Логотип Магариф уку
Цитата:

Гөлнара Исламова: Татарстан Олимпиада мәктәбе Россиядә пьедесталның икенче баскычына күтәрелде

Халыкара олимпиададан Казанның 131 нче лицее укучылары Галия Шәрәфетдинова белән Никита Перов алтын медаль белән кайттылар. Шул уңайдан аларга Россия Президенты Владимир Путинның кайнар котлавы да кил...

Халыкара олимпиададан Казанның 131 нче лицее укучылары Галия Шәрәфетдинова белән Никита Перов алтын медаль белән кайттылар. Шул уңайдан аларга Россия Президенты Владимир Путинның кайнар котлавы да килеп иреште. Гомумән алганда, быел Татарстаннан 237 укучы Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче һәм призёр булды. Республика олимпиада үзәге директоры Гөлнара Илдар кызы Исламова белән Татарстан командасының соңгы еллардагы уңышлары, бу өлкәдә хәл итәсе мәсьәләләр хакында әңгәмә кордык.
–Гөлнара Илдаровна, Республика олимпиада үзәгенә җитәкче булып килгәнче, Сез, Казанның 114 нче мәктәбендә укыткан, аннан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында хезмәт куйган кеше буларак, мәгариф системасын яхшы беләсез. Олимпиада хәрәкәте балаларның белемгә тартылуына ни рәвешле тәэсир итә?
– Олимпиада хәрәкәте – сәләтле балаларга үз мөмкинлекләрен үстерү, ачу һәм башкаларга күрсәтүдә чын мәгънәсендә алыштыргысыз чара ул. Соңгы елларда моны укытучылар да, укучылар да ачык төшенде. Шунлыктан анда катнашырга омтылучылар саны елдан-ел арта. Татарстан чыгыш ясаучылар саны буенча Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән генә калышып, Россия күләмендә олимпиада баскычының өченче урынын биләп тора. Нәтиҗәлелеге ягыннан караганда, безнең команда, Мәскәүне генә алга уздырып, икенче баскычка күтәрелде. Быел Россия күләмендә узган бәйгедә республика мәктәпләреннән килгән 237 укучы җиңү яулады һәм призёр булды. Фән олимпиадасында абсолют җиңү яулаган укучылар саны буенча 10 кешелек командабыз үз тарихында беренче тапкыр бәйгенең рейтинг таблицасындагы иң югары баскычта ныгып калды. Болар бар да – белемгә тартылучы балаларның, аларны бәйгеләргә әзерләүче остазлары – укытучылар һәм тренерларның күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеген күрсәтүче саннар. Аерым предметларга килсәк, «Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре» (ОБЖ) буенча Бөтенроссия олимпиадасының Казанда узган йомгаклау этабында катнашкан 30 укучыбызның һәммәсе дә призёр булды. Технология буенча бәйгедә катнашучыларның берничәсе әз генә сынатып, нәтиҗәлелек 95 процент тәшкил итте. Узган ел белән чагыштырганда, математика һәм җәмгыять белеменнән үткәрелгән бәйгедә дә шактый зур үсешкә ирештек.
– Мәскәү һәм Санкт-Петербургта фән олимпиадаларына әзерләүче көчле мәктәпләр барлыгын ишетеп беләбез. Аларны стимуллаштыруның матди ягын да кайгырталар. Әйтик, Мәскәү хакимияте Бөтенроссия бәйгесендә үз төбәгеннән чыккан җиңүчеләргә – ярты миллион, призёрларга – 300 мең, хәтта югары баскычка күтәрелә алмаган гади катнашучыга да 100 мең сум күләмендә акча бирә. Олимпиадага әзерлек, сайлап алу турлары, балаларны һәм аларның остазларын матди кызыксындыруның бездәгеләре хакында да сөйләп китсәгез иде.
– Республика олимпиада үзәге оештырылгач, бәйгеләр үткәрүгә, бүләкләргә матди чыганаклар табуга да караш үзгәрде. Гәрчә без фән олимпиадасында җиңүчеләргә кызыксындыру йөзеннән «миллионнар» бирә алмасак та, Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче укучыга 200 мең сум һәм призёрга 100 мең сум исәбеннән акчалата бүләк белән сөендерерлек чыганак табылды. Мин бу эштә республикабыздагы «Татнефть», «КАМАЗ», «Связьинвестнефтехим» кебек эре оешмаларның хәйрия ярдәмен һәм бу мәсьәләне хәл итүдә Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның теләктәшлеген билгеләп үтмичә кала алмыйм. Республикабызда сәләтле яшьләрне табу һәм үстерү юнәлешендә хөкүмәт дәрәҗәсендә максатчан эш алып барылуы һәммәбез өчен дә куанычлы.
Халыкта «Белем чишмәсе һичкайчан саекмас» дигән әйтем бар. Менә шул яктан караганда, олимпиада хәрәкәтенең, балалар өчен матди бүләктән дә өстенрәк ягы калкып чыга. Яшь талантлар туып, үсеп тора. Үзләреннән алдагылар үрнәгендә алар бәйгеләрнең тормышта нинди юллар ачарга мөмкин булуын бик ачык күрәләр. Белемнәрен бәйгеләрдә сынарга курыкмыйча, олимпиада хәрәкәтендә актив катнашкан укучыга олимпиадада алган дипломы югары уку йортына үзе сайлаган профиль буенча ташламалы керү мөмкинлеге бирә. Һәрхәлдә, аларның фән олимпиадасында нинди предметларга өстенлек бирүеннән чыгып, булачак һөнәри юнәлешләрен дә күпмедер дәрәҗәдә чамаларга була. Без сәләтле балаларны барлау һәм тагын да үстерүне максат итеп куябыз. Олимпиада үзәгендә шул сәбәпле ел әйләнә уку-тренировка, бәйгеләргә әзерлек дәресләре уза.
Бөтенроссия һәм республика олимпиадасының мәктәп этабы бәйгесе, 4 – 11 нче сыйныфта укучы балалар арасында уку елы башлангач, ике ай дәвам итә. Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре предметы буенча бәйгеләрдә 3 нче сыйныфтагы балаларга да катнашу мөмкинлеге бар. Аларга бу юнәлештәге башлангыч күнекмәләрне балалар бакчаларында ук бирелүен күздә тотсак, уңышлы чыгыш ясау өчен кайберәүләренә әз генә этәргеч бирү дә җитә кебек. Шунысын да билгеләп үтик: кече яшьтән төрле бәйгеләргә тартылган балада, үсә төшкән саен, фән белән кызыксыну арта бара. Узган уку елында, республикабызда үткәрелгән олимпиаданың мәктәп этабында 188 мең 674 укучы катнашты, шуларның 50 меңе җиңүче һәм призёр булды. Аннан алдагы ел белән чагыштырсак, катнашучылар санының 5,5 меңгә, призёр һәм җиңүчеләрнең 4 мең 21 балага артуын күрербез. Күзәтүләр елдан-ел матуррак нәтиҗәләргә ирешүебезне дәлилли. Кайберәүләр, бу үзәктә саннар җыю белән генә шөгыльләнәләр, ахрысы, дип уйлар. Андыйларга шуны әйтә алам: саннар һәм үсеш баскычлары – укучыларның олимпиада хәрәкәтендә ничек катнашуын күрсәтүче көзге ул. Аны сер итеп сакларга кирәкми, һәркем өчен ул ачык булырга тиеш.
Мәктәп этабын уңышлы үткән укучылар бәйгенең район, зона, республика һәм Бөтенроссия сынауларына әзерләнә. Боларның һәммәсе Республика олимпиада үзәге катнашында уза. Монда, спорттагы кебек, укучы балага туры юл күрсәтүче остазлар, укытучы-тренерлар ярдәмгә килә. Үз-үзеңне сына, ачыл һәм уңышларга иреш!
2014 елда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган «Республика олимпиада үзәге» нәкъ шул максатны күздә тотып эшли дә инде. Мондый үзәк ачылу республикабызда олимпиада хәрәкәтенә яңа сулыш өрде, фән бәйгеләрендә катнашучы укучыларны һәм тренерларны бер йодрыкка туплап, Бөтенроссия мәйданында уза торган ярышларда курыкмыйча катнашырга һәм җиңәргә мөмкинлекләр бирде.
– Олимпиада үзәге белгечләре кемнеңдер хәйрия ярдәменә өмет баглап, акча эзләп йөрергә тиешме? Яшь буынга бушлай белем биргән кебек, аларның талантларын ачу, ил һәм халыкара бәйгеләрдә катнашучы укучыларның тырышлыгын матди яктан бәяләүне дә хөкүмәт үз җилкәсенә алганда дөресрәк булмас идеме икән? Бер уңайдан әйтим, Халыкара олимпиадаларда катнашучылар кебек, туган телләр буенча уза торган республика бәйгеләрендә катнашучылар да үзләренә карата шундый ук игътибарга өметләнә. Талантлы буын үстерүгә чыгымнар бюджетта каралган булырга тиеш, дип әйтүчеләр бар.

– Фән олимпиадасында катнашырга теләүче һәркемгә юл ачык. Милләттәшләребез арасында да талантлы яшьләр күп булу шатландыра безне. Норвегиянең Осло шәһәрендә математикадан узган 63 нче Халыкара олимпиадада 100 дән артык илдән 589 укучы катнашты. Анда Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган укучыларга өч алтын һәм шулкадәр үк көмеш медаль тапшырылды.


Бу олы бүләкнең дүртесен Санкт-Петербург укучылары алса, калган икесе безнең милләттәшләргә бирелүе үзе бер горурлык. Көмеш медальгә Мәскәүдән Денис Мостафин, алтын медальгә Казандагы 131 нче лицейның чыгарылыш сыйныф укучысы Галия Шәрәфетдинова лаек булды. Әлеге олимпиадага сайлап алу һәм әзерлекне Кирилл Сухов җитәкчелегендәге тренерлар командасы бер ел элек башлап җибәргән иде, кырыктан артык сәләтле укучыдан алтысы сайлап алынды. Күргәнебезчә, еллар буе куелган тырышлык бушка китмәгән. Кытайда узган химия олимпиадасында икенче якташыбыз – шул ук 131 нче лицей укучысы Никита Перов – алтын медальгә ия булды. 1986 елдан бирле уздырылып килүче әлеге бәйгедә Россиядән дүрт кешелек җыелма команда катнашкан иде.
Бәйгеләрдә чыгыш ясаучыларны матди яктан кызыксындыруга килгәндә, моңа төрле карашлар бар: «Фән бәйгеләрен спорттагы кебек акчага кайтарып калдыру дөрес түгел» дигәнен дә, «ач карынга уйлыйсы да, ярышасы да килми» дигәнен һәм башка фикерләрне дә ишетергә туры килә. Әлбәттә, җиңү яулаган балага һәм аны әзерләгән укытучы-тренерга бүләк бирү күңелле, бу аларның тырышлыгын, хезмәтен бәяләү билгесе дә әле. Сәләтле укучылар күп дибез, әмма халыкара дәрәҗәдә чыгыш ясауга кадәр килеп җитүчеләре, күргәнебезчә, бармак белән генә санарлык. Аларга ничек чыгыш ясауларына, нинди медальгә лаек булуына карап, 50–150 мең сумга кадәр кызыксындыру премиясе каралган. Моннан тыш, Халыкара олимпиадада абсолют җиңүчегә Россия хөкүмәте бер миллион сумлык сертификат та бирә әле.
Телләр буенча олимпиадага килгәндә, республикабызда туган телләр – татар, чуваш, мари, удмурд телләреннән бәйгеләр уздырыла. Күпмилләтле республикабызда монысы да бик мөһим, анда катнашырга теләүче укучылар күп. Мәктәпләрдә туган телләрне, әйтик, татар теле һәм әдәбиятын укыту программасыннан чыгып, татар мәктәпләрендә укучы балалар, рус төркемнәрендә татар телен укучылар, рус мәктәпләрендә укучы балалар арасында татар теле һәм әдәбиятыннан бәйгеләр үтә. Бу төрдә республика этабында катнашып җиңүгә ирешкән 313 балага һәм укытучыларга Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы фондында унар мең сум күләмендә акча каралган. Моңа өстәп, җирле хакимият җитәкчеләре исеменнән аларга кызыксындыру премияләре бирелергә мөмкин. Әйтик, республика этабында җиңүчеләргә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама калаларында аерым бүләкләр тапшыру матур традициягә әйләнде. Узган уку елында мәктәп укучыларының йомгаклау этабында җиңгән һәм призёр булган балаларны әзерләүгә өлеш керткән 144 укытучыга Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 24 млн сумлык грант әзерләде. Әлбәттә, барлык чыгымнар да бюджетта каралса, бәйге оештыручыларга күпкә җиңел булыр иде. Базар икътисады шартларында, мөгаен, барысына да акча җиткерү мөмкин түгелдер шул.
– Әгәр бөтен предметларны барлый башласаң, Бөтенроссия олимпиадасы номинацияләре саны егерме дүрткә җитә. Быел шуларның дүрт төре Татарстанда узды. Гөлнара Илдаровна, әлеге чараларны оештыручы һәм үткәрүче буларак, бу тәҗрибә нинди нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирде?

– Бөтенроссия олимпиадасының алда телгә алынган предметлар буенча йомгаклау этапларын ун регионда, шул исәптән дүртесен бездә уздыру тәкъдим ителгәч, үзебезнең мөмкинлекләрне барлап, аны уңышлы үткәрү максаты куйдык. Ун елга якын эшләп килүче үзәк буларак, тәҗрибә дә җитәрлек, бәйгеләр уздырырлык «Дуслык» дип аталган савыктыру-белем бирү комплексыбыз да бар. Шуңа да тормыш куркынычсызлыгы нигезләре, тарих, сәнгать, технология кебек фәннәрдән фән олимпиадасын матур гына үткәреп җибәрә алдык. Кунаклар да канәгать калды, бәйгедә чыгыш ясаган үз укучыларыбыз да уңышлары белән куандырды. Әйтик, «Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре» буенча бәйгедә катнашкан 30 укучыбызның һәммәсенең дә нәтиҗәләре югары булды. Технология, сәнгатъ төрендә үз осталыкларын исбатларга алынган укучыларыбыз жюри алдында «имтихан» тотканда сәләтле яшьләрне күреп, сокланып, горурланып та куйдым. Әйтик, мәктәп программасында сәнгать (МХК) дигән предмет булмаса да, МХК буенча Бөтенроссия олимпиадасы үткәрелеп килә. Татарстан укучыларының да күрсәткечләре әйбәт, димәк, монда балаларның дәрестән тыш мәдәни чараларда катнашуы, музыка мәктәпләрендә өстәмә белем алулары нигез булып торадыр.
Шунысын аерым әйтеп үтәсем килә: кайберәүләр мәктәп программасы буенча алган белем белән дә фән олимпиадасында җиңүгә ирешеп була дип саный. Әмма олимпиада сынауларында мәктәп программасындагы сораулар бөтенләй дә булмаска мөмкин. Укучы бу бәйгегә төрле яклап үзен әзерләргә тиеш: моның өчен фәнни басмалардан, Интернет чыганаклардан файдаланырга, ел әйләнә баш күтәрми эшләргә кирәк.
– Кайберәүләрнең: «Яхшы укысам да, фән олимпиадасында югары нәтиҗәгә ирешә алмадым, анда үз балаларына өстенлек бирәләр», – дип әйтүләрен ишетергә туры килә. Сәбәп башкада, димәк.
– Алда әйтелгән фикерне дәвам итеп, Республика олимпиада үзәгендә фән бәйгеләрендә катнашучы укучыларны «синеке һәм минеке» тамгасы куеп аеру юк, дип әйтә алам.
Олимпиадада баланың сәләтенә, тырышлыгына, ныклы характерына, биргән җавабына һәм башкарган гамәли эшенә карап, жюри үзенең бәясен бирә. Безнең Татарстан командасы фән олимпиадасының югары баскычында тора икән, димәк, республикада сайлап алу вакытында гаделлек сакланган дигән сүз. Аннан килеп, бәйгеләрдә катнашучы балалар мәктәп бусагасыннан алып халыкара бәйгедә җиңү яулаганчыга кадәр безнең күз уңында. Һәрбер предмет буенча алар белән тренерлар, комиссия әгъзалары актив эшли.
– Республикабыз олимпиада хәрәкәтенең алгы сафында баручы районнар, мәктәпләр һәм тренерлар командасы эшчәнлеге хакында әйтелмәсә, әңгәмә тулы булмас кебек. Һәрхәлдә, аларның кайберләренә тукталып узсагыз иде.
– Әлбәттә, алар хакында озаклап сөйләргә булыр иде. Иң элек, кирегә кайтып булса да, Халыкара олимпиадада алтын медаль алган Казандагы 131 нче лицей укучылары Галия Шәрәфетдинова белән Никита Перовның тренерларын әйтеп китү урынлы булыр. Галия Шәрәфетдинованың остазы – югары квалификация категорияле математика укытучысы, Татарстанның атказанган укытучысы Алла Чернова, аның белән 7 нче сыйныфтан бирле шөгыльләнә. Математика буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында жюри әгъзасы буларак та укытучының актив эшчәнлеге игътибарга лаек.
Узган ел Үзбәкстанда узган халыкара химия олимпиадасында икенче баскычта булган Никита Перовның югары күтәрелүендә, әлбәттә, тренерның да өлеше барлыгын аңлыйбыз. Аның химия буенча укытучы-тренеры – КФУ аспиранты Булат Курамшин, ул – үз вакытында Халыкара олимпиадада алтын медаль алган, бүгенге көндә Казан химия институтында белем бирүче, химия фәннәре докторы Игорь Седовның шәкерте. Алар әнә шулай буыннар чылбырын өзми саклыйлар, сәләтле яшьләргә маяк булып торалар.
Олимпиада нәтиҗәләре безгә укучыларның нинди фәннәрдән уңышлы чыгыш ясавын, бәйгеләрдә катнашкан мәктәпләр һәм районнарның активлыгын яки сүлпәнлеген билгеләргә җирлек бирә. Быел беренче тапкыр Татарстан командасы абсолют җиңүчеләр саны буенча рекорд куйды. Аерым предметларга килгәндә, хокук, икътисад, экология, ОБЖ, технология, сәнгать төрләре буенча уңышлы чыгыш ясаучылар аеруча күп булды. Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында иң күп җиңүчеләре һәм призёрлары белән Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары, елдагыча, беренче урында бара, икенче баскычта – Киров һәм Мәскәү районнары, өченчедә Яр Чаллы шәһәре мәгариф оешмалары урнашты. Мәктәпләр арасында лидерлыкны әлегә кадәр Казандагы 2 нче лицей-интернат, 131 нче лицей һәм КФУның Лобачевский исемендәге лицее үз кулында тота.
Уку елы тәмамлану белән олимпиада хәрәкәтендә катнашучы балалар бәйгеләрнең яңасына әзерләнә башлады. Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» комплексында 26 майдан 31 августка кадәр сәләтлеләр өчен сигез профильле смена эшли, анда сигез йөздән артык баланы ял иттерү, алар өчен уку-өйрәтүләр оештырылган. Бу үз чиратында алга таба башка предметлардан да уңышлы чыгыш ясарга бер этәргеч булыр, дип уйлыйм. Безнең монда резервлар бар әле.

Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ