Гомер бирүчеләр җан кыя

Әллә нәрсә булды соңгы елларда безгә. Күңелгә ниндидер курку кереп урнашты. Йөрәк урынында түгел. Тәрәзәдә таң сызыла башлау белән, башка: «Нинди хәвефле хәбәр алып килер икән бу иртә?» – дигән шөбһәле уйлар килә. Иң яманы – күңелне тырнап торган шикләнүләр, көн башлануга, раска чыга.

Нәрсә булды безгә?

Ни аяныч, яз аеның беренче көнендә зәңгәр экраннардан яңгыраган хәвефле хәбәр янә йөрәкләрне телде. Диктор авызыннан: «Казанда яшәүче
33 яшьлек бер хатын 7 шәр яшьлек игезәк улларын пычак белән чәнечкән. Бер улы шундук җан биргән. Табиблар хәзер игезәк сыңарының һәм балалары белән бергә үзен дә үтерергә теләгән хатынның гомере өчен көрәшә», – дигән үзәк өзгеч сүзләрне ишетүгә, йөрәк туктап калгандай булды. Куркынган уйларым белән көзге каршына килеп басам. Аннан төбәлгән карашларда да шул ук сорау: «Нәрсә булды безгә?» Узган елның октябрендә Чаллы каласында 32 яшьлек ана кулы белән кылынган фаҗига ачысын йотып та бетермәгән идек бит әле. Интернетка күз салсаң, андагы хәлләр тагын да аянычрак. Россиянең әле бер, әле икенче төбәгендә аналары, аталары кулыннан гомерләре өзелгән балалар турында хәбәрләр чәчелеп киткән. Аларның һәркайсында бер үк сүз: көнләшүдән нәфрәт утында янган япь-яшь ата-
аналар, сабыйларын үтереп, бер-берсеннән үч ала. Йә, Ходай, нәрсә булды үзең яраткан бәндәләреңә? Нәрсә булды сиңа, кешем? Бер-береңне сөеп, назланып туя алмый торган 30-35 яшьтә ничек итеп бер-береңнән көнләшергә кирәк? Юньле гаилә кора алмавыбызны бала үтереп акларга керештекмени инде хәзер?!
Дөнья матурлыгына, яшьлегебезгә сөенеп, тигезлектә яши алмавыбызга гөнаһсыз нарасыйларның ни гаебе бар соң?

Гашыйклар көнендә талаш

Шундый уйлар белән Чистай урамындагы тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган тар юлдан атлыйм. Кояш нурларыннан җылынган сулыкларда чыпчыклар коена, якындагы уен мәйданчыгыннан балаларның шат тавышлары ишетелә. Бөтен яктан видеокамералар урнаштырылган күпкатлы 60 нчы йортта бер-ике көн элек кенә канлы фаҗига булганлыгын башка да китерәсе килми. Уйларымны бүлеп, сабыйларын коляскада йөрткән әниләр янына киләм. Ничек тә шушы фаҗигане яшергән кара пәрдәнең бер почмагын ачып, әлеге куркыныч вакыйганы китереп чыгарган сәбәпләрне аңлыйсым, аңлатасым килә иде.

– Алар без торган беренче подъездда яшиләр иде. Монда әле яңарак кына тора башладылар шикелле. Кеше белән аралашмадылар, шуңа күрә исемнәрен дә әйтә алмыйм, – диде бер яшь ханым. – Читтән карап торганда, юньле гаиләгә охшаган. Игезәк малайларын ишегалдына берничә тапкыр уйнарга алып чыкканнарын күрдем.

Әңгәмәбезгә сөйләшүебезне ишетеп торган бер төркем коляскалы аналар да кушылып китте.

– Соңгы араларда бер дә тыныч тормадылар. Хәтта гашыйклар көнендә тавышланып, сугышуга кадәр барып җиттеләр. Полиция дә чакыртып йөрделәр әле. Аларга нәрсә җитми инде, йә? Бөтен тормышлары җитеш.

Подъезд эченә үтеп, каршымдагы ишекнең кыңгырау төймәсенә бастым. 4 нче фатирда яшәүче Сания апа әлеге гаиләнең бу фатирны ике ел элек 8 мил-
лионга сатып алуларын әйтте.

– Алар безнең белән бик аралашмыйлар, – диде ул һәм, эч-серен ишетмәгәйләре дигәндәй, як-ягына каранып алды. – Ире – бизнесмен, хатыны балалар белән өйдә генә утыра. Эшләмәсә дә, «Ауди» машинасында элдерә иде. Балаларын бассейнга, тагын әллә нинди түгәрәкләргә йөрткәнен беләбез. Иренең кайдадыр тагын бер яшерен гаиләсе бар, диләр. Аны кем барып күргән соң? Көнчелек утына бирелмәскә иде ул хатынга. Аның өчен нигә балаларының гомерен өзәргә? Хәзер бөтен ирләр дә, кесәләренә акча керүгә, бәлзәм сөрткән кебек, чит хатыннар янына таярга тора. Аның каруы, хатынын мул тормыш, кыйммәтле машина, өч бүлмәле фатир белән тәэмин иткән бит әле. Ир бит ул синең шәхси милкең түгел, чит кеше баласы.

Гаилә касәсен кем чатната?

Йортта яшәүчеләрдән әнә шундый төрле сүзләр ишетергә туры килде. Тулырак мәгълүматлар туплау өчен, Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе хезмәткәре Андрей Шептицкийга мөрәҗәгать иттем. Аның аша табылган чыганак миңа күп билгесезлекләрне ачарга ярдәм итте.

Баксаң, гаилә идиллиясе әлеге фаҗигагә кадәр күпкә алда чатный башлаган икән инде. 33 яшьлек Наилә белән Арсен Сабировларның (исемнәр тикшерү хезмәте мәнфәгатьләре буенча үзгәртелә – И.Н.) бергә гаилә коруларына ун елга якын. Читтән караганда, дөньяның бар рәхәтен тоеп яшәүче бер дигән матур пар. Наилә ике игезәк ир бала үстерә, Арсен –
бизнесмен. Ике фатиры, дачасы, кыйммәтле иномаркасы бар. Әмма соңгы елларда күк күгәрчен кебек гөрләшеп яшәп яткан ир белән хатын бик еш талаша башлый. Мөнәсәбәтләр аерылышуга кадәр килеп җитә. Сәбәбе ерак яшерелмәгән: Наилә Арсенның икенче бер хатын янына йөрүен белә, аерылыша калганда, балаларны үзе белән алып китәр дип шикләнә башлый.

Фаҗига якынлашкан көннәрдә аларның өендә тагын гауга куба. Чаллыдан командировкадан кайткан ирен Наилә янә дулап каршылый. Янәсе, тагын мәгъ-
шукасе яныннан кайткан. Арсен, «буран» узганын көтәргә дип, башка фатирына китә. Икенче көнне кайбер әйберләрен алу өчен өенә кереп чыгачагын әйтеп, хатынына шылтырата. Тегесе исә көндезге өчкә кадәр килү шарты белән ризалык бирә.

Әлбәттә, күрер күзгә карап туймаслык чибәр Наиләне туган көне алдыннан ике улына һәм үзенә үлем күлмәге әзерләр дип берәү дә күз алдына китерми. Ә бу вакытта башына бер-бер артлы өелгән кургаштай авыр уйлар аны упкынга сөйри башлаган була. Ул тиздән Арсенның башка хатынның яры булачагын, ике баласының да аңа ияреп китәчәген, үзенең дүрт дивар эчендә ялгыз калачагын күз алдына китерә. «Юк, син моңа беркайчан да юл куймаячаксың!» – дип ярсый Наилә эчендәге явыз иблис һәм аны иреннән үч алырга чакыра. Ирен көнләүдән аңы томаланган хатын кисәк кенә бер карарга килә һәм пычак белән улларына ташлана, аннары беләгендәге кан тамырларын кисә. Аслан шундук үлә. Яраларыннан канга баткан Тамерлан әтисенә шылтыратып өлгерә. «Ашыгыч ярдәм» табиблары Тамерланның да, Наиләнең дә гомерен саклап кала.

«Өйдә өч мәет булыр!»

Узган елның 7 октябрендә Чаллыда булган фаҗиганең нигезенә дә кара елан булып нәкъ шушы көнчелек уралган. Айгөл белән Илсур Галиевләрне дә 59 нчы комплекста яшәүче күршеләре бары тик яхшы яктан гына белә. Айгөл шунда туып үскән. Илсур да чибәр, зыялы, тыныч холыклы ир. Айгөл – наркология диспансерында бухгалтер, Илсур – эшкуар, ишек-рам эшләүче төзелеш фирмасын җитәкли. Алар 2 яшьлек Данил,
6 яшьлек Шамилне дә күршеләр белән матур итеп аралашырга өйрәтәләр. Әмма көннәрдән бер көнне декрет ялында утырган Айгөл иренә хатыннар белән йөрисең дип бәйләнә башлый. Илсур Айгөленнән башка беркеме булмавы, аны гына яратуы хакында антлар эчсә дә, хатын ышанмый. Илсурның яңа эшкә күчүен таләп итә. Беркөнне тавыштан туйган ир әниләренә чыгып китә. «Син әйләнеп кайтканда, өйдә өч мәет булыр!» – дип кала аның артыннан хатыны һәм, күрәчәккә каршы, сүзендә тора. Пычак белән 7 яра алган кече уллары Данил шунда ук җан бирә. 5 пычак ярасы алган Шамил телефоннан әтисенә хәбәр итәргә өлгерә…

ТРның Балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачинаның бу гаиләләр турында үз фикере бар. «Моңа кадәр һәр ике гаилә гел уңай яктан телгә алынган, бернинди исәптә тормаган, социаль хезмәтләрнең игътибарын үзенә җәлеп итмәгән, – ди Гүзәл Любис кызы. – Балалар иң якын кешеләре – әтиләре янында яшәргә калыр дип уйлыйбыз. Шамил инде Чаллыда әтисе янында яши. Тамерлан язмышы тикшерүләр узгач хәл ителәчәк».

Шамилгә дә, Тамерланга да тулысынча аякка басуда, табиблар белән бергә, психологлар да зур ярдәм күрсәтә. Айгөл әле дә медицина үзәкләрендә пси-
хологик һәм психиатрия суд экспертизасы уза. Хас-
таханәдән яңа гына чыккан Наилә хөкем әһелләре белән очрашу вакытында рухи һәм физик сәламәтлеген ныгыту өчен өй тоткынлыгына алуларын, зиратка улыннан кичерү сорарга җибәрүләрен үтенсә дә, аның теләге канәгатьләндерелмәгән. Шунысы гаҗәп: хатын үзен һаман да гаепле санамый. Ә апасы һәм сеңелләре бу хәлгә иренең төрлечә мыскыллаулары нәтиҗәсендә барып җиткән дип бара.

РФ Тикшерү Комитетының Татарстан Тикшерү идарәсендә әлеге фактлар буенча Наилә Сабировага карата җинаять эше ачылган.

Медея синдромы

Нинди генә сәбәп аркасында кылынса да, кеше гомерен өзүгә китергән җинаятьне аклап булмый. Әгәр дә ул көн саен сабыйларын иркәләгән куллар белән башкарылса, бигрәк тә. Дөньяда иң авыр, иң зур гөнаһ – кеше үтерү. Ә менә бу очракта иреннән көнләшү аркасында үз баласын үтерергә пычак күтәргән аналарның гөнаһын нинди бизмәннәргә салып үлчәргә? Ни сәбәпле безнең татар хатыннарын Медея синдромы үз кочагына ала башлады соң?

Әлеге хатыннар, грек мифлары героинясы Медея кебек, көнчелек утында янган халәттә җинаять кылган. Колхида дигән җирләрдә патша кызы Медея алтын тәкә тиресен урларга килгән аргонавтлар җитәкчесе Ясонга гашыйк була. Аның белән кавышу өчен, ул илен сатуга, абыйсын үтерүгә һәм башка җинаять-
ләр эшләүгә кадәр барып җитә. Әлеге никахтан ике угыл туа. Әмма беркөн Ясонны Медеянең гүзәллеге туйдыра башлый. Ул аны ташлый да башка ил патшасы кызына өйләнә. Медеянең күз алдында ире сатлыкҗанга әверелә. Хатын көнләшүдән нишләргә дә белми. Ул Ясонга мәхәббәте хакына җирдәге барлык кыйммәтләрне – туган илен, әтисен, туганнарын да югалткан иде бит. Һәм шунда алиһә үч алу ярсуыннан ике улын да буып үтерә, соңыннан Ясонның үзен дә агулый. Медицинада аналарның көнчелектән ирләренә үч итеп сабыйларына кул салуларын Медея синдромы дип атап йөртү менә шуннан калган.

Мин тагын авыр уйларым белән ялгызым калдым. Арсен һәм Наилә белән күрешү мөмкин булмаганлык-
тан, йөрәкне ачыттырып торган сорауларга әлегә җавап табып бетереп булмады. Тикшерү органнары шушы канлы җинаятькә китергән сәбәпләрне ачык-
лау белән шөгыльләнә. Әмма минем, Казан белән Чаллыдагы җинаятьләр белән тирәнрәк танышкан кеше буларак, игътибарны бернинди җинаять кодексына карамаган бер күренешкә, ул да булса әлеге ике гаиләдәге низагның көнләшүдән килеп чыгуына юнәлтәсем килә. Наиләне дә, Айгөлне дә җинаятькә көнләшү уты китергән. Яшь, чибәр, дәртле хатыннарын читкә кагып, яшерен «аэродромнардагы» мәгъшукәләргә гомер бәясе торырлык мохтаҗ булдылар микәнни соң бу бизнесмен ирләр? Сөяркә назларына караганда, бала хакы өстенрәк түгелме икән?

Борынгы грек мифларында гына түгел, үз җирлегебезгә үтеп кергән яман күренешләрнең сәбәпләре турында да һәрберебез уйлансак иде. Моннан, Тукае-
быз әйтмешли, кем килеп йолыр безне?..

Ирек НИГЪМӘТИ

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.