Герой мәктәбе

Яңа Кенәр авылы – күренекле шәхесләре белән дан тоткан элеккеге Кызыл Юл районы үзәге. Халкы эшчән, кунакчыл, милли җанлы, гыйлемле, тәрбияле, шигърияткә, җырга-моңга гашыйк… Бу күркәм сыйфатлар аларга буыннан-буынга күчеп, мәктәп-мәдрәсәләрдә остазлары, мөгаллимнәре биргән гыйлем белән үрелеп, ныгып күңелләренә сеңгән. Юкка гына республика укытучылары арасыннан сайланган берничә Социалистик Хезмәт Героеның берсе шушы мәктәптән булып чыкмагандыр инде. Бүген Яңа Кенәр педагоглары нинди мохиттә, нинди борчу-шатлыклар белән яшиләр?

Инженердан – педагогка

Быел бу мәктәпкә – 100 ел. Чал тарихлы уку йорты чәчәкле аланлыкка салынган затлы сарайны хәтерләтә. Ә андагы балалар – әйтерсең лә тырыш бал кортлары. Мәктәпнең диварларына күпсанлы стендлар эленгән, коридорларда – укучыларның кул эшләреннән оештырылган күргәзмә. Игътибарымның шуларга юнәлүен сизеп:

– Боларда мәктәпнең үткәне, бүгенгесе, киләчәге, – ди мәктәп директоры Әгъзам Әдeһәм улы Гайфуллин, гыйлем үзәге белән таныштыра башлап.

– Агымдагы уку елында республика бәйгесендә катнашып, грант откан идек. Шул акчага әлеге эшләрне башкардык. Ул гына да түгел, татар теле һәм әдәбияты кабинетларын җиһазларга да, укучы балаларга милли сәхнә киемнәре тектереп алырга да мөмкинлек туды…

Бер-бер артлы уку кабинетлары тезелешеп киткән. Информатика, химия, татар теле һәм әдәбияты сыйныфлары, китапханә, кызларны кул эшләренә өйрәтә торган тегү-кисү цехы, ике спорт залы, зәвыклы актлар залы, медицина кабинеты – һәммәсе дә, балалар тирән белем, күнекмә алсын, сәламәт булсын өчен, заманча итеп җиһазландырылган. Алдагы уку елында, «Үсеш ноктасы» милли проектында катнашып, зур тәҗрибә туплаганнар. Биш кабинетка төзекләндерү эшләре башкарылып, алар өр-яңадан җиһазландырылган, шахмат бүлмәсе ясалган. Мәктәпнең материаль- техник базасын тулыландырып торуда республикакүләм грантларда катнашу, үзләрендә белем алып киткән укучыларының иганәчелек ярдәме зур этәргеч булып тора икән. Мәктәпне яңа уку елына әзерлек буенча, республикакүләм конкурста катнашып, миллион сум оту да матди хәлне тагын да ныгыткан. Укучыларның күргәзмәләргә, махсус киштәләргә куелган хезмәт җимешләре белән танышкач, монда сәләтле, тырыш балалар белем алуына инанасың. Укучыларның сәләтен үстерүдә авылда урнашкан укучылар иҗат йорты белән үзара ярдәмләшеп эшлиләр.

Укучылары уңышына куанса да, Әгъзам Әдеһәм улының йөзендә моңсулык сизелә.

– Иртәгә мәктәптә соңгы кыңгырау яңгыраячак… – ди ул. – Шатлыклы да, моңсу да мизгелләр… Алар, дәүләт имтиханнарын тапшырып, олы юлга аяк басачак. Киләчәктә кем булырлар? Нинди уңышларга ирешерләр?..

Директорның укучылары язмышына битараф булмавына, чын педагогларча алар өчен өзгәләнүенә куандым. Ул гына да түгел, җитәкченең әлеге асыл сыйфаты мине үзенә ныграк җәлеп итте, аның тормыш юлы һәм эшчәнлегенә күз салмый кала алмадым.

– Мин беренче белемем буенча инженер-механик бит, – диде ул, кызыксынуыма ялкын өстәгәндәй. – Илдә үзгәреш җилләре иң каты искән туксанынчы еллар… Химия-технология институтын тәмамлап кайтканнан соң, Шурабаш мәктәбе директоры үзенә эшкә дәшеп алды. «Тормыш иминлеге нигезләре» дәресен укытучы кирәк»,– диде ул. Педагог булмасам да, бу эшкә җиң сызганып алынырга булдым. Авылда калу теләге көчле иде. Укытучылык хезмәте ошап китте үземә; җитәкченең ышанычын, укучыларның өметен акларга тырыштым…

Әнә шулай берничә ел мәктәп кысасында эшләгәннән соң, уңган, булдыклы ир-егеткә авыл халкы җирле үзидарәне җитәкләүне ышанып тапшыра.

– Минем өчен чын тормыш мәктәбе булды ул эш. Татарлар һәм марилар бер гаилә кебек яшәдек: шатлыгы да, борчу-мәшәкатьләре дә уртак иде, – ди Әгъзам әфәнде. – Унике ел дәвамында халык белән аралашып, күптөрле проблемаларны бергәләп хәл итәргә өйрәндем…

Халыкның абруен казанырга өлгергән ир-егетне алда тагы да җаваплырак хезмәт көтеп торган: мөгаллимнәре белән бергә йөзләгән балалар язмышы – Яңа Кенәр урта мәктәбе. Аның бусагасын директор буларак атлап кергәненә дә биш ел вакыт узып киткән…

Остазлар онытылмый

Авыл тормышы, аның көнкүреше мәктәп музеендагы экспонатларда, андагы һәм коридордагы стендларда чагылыш таба. 1921 елның 1 гыйнварында биредә 450 бала: 264 малай һәм 186 кыз укыган. Белем бирү ике сменада оештырылып, 7 сәгать дәвам иткән. Миченә ягарлык утынын, лампасына керосинын, уку-язу кирәк яракларын җитәкче үзе табарга тиеш булган. Аякларына һәм өсләренә кияргә кием булмаганлыктан, балаларның укырга килми калу очраклары еш кабатланган. Боларны хәл итү мәктәпнең беренче мөдире – 33 яшьлек Гариф Салихов һәм укытучылар җилкәсенә төшкән…

– Хәзер бар да җитеш, мөгаллимнәрдән гыйлем бирү, укучыдан алар тәкъдим иткән белемне алу гына сорала, – дип әйтеп куям һәм җитәкчедән «Әйе» дигән кыска җавап көтәм. Ләкин тарих турында сүз барганда, ул кыскалыкны яратмый.

– Мондый шатлыклы көннәргә якташларым – укытучылар фидакяр хезмәтләре белән зур сынаулы еллар аша узып килгәннәр, – дип, ул мәктәпнең тарих сандыгын ача төшеп сөйләп китә: – Гариф Салихов эшчәнлегенә әйләнеп кайтсак, заманында бик зыялы кеше булган. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алган, халык арасында аң-гыйлем таратуда актив катнашкан. 1935 елга кадәр элгәре – башлангыч, аннары җидееллык итеп үзгәртелгән мәктәптә укыта, берничә ел мөдир булып торган. Белемле, тырыш мөгаллимгә Кызыл Юл районы мәгариф бүлеген, ягъни бөтен район мәктәпләре белән җитәкчелек итүне ышанып тапшырганнар. Алай гына да түгел, соңрак район башкарма комитеты рәисе вазифасын да йөкләгәннәр.

Яңа Кенәр агач мәктәбен, 280 балага исәпләнеп, мәктәпне тарих укытучысы Лотфулла Гайнуллин, үзе директорлык иткән чорда, бурадан ике катлы итеп күтәрә. Бирегә балалар Апаз, Пөшәңгәр, Чембулат, Шашы, Кыш-
лау кебек якын-тирә авыллардан да килеп укыганлыктан, урын кысан була. Кызганыч, сугыш башлану сәбәпле, үзенә яңа бинада озак эшләү насыйп булмый. Мөгаллим, Ватаныбыз азатлыгын яклап, дошманга каршы көрәшкә күтәрелгән миллионлаган сугышчылар сафына баса һәм 1943 елны Курск дугасы тирәсендәге сугышларда һәлак була.

– Аның кебек яу кырында кан түккән, туган җирләренә кире әйләнеп кайта алмаган укытучылар, кызганыч, аз булмады. Бәйрәмнәрдә каһарманнарыбызны хөрмәт белән искә алабыз, яшь буынны алар үрнәгендә ватанпәрвәр итеп тәрбияләргә тырышабыз, – дип, Әгъзам әфәнде дөньялыктан киткән ветеран-укытучылар хакында матур хатирәләргә урап сөйләде. Мәктәп тарихында ул унҗиденче директор булуын әйтте. Шулар арасында иң озак директорлык вазифасын, 21 ел дәвамында, Сабитов Хәсән Нәҗми улы башкара.

Авыл, мәктәп тарихында якты эз калдырган, озак еллар Яңа Кенәр мәктәбе директоры һәм география укытучысы булып эшләгән, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Госман улы Халитов исемендәге «Шушы яктан, шушы туфрактан без» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе өчен материал бирерлек шәхесләр күп чыккан бу мәктәптән: Марсель Маликов, Фәрит Бәйрәмов, Нәкыйп Гыйниятуллин, Инсур Садыйков, Фирдәвес Ермаков кебек фән эшлеклеләре, Гафур Каюмов, Нурзадә, Илгиз Баязитов, Салих Хисмәтуллин, Азат Зарипов, Рафил Зәйнуллин кебек сәхнә осталары,
Рәфыйк Мадьяров кебек спортчылар…

Язарга уйласаң, кызыклы әдәби әсәрләр иҗат итәрлек, киләчәк буыннарга васыять булырдай том-том китаплар чыгарырлык истәлекләр тупларга була.

Бәлкем язарлар да. Бу мәктәптә укып чыккан каләм осталарының бакыйлыкка күчкәннәре дә, исәннәре дә байтак: Мостафа Ногман, Равил Вәлиев, Галиәхмәт Шаһи, Нәҗип
Мадьяров, Хәбибулла Фәтхуллин, Рафаил Төхфәтуллин, Илфат Фәйзрахманов, Рәмис Латыйпов, Раилә Вәлиуллина, Илүзә Касыймова, Гөлнур Миннебаева, Айзилә Сабирова исемнәре китап сөючеләргә, газета-журнал укырга, телевизор карарга яратучыларга яхшы таныш. Аларның исәннәре туган мәктәпләре белән элемтәләрен өзмиләр. Үзләренә гыйлем биргән укытучыларын да онытмыйлар, очрашып-хәбәрләшеп торалар.

Мөгаллимнәр арасында Яңа Кенәр мәктәбен СССРга таныткан рус теле һәм әдәбияты укытучысы Стелла Габдрахманова аерым ихтирамга лаек. 1955 елда институт тәмамлаганнан соң, Яңа Кенәр авылына килеп, мәктәптә эшли башлый ул. Ире – физика укытучысы Хәбир Фәйзрахман улы белән озак еллар буе кенәрлеләрнең берничә буынына аң-белем һәм тәрбия бирәләр. Алар турында, мәктәп тормышына чумып яшәгән гаилә, дип сөйлиләр, ә Яңа Кенәр мәктәбен «Герой мәктәбе» дип тә йөртәләр. Совет чорында Социалистик Хезмәт Герое исемен бик сайлап, иң лаеклыларга гына биргәннәр. Аңа күбрәк уйлап табучылар, галәмгә ракета очырган инженерлар, мул иген үстерүчеләр, шахталарда таш кискән фидакярләр лаек дип саналган. «Стелла апаның (латинчадан Йолдыз) күкрәген 45 яшь тулган көннәрдә «Алтын йолдыз» медале бизи, – ди мәктәп директоры. – Бу бит мәктәпнең ул чактагы хезмәтен дә югары бәяләү дигән сүз. Агымдагы уку елында мәктәпкә Стелла Зәки кызы Габдрахманова исеме бирелү бик зур вакыйга булды. Бу, бер яктан, укытучыбызның исемен мәңгеләштерү булса, икенче яктан, безгә бик зур җаваплылык өсти, чөнки без шушы исемне акларлык итеп яшәргә, белем бирергә тиешлегебезне тоябыз».

Интернет кала белән саланы тигезли

Илдә утыз еллап барган үзгәрешләр педагог хезмәтенә дә, аңа мөнәсәбәткә дә зур үзгәрешләр кертте. Кызганычка, уңаен гына түгел, тискәресен дә.

– Гаджетлар аша Интернетка керсәң, анда бөтен җиһан сыйгандыр сыман, дөрес мәгълүмат та, ялганы да тулып ята, – дип, бүгенге көнебезнең кайбер борчулары белән уртаклашты мәктәп директоры. – Ничек чынбарлыкны уйлап чыгарылган дөньядан, бабайлар әйтмешли, онны көрпәдән аерырга? Укучы белән ничек аралашырга, «күпне күргән» бала күңеленә нинди сихри ачкыч табарга? Педагоглар һәм ата-аналар гына түгел, тулаем җәмгыять тә бу сорауларга җавап бирә алмый. Казанның 175 нче мәктәбендә булган фаҗигале хәлләр шул хакта кайта-кайта уйланырга мәҗбүр итә. Ул көнне үз укучыларым белән Казанда идем. Күрше мәктәптә узарга тиешле «Аулак өй» төбәкара бәйгесенә чакырулы идек без…

– Авылда андый куркыныч янамый дип уйлыйм. Авыл баласының тәрбиясе үзгәрәк бит, – дип куям, әллә үземне, әллә әңгәмәдәшемне тынычландыру җәһәтеннән.

– Анысы дөрес. Калада яшәүчеләр нарасыйларын балалар бакчасына тәрбиягә бирә. Анда нинди тәрбиячегә эләгә бит әле ул! Авылда исә әби-бабай тәрбиясе өстенлек итә. Ләкин бүген каланыкылар да, саланыкылар да Интернет дөньясында яши. Шунлыктан тынычлык анда да, монда да юк, – ди җитәкче, минем белән тулысынча килешәсе килмичә. – Сер түгел, җәмгыятьтә төрле катламнар барлыкка килде. Күп авылларда эш юк. Яшьләр, эш, төпләнер урын эзләп, төрле төбәккә, калаларга таралыша. Элеккеге милли гореф-гадәтләргә таянган тәрбиянең нигезе какшый. Гаиләләрнең таркалуы – шуның бер чагылышы.

– Балалар боларның барысын да күреп үсә. Арада кимсенүчеләр дә була, – дип әйтәсегез килә инде.

Бу юлы Әгъзам Әдеһәмович минем белән килешә.

– Шулай шул. Тормышлары җитеш булмаган гаиләдә үсүче баланың уенда белем алумы, әллә күңеле башка сораулар белән тулганмы? – ди ул. –
Без, мөгаллимнәр, моңардан хәбәрдар булырга, аларга үз вакытында ярдәм кулы сузарга тиеш. Тәрбияле балада, хәтта кысан тормышта яшәсә дә, белемгә, төпле һөнәр үзләштерүгә омтылыш бервакытта да сүнми ул. Укытучыларга менә шуны тоемлап, аларга ярдәмгә килергә, юл күрсәтергә кирәк.

– Сезне нәкъ шулай эшлисез, дип ишеттем, – дим, җитәкчедән малайларда тәмәке тартып карау теләген сүндерү тарихын искә төшертергә теләп.

– Хәзерге бала-чага вәгазь укуны өнәп бетерми. Аның күңеленә икътисади-финанс исәпләүләре, мисаллар аша керү үтемлерәк. «Тәмәке тартсагыз, үпкә чире алырсыз», – дигәнгә исләре китми аларның. Мин балаларга: «Әйдәгез, санап карыйк әле, дим. Бер кап сигарет уртача 100 сум торсын, ди. Дөрес үземнең тартканым булмагач, бәясен бик белеп бетермим. Көн саен бер пачка тартканда, аена 3 мең сум җыела түгелме? Уйлап баксаң, елына уртача 36 мең килеп чыга. Нәтиҗәдә ун елда уртача 360 мең сум акчаны төтенгә очырабыз. Монда ике сорау туа: бала бу кадәр акчаны каян ала? Аны өйдә бирсәләр, гаилә бюджетына шулкадәр зыян салына дигән сүз. Әти-әни шуның өчен эшлиме? Менә шулай дәлилләп аңлаткач, балалар ул фикер белән килешәләр.

Бу тәрбия юлында бер генә мисал. Ә укытучы һәр катлаулы очракта укучылары белән сөйләшү өчен үтемле мисаллар, исбатлаулар табарга мәҗбүр. Шул очракта гына бала тормышта үзанализ белән яшәргә өйрәнә.

Сөйләшә торгач, Әгъзам Гайфуллинны җитәкче-педагог, тәрбияче һәм оста оештыручы-менеджер буларак үзем өчен ачтым кебек. Аның коллективта, ата-аналар һәм укучылары арасында абруйга ия булуының бер сере әнә шулдыр. Ул әйтә икән – сүзендә тора, үзенә авырлык килсә дә, эшне ярты юлда калдырмый, ахырынача башкарып чыга. Стелла ханым белән бәйле хатирәләрне яңартканда, ул үзе дә нәкъ шуңа басым ясады. Герой-педагогтагы төгәллек һәм сүзендә торучанлык сыйфатларын үзенә өлге итеп алырга омтылуын әйтте директор. Буыннар дәвамчанлыгы менә шунда чагыла…

– Мин укучыларга: «Тырышып укыгыз, димим. Сез хезмәт хакыгызны «5»ле яки «3»ле билгесе белән аласыз», – дип әйтәм, тагын фикеремне икътисади категория белән чорнап. Кайберәүләр аптырап кала. Ничек, янәсе? Укытучы теманы барыгызга да бер дәрәҗәдә аңлата, китаплар, укыту программасы да шул ук. Түбән билге алсагыз, ата-анагызның сезнең өчен куйган хезмәтен, өметен акламыйсыз, дигән сүз. Балалар фикер сөрешен аңлап алалар: күп очракта бер тапкыр сөйләшү, аралашу җитә…

Шундый эчкерсез сөйләшүләр, мисаллар аша алып барылган тәрбия минутларын зур чаралар белән ныгытырга да кирәк бит әле. Монда аларны санап чыгу гына да коллективның нинди ешлыкта эшләвен күз алдына китереп бастыра: Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин, Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Гыйлем Камай исемендәге фәнни-гамәли конференцияләр, төрле бәйгеләр, спорт ярышлары булсынмы – Яңа Кенәр укучылары һәрвакыт алдагы рәтләрдә. «Минем Татарстан», «Туган җир сулышы», «Милли эзләнүләр», «Без – бергә», «Йолдызлык» ише республика, төбәкара бәйгеләре дә алар катнашыннан башка узмый. Андый ярышларда җиңүчеләрнең исемнәре район үзәгендәге «Йолдызлар» аллеясында урын ала. Анда Кенәр кызы Миләүшә Аксакованың да исеме бар.

Җиңү дигәннән, бу мәсьәләдә дә директорның үзенчәлекле үз карашы.

– Әлбәттә, Миләүшә безнең горурлыгыбыз, – ди мәктәп директоры. –
Әмма бәйгеләрдә бөтен бала да алдынгы булып бетми, җиңүче – бер була. Иң мөһиме, анда катнашу, чөнки укучылар үз көчләрен, тырышлыкларын сыныйлар, нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәтәләр. «Синнән булмый» кебек сүзләрне һичбер кемгә әйтергә ярамый. Һәр кешенең кулыннан нинди дә булса эш килә, һәркем нәрсәгә дә булса сәләтле.

Укытучының осталыгы – менә шуны тоемлап, баланы үстерә һәм үсендерә белүдә.

Альберт САБИнский,

Илсөяр ГАЗИЗОВА

А. Сабир фотолары

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.