Логотип Магариф уку
Цитата:

Гасыр яшьтәше

Бу көннәрдә Казанда яшәүче улында гомер кичерүче мәгариф ветераны БибинурХөснуллинаның телефоны тынып тормыйдыр. 100 яшен билгеләп узучы Бибинур Шәйхлислам кызын Югары Ослан районынының Бакча-Сарай ав...

Бу көннәрдә Казанда яшәүче улында гомер кичерүче мәгариф ветераны БибинурХөснуллинаның телефоны тынып тормыйдыр. 100 яшен билгеләп узучы Бибинур Шәйхлислам кызын Югары Ослан районынының Бакча-Сарай авылында яшәүче ирле-хатынлы укытучылар  Римма һәм Әнвәр Шәрәфиевләр дә котлауларын юллыйлар. Аларга Ватан авылыннан Сания Фәйзуллина (86 яшь), Ханты-Мантийсктан Фәридә Рәхимова (87 яшь), Казан шәһәреннән Илһамия Әхмәрова, Нурания һәм Зөфәр Ногмановлар,   Яңа-Болгар  авылыннан Саҗидә Кәбирова да кушыла. Аларның һәркайсы 100-яшьлек укытучылары Бибинур Шәйхелислам кызы   белән   горурланалар, аңа нык сәламәтлек, иминлек, бәрәкәтле озын гомер телиләр.
 

Бибинур Хөснуллина чыгышы белән Кама Тамагы районының Кыртапа авылыннан. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Спас педагогика техникумына укырга кергән. 1938 елда юллама  буенча Югары Ослан районының Мәмәтхуҗа җидееллык мәктәбендә хезмәт юлын башлап җибәрә. 1942 елда бу мәктәп ябылгач, ул   Югары Ослан районының Яңа Болгар авылында әле генә ачылган җидееллык мәктәпкә география укытучысы булып кайта. Җиде елданәлеге мәктәп директоры итеп билгеләнәһәм анда  1972 елга кадәр шунда эшли. Аның педагогик эшчәнлеге стажы 34 ел.
Яңа - Болгар мәктәбендә Ватан, Нурвахит, Идел авылларыннан килгән балалар белем алды. Бибинур Шәйхелислам кызы хезмәттәшләре Зәкия Галләмова, Суфия Нәҗмиева, Бәрия Мансурова, Сания Сәлахетдинова, Фаимә Ногманова, Нәсимә Кәбирова, Марзия Җамалиева, МихаилФедотовларны зур хөрмәт-ихтирам белән искә ала. Яңа-Болгар җидееллыкмәктәбесигезьеллыкмәктәпкәүзгәртепкорыла.

Бибинур ханым  мәктәп директоры булып эшләгән чорда   Яңа-Болгар мәктәбе Югары Ослан районының алдынгы мәктәпләренең берсе була.
Хөснуллина Бибинур Шәйхилеслам кызының тырыш хезмәте югары бәяләнә: «1941-45 елларда фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәттәге казанышлары өчен» медальләре, «Почет Билгесе» ордены, «Халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

1966 елдаул КПССның XXIII съезды делегаты булып сайлана. Анда ул галәмгә беренче булып очкан  космонавт Юрий Гагарин беләночрашып истәлеккә фотога төшә.
 Бибинур Шәйхелислам кызы олыгайган көнендә ялгыз түгел. Алар ире Җиһаншин белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта Разак аның балалары - кызы Гөлнур һәм улы Рөстәм, шулай ук оныкларының уңышларына сөенеп яши.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ