Логотип Магариф уку
Цитата:

Галим Рәшит Шакирҗанов вафат

Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты доценты Рәшит Шакирҗанов  вафат булды. Аңа 72 яшь иде.Ул 1975 елдан бирле Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында укыта. Татар телендә...

Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты доценты Рәшит Шакирҗанов  вафат булды. Аңа 72 яшь иде.
Ул 1975 елдан бирле Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында укыта. Татар телендә укыту буенча методик кабинет җитәкчесе. Корылмаларның динамикасы, милли мәгариф һәм фәнни-техник терминология буенча гыйльми эшләр авторы.  17 ел «Фән һәм тел» журналы баш мөхәррире булып эшләгән.

«Рәшит Әгълә улы бөтен җаны тәне белән телебезне үстерүгә хезмәт итүче зур шәхес иде. Татар халкы өчен зур югалту.  Бик ярдәмчел кеше иде.  Киләчәктә дә аның ярдәме зур булыр иде. Андый кешеләрне югалту авыр. Чөнки югары уку йортларында татар  телендә укыту иң актуаль мәсьәлә. Татар теленең яшәеше, киләчәге югары уку йортларында татарча укытуга да бәйләнгән. Җыр һәм бию белән генә телебезне саклап калып булмый. Бөтен тормышын халыкка хезмәт куюга багышлаган олы йөрәкле кеше булып калыр тарихыбызда, дип искә алды аның турында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм мәдәният берләшмәсе рәисе Марат Лотфуллин.
Рәшит Шакирҗанов 1949 елның 7 июнендә туган. Ул – 150 дән артык фәнни, методик һәм популяр мәкалә авторы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты. 
«Татр-информ» фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ