Логотип Магариф уку
Цитата:

И.Метшин: «Тәрбиягә авыр бирелүче һәр яшүсмер күзәтү астында булырга тиеш»

Казанда балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны һәм яшүсмерләрне җинаять җаваплылыгына тарту саны арткан. Бигрәк тә имин булмаган гаиләләрне һәм тәртибе девиант булган балалар...

Казанда балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны һәм яшүсмерләрне җинаять җаваплылыгына тарту саны арткан. Бигрәк тә имин булмаган гаиләләрне һәм тәртибе девиант булган балаларны ачыклауга аерым игътибар бирелә. Бу хакта бүген Башкарма комитетта узган аппарат киңәшмәсендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, полиция хезмәткәрләре даими нигездә учетта торучы балигъ булмаган балалар һәм аларның ата-аналары белән профилактик чаралар үткәрә. Төзәтүгә бәйле рәвештә күрелгән чаралар нәтиҗәсендә 574 бала һәм 627 гаилә учеттан төшерелгән.
Рейд чаралары үткәрелә, шул исәптән төнге сәгатьләрдә. Хокук саклаучылар яшьләр җыела торган урыннарны тикшерә, криминаль субкультураны пропагандалаучы төркемнәргә керүче балигъ булмаганнарны ачыклау өчен социаль челтәрләр мониторингы алып барыла. «Алга таба яшүсмерләрнең күрсәтелгән категориясе белән адреслы профилактик эш алып барыла. Бүгенге көндә шәһәрдә балигъ булмаган балаларның төркемле җинаятьләре теркәлмәгән», – диде А.Мищихин.
Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, балигъ булмаганнар арасында социаль юнәлештәге деструктив төркемнәргә, шул исәптән «АУЕ» хәрәкәтенә каршы тору идарәсенең эшен оештыру аның шәхси контролендә тора.
«Балигъ булмаганнар арасында җинаятьләр саны арту сагаерга мәҗбүр итә. Моңа аеруча игътибар юнәлтүегезне сорыйм. Бу сезнең белән безнең җаваплылык, – дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин. – Саннар һәм статистика, кагыйдә буларак, бу ата-ана тәрбиясеннән һәм игътибарыннан мәхрүм калган балалар, ди. Нәкъ менә шундый очракларда мәктәп, педагоглар һәм битараф булмаган кешеләр безгә хәбәр итәргә тиеш, ә без үз чиратыбызда кичектергесез чаралар күрәчәкбез. Тәрбиягә авыр бирелүче һәр  яшүсмер күзәтү астында булырга тиеш, аңа шәхси социаль адаптация программасы һәм безнең игътибарыбыз кирәк».
Чыганак: Казан мэриясе

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ