә төрле күренеш белән синең йөрәгеңне яулый. Караган саен, ул күңелгә төрле төсмерләр өсти, эч серләрен ача бара. Хезмәтләре белән танышып чыкканнан соң, аларда яшеренгән төп серне авторның үзеннән беләсем килде.
– Рафаэль, син үзең хәрби белгеч түгел, ә шулай да нилектән хезмәтләреңдә хәрбиләр тормышына, Бөек Ватан сугышына багышланган темаларга күбрәк тукталасың, – дигән соравымны әнә шул серне ачыклау өчен бирдем.

– Әгәр дә мин иҗатымны балачак әкиятләреннән башламасам, беркайчан да сәнгатьнең бу төренә якын килә алмас идем, – диде диорамалар остасы. – Сабый чактан маҗаралы Көнчыгыш әкиятләрен, Тукайның «Шүрәлесен» укырга яраттым. Сәяхәтче Синбад, юмарт күңелле Гали баба, Кырлай егете Былтыр... Мин аларның дөньяда барлыгына ышандым, алар белән бергә сәяхәт иттем, Шүрәлеләр белән күрештем, мәгарәдә йөрдем. Шунда башыма аларны иҗатымда сынландыру уе килде. Берара пластилиннан дистәләгән кызыклы әкият батырларының сыннарын ясап мәш килдем. Мәктәптә укыганда исә беренче эшем төрле тимер чыбыклар, агачлар, картоннар кулланып, рәшәткә белән әйләндереп алынган сандугачлы җәйге бакча күренеше иде. Аны укытучым кушуы буенча ясадым. Аннары, Бөгелмә егете булгач, туган шәһәремнең матур күренешләрен ачасым килде. Төрле йортларның, төзелеш краннарының, катлаулы архитектура корылмаларының кечерәйтелгән модель һәм макетларын эшли башладым. Әмма мин үз эшләремнән барыбер канәгать түгел идем.
Тормыш – үзе остаз
Рафаэль сөйләгәндә хезмәтләре белән бөтен төрки-татар дәүләтләрен дөньяга таныткан мәшһүр һөнәрче бабаларыбыз хәтергә төште. Халкыбызның гамәли бизәлеш сәнгате өлкәсендә борын-борыннан зәркәнчеләр, күн каючылар, тукучылар, укалап чигү, агач һәм таш кисү кебек төп тармакларында дөнья бәясе осталар күп булган. Әмма борынгылар үзләренең гореф-гадәтләрен күпме генә сакларга тырышмасыннар, аларның байтагы безнең көннәргә кадәр килеп җитә алмаган. Вакытлар узган саен, келәм туку, таш кисү, зәргәрчелек кебек һөнәрләр әкренләп кулланудан төшеп калган. Шуңа карамастан алар урынына, гасырлар узу белән заманча формаларга кергән, аның эчке рухын  чагылдырган, яңа төр юнәлешләр дә барлыкка килгән. Модельләштерү дә – әнә шулай төгәллек һәм түземлелек нәтиҗәсендә камиллеккә ирешкән, заман таләп иткән гаҗәеп гүзәл һөнәрләрнең берсе.
– Күңелем яңалык таләп иткәнлектән, өлкән сыйныфларда укыганда судомоделизм белән шөгыльләнә башладым, – дип дәвам итте сүзен диорама остасы. – Миңа тормыш үзе остаз булды. Интернет аша дуслар, фикердәшләр таптым. Менә анда үз-үземне яңадан ачкандай тойдым. Эш кораллары тупладым. Агач, металл белән эшләргә өйрәндем. Йөз тапкыр хаталандым, абындым, әмма үземнең дөрес юлда булуымны белеп йөрдем. Кызыксынуым көннән-көн арта гына барды. Әнә шулай беренче модельләрем, картиналарым пәйда булды. Тарихта казынырга керештем. Нәтиҗәдә Россия империясе, Европа илләре флотының барлык корабларын бергә җыеп тупладым.
Шулай итеп, Рафаэль мөстәкыйль рәвештә бронетехника, танклар, самолетлар төзергә керешә. Кырмыска зурлыгындагы кеше, хайван фигуралары эшли. Аннары әзер пейзаж күренешләре әзерли башлый. Экспозиция дөреслектән аерып булмаслык килеп чыксын өчен, хәрби эшелондагы бодай орлыгы кадәр вагон тәрәзәләренең ырмауларына кадәр сызып, билгеләп чыга. Бензин салынган цистерналарны дарудан бушаган капсуладан ясый, цистерна өсләренә майга, юл тузанына «буялган» люклар беркетә, аларны кургаш төсенә буйый. Һәр диорама зәвык белән иҗат итүне һәм һәр чорның тарихын белүне таләп итә. Хезмәтеңне җиде кат тиреңне тамызып башкарганда гына дөреслеккә якынаерга мөмкин. Шуны аңлап эшли егет. Диорама әзерләүнең бөтен мөһим үзенчәлеге дә нәкъ менә шуңа бәйләнгәнлеген яхшы белә ул. Рафаэльнең сугышлар туктап торган арада, артиллеристларның төшке ашка туктаган мизгелен сурәтләгән хезмәтенә генә күз салыйк әле. Пушка калканы артына яшеренгән бер төркем солдат тын гына тамак ялгап утыра. Аларга учак ягарга да ярамый, югыйсә, төтен чыкканын күреп, дошман шундук каршы ут ачарга мөмкин. Сугышның бик авыр барганлыгы пушкага карауга сизелә. Аның калканы снаряд кыйпылчыкларыннан тишелеп беткән, туп көпчәге дә берничә урыннан ярылган. Солдатларның сугыш турында сүз алып барганнары әллә каян сизелеп тора. Әнә бер карт солдат ияген сөртеп,  дошман танкын ничек оста итеп яндырулары турында сөйли. Моны сухой паекның телеңне йотарлык тәмле итеп ашауларыннан да, солдатларның яхшы кәефләреннән дә сизәргә  мөмкин. Үзәктә утырганы хәрби командирлары булса кирәк. Ул, күрәсең, үткән бәрелешкә нәтиҗә ясый һәм алга яңа бурыч куя – «Дошманны тагын бер сәгатькә тоткарларга!»
Шәкертләре дөнья буйлап сибелгән
– Мондый сугыш күренешләрен ясарга, гадәттә, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче Бөек Ватан һәм Әфган сугышы ветераннары, хәрби-патриотик оешмалар, хәрби комиссариатлар, заводлар, училищелар заказ бирә, – ди оста, куйган хезмәтләренең тарихына ачыклык кертеп. – Мин, алардан алынган мәгълүматларны ачыклау белән бергә, тарих сәхифәләренә дә күз салам. Әле менә яңа гына үзебезнең Бөгелмә шәһәре үзәгендә 2000 елда Бөек Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан төзелгән, мәйданына Т-54 танкы, бронетранспортер һәм бортына «Бөгелмә колхозчысы» дип язылган «ПЕ -2» бомбардировщигы урнаштырылган Мәңгелек Дан мемориалы макетын эшләп тапшырдым. Ике ай вакыт узды шуңа.
Бөгелмә егете осталыгын камилләштерү белән бергә, үзе сайлаган юнәлеш буенча белемен күтәрергә дә онытмаган. Казан илкүләм тикшеренү технология университетының гомуми технология факультетын тәмамлаган. Кызыксынучылар белән WhatsApp аша ерактан торып модельләштерү һөнәренең серләрен уртаклашырга да иренми. Шәкертләре арасында хәтта Украина, Белоруссия, Польша, АКШ, Канада кебек якын һәм ерак чит илләрдә яшәүчеләр дә бар.
– Әлеге һөнәр белән яңа шөгыльләнә башлаучыларга нинди эш кораллары кирәклеге турында җентекләп сөйлим, теләгән нәтиҗәләргә ирешсеннәр өчен башыннан азагына кадәр эш процесслары белән җитәкчелек итәм, – ди Рафаэль өйрәнчекләре турында. – Минем өчен дә моделизм кайчандыр хобби гына иде бит, ә хәзер менә яшәү чыганагына әйләнде. Алар да шундый уңышларга ирешсеннәр иде. Бер диорама әзерләргә уртача ике ай вакыт кирәк, катлаулы сюжетлы хезмәтләрне башкару өчен кайчак ел узганы да сизелми, шуңа күрә бу һөнәр үзенә карата бик зур игътибар, түземлек һәм хөрмәт сорый.
Булганнан бар да була, ди халык. Моделизмнан кала, Рафаэль Яруллинны төбәктә агач йортлар салу остасы буларак та яхшы беләләр. Һәм нинди йортлар диген әле. Ул салган йорт интерьерларыннан, нәкъ Рафаэльчә, борынгылык сизелер. Камин алдына хәрби кораблар урнашкан булыр, ә камин авызы тирәсендә аркан белән уралган түмәрләр ятар. Өстәл һәм урындыклар урталай ярылган бүрәнәләрдән җыелган булыр. Ишегалдында ул тоткан коймалардагы декоратив бизәкләр дә әллә каян елмаеп, көлеп тора. Кечкенә бакчага оста һәрвакыт миче чыгарылган җәйге чәй йорты төзеп куя. Янәшәгә гәп корып утыру өчен беседкасын корырга да онытмый. Бөгелмәдә Рафаэль Яруллин кебек, матурлык иҗат итүче осталар байтак диләр. Алар, бабаларының гореф-гадәтләрен саклап, агачка бизәк төшерәләр, чигәләр, бәйлиләр, балалар уенчыклары, рәсемнәр ясыйлар һәм шуның белән, үзләре дә сизмичә, халык күңеленә шатлык өләшәләр.

Ирек НИГЪМӘТИ


Автор фотосы


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ