Логотип Магариф уку
Цитата:

Доцент Айдар Тумашев вафат

18 июльдә Казан илкүләм–тикшеренү техник университеты – Казан авиация институтының икътисади теория һәм ресурслар белән идарә итү кафедрасы доценты Тумашев Айдар Равил улы вафат булды.Ул - К. Тинчурин...

18 июльдә Казан илкүләм–тикшеренү техник университеты – Казан авиация институтының икътисади теория һәм ресурслар белән идарә итү кафедрасы доценты Тумашев Айдар Равил улы вафат булды.
Ул - К. Тинчурин театрының баш режиссеры, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Равил Тумашев һәм тел галиме, фәннәр докторы, профессор Диләрә  Тумашева улы.
Айдар Тумашев 1981 елда В.И. Ульянов исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган.1988 елда аңа икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе бирелә.
2016 елдан башлап КНИТУ-КАИның икътисади теория һәм ресурслар белән идарә итү кафедрасы доценты булып эшли.

Аның тарафыннан рус һәм инглиз телләрендә 100 дән артык фәнни эш язылган. Ул намуслы,һәрвакыт  ярдәмчел, югары профессиональлек белән аерылып торган, студентлар һәм университет хезмәткәрләре арасында  лаеклы хөрмәт казанган шәхес, олы йөрәкле кеше буларак истә калачак. КНИТУ-КАИ коллективы үзе турында якты хәтер калдырган Айдар Тумашевның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Без, «Мәгариф» журналы редакциясе дә  туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз.
Айдар Тумашев белән хушлашу 19 июльдә 12.30 –13.00 сәгатьтә Арча зиратында узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ