Логотип Магариф уку
Цитата:

Г.Камал театрының диктор-тәрҗемәчесе Зөлфия Шәмсуарова: “Физкультура дәресен яратмый идем” (Видео)

Укытучылар көне уңаеннан Г.Камал театрының диктор-тәрҗемәчесе, танылган алып баручы Зөлфия Шәмсуарова белән мәктәп елларын искә төшереп алдык.“Ай, физкультура дәресен яратмый идем! hич кенә дә матур т...

Укытучылар көне уңаеннан Г.Камал театрының диктор-тәрҗемәчесе, танылган алып баручы Зөлфия Шәмсуарова белән мәктәп елларын искә төшереп алдык.
“Ай, физкультура дәресен яратмый идем! hич кенә дә матур туфлиләремне салып, кроссовка, ыштан киясе килми. Чаңгысын да яратмадым. Таудан елый-елый тәгәрәп төшәм. Йөгерү буенча гына "5" ле иде.
Ә менә укытучымны бик ярата идем. Ул да мине яратканга, форма алып килмәгән өчен берьюлы көндәлеккә ун «2»ле куйды! Ә чиректән барыбер "5"! Менә шундый мәхәббәт иде безнең!” – дип сөйли ул.

Зөлфия үзе Казандагы 16 нчы  гимназияне тәмамлаган. Биредә инде 25 ел эшләп килгән данлыклы “Нур” театр студиясенә йөреп иҗатын да чарлаган.
Әлеге студиягә йөргән һәм бу мәктәпне тәмамлаучылар арасында тормышта үз юлын табып, бүген милләтебезгә хезмәт итүче белгечләр байтак. Шулар арасыннан Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Мәгариф министрлыгының милли бүлеге киңәшчесе Рүзәл Кәримов, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова, Г.Камал театры артисты Артур Шәйдуллин, яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗановаларны гына санап үтү дә җитә торгандыр.
Зөлфия исә үз чиратында үзе укыган мәктәп укытучыларын һәм барлык мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Һади Такташның “Алсу” поэмасыннан яраткан өзеген җиткерә.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ