Логотип Магариф уку
Цитата:

"Дөнья халыклары әкиятләре" китабы дөнья күрде

"Мәгариф" журналы редакциясендә "Дөнья халыклары әкиятләре" китабы дөнья күрде. Бу китапта төрле халыкларның иң мавыктыргыч 15 ләп әкияте бирелә. Алар арасында татар, рус, чуваш, үзбәк, бурят, гарәп һ...

"Мәгариф" журналы редакциясендә "Дөнья халыклары әкиятләре" китабы дөнья күрде. Бу китапта төрле халыкларның иң мавыктыргыч 15 ләп әкияте бирелә. Алар арасында татар, рус, чуваш, үзбәк, бурят, гарәп һәм итальян әкиятләре дә бар. Проектның авторы - Сөмбел Таишева, төзүче-мөхәррир - Расиха Фаизова. Рәссамнары - Ольга Ярикова һәм Сәлимә Әскәрова. 

Китап искиткеч матур рәсемнәр белән бизәлгән. Шулай ук QR-код ярдәмендә әкиятләрнең аудио вариантын да тыңларга мөмкин. Аларны танылган диктор Фәйрүзә Мәкъсуд укый.
"Дөнья халыклары әкиятләре" китабын безнең редакциядә (Декабристлар урамы, 2 йорт, 7 кат) сатып алырга була. Бу китап һәр әти-әнигә, тәрбиячеләргә, укытучыларга зур ярдәмлек һәм һәр сабыйның күңеленә хуш киләчәк. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ