Логотип Магариф уку
Цитата:

«ИБН ФАДЛАН»– ФЕСТИВАЛЬ АЧЫШЫ

922 елда Идел Болгарстанына Багдадтан илчелек килеп, исламны рәсми дәүләт  дине итеп кабул итү тантанасында катнаша. Илчелекнең сәркатибе Әхмәд ибне Фадлан ул сәфәр турында үзенең юлъязмаларында...

922 елда Идел Болгарстанына Багдадтан илчелек килеп, исламны рәсми дәүләт  дине итеп кабул итү тантанасында катнаша. Илчелекнең сәркатибе Әхмәд ибне Фадлан ул сәфәр турында үзенең юлъязмаларында теркәп калдырган. Быел дөнья мөселман җәмәгатьчелеге әлеге вакыйганың 1100 еллыгын билгеләп узды. Шул уңайдан XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә «Ибн Фадлан» фильмы күрсәтелде. Аны «Россия– ислам дөньясы» стратегик төркеме һәм Мәскәүдәге ислам мәдәниятенә ярдәм  фонды заказы буенча продюсер Айназ Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендә ТР Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрияты төшерергә алынган.

«Ибн Фадлан» тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Фестиваль барышында аны берьюлы ике залда күрсәтергә туры килде. Белгечләр, фильмны югары бәяләп: «Моңа кадәр Татарстан көчләре белән андый күләмле тарихи-документаль кино эшләнгәне юк иде әле», – дигән фикер әйттеләр. Кунагыбыз – төп рольләрнең берсен башкарган К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Зөлфәт ЗАКИРОВ.
– Ибне Фадлан – Сезнең кинодагы беренче ролегез түгел. Кинога театр артисты килеп керә икән, анда сәхнә манералары саркып тора, дип расларга яраталар. Килешәсезме?
– Кайбер тамашачыларның бу фикере белән килешәм.  Кинода  төгәл кыса, билгеле бер вакыт аралыгы бар. Син анда куелган конфликтка шунда ук кереп чумарга тиешсең.  Мин үзем бу очракта ГИТИСтагы  укытучыларыма рәхмәтлемен. Кемдер рольне ясалма итеп уйный,  кемдер шул образда яши. Мәскәүдә безне образда яшәргә өйрәттеләр. Моңа кадәр СТС, ТНТ каналларының төрле проектларында катнашкан булды. Репрессия елларын чагылдырган «Сталин балалары» дигән тулы метражлы фильмда малай ролендә төшәргә туры килгән иде. Сәяси каршылыклар аркасында булса кирәк, фильм экранга чыкмый калды. «Ибн Фадлан» фильмының төп продюсеры һәм режиссёры Айназ абый Мөхәммәтҗанов илче-сәркатип ролен тәкъдим иткәч, икеләнеп тормадым. Минем яшьтә андый тәкъдим – бик зур дәрәҗә ул.
Артистлар арасында тамашачыга таныш йөзләр тагын да бар:  Хәзәр дәүләте наместнигы – Г. Камал  театрыннан артист Алмаз Сабирҗанов, Алмыш хан хатыны ролендә Айгөл Әхмәтова (язучы Вахит Имамов кызы), Сувар чувашлары башлыгы Илдар Кыямов...
– Алмыш хан роленә чакырылган Кырым татары Асан Билалов белән бер дулкында уйнау җиңел бирелмәгәндер.
– Асан әфәнде – чын профессионал, укымышлы, итагатьле, кунакчыл зат. Аның белән  әллә кайчаннан бер-беребезне белгән  кешеләр кебек  бик җиңел аралаштык.  Аның катнашындагы күренешләрне «Казан Экспо»да кыш уртасында төшердек. Ә сюжет буенча май ае булырга тиеш иде. Асан һич кенә дә һавалы кеше түгел.  Бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләдек.  Кайбер исем яки сүзләрне әйткәндә:  «Менә монда басым дөресме икән?»  – дип гел сорый иде. 
      
– Тарихи  персонаж образын  ачып  булырмы дигән шикләнү кичердегезме?
– Актёрда үз-үзен сынап карау теләге һәрвакыт бар.  Изге Болгарга килеп җиткәнче илчелекнең  озын хәвефле юл узуын белгәч, Ибне Фадланның миссиясе бик саллы проект икәнен аңладым. Җитмәсә, анда бит тарихи кысалар бар, аннан да чыгарга ярамый.  Дөресен генә әйткәндә, минем өчен зур имтихан булды ул. Иң беренче нәүбәттә, бу  фильм миңа тарих төпкеленә төшәргә ярдәм итте. Дөресен әйтим: аны бик белеп бетерми идем. Бу фильм аша яшь буын, безнең балалар ислам диненең ни рәвешле  кабул ителүен, дингә нинди мөнәсәбәт булырга тиешлеген аңларлар дип уйлыйм.
– Сез бит фильмда хат күтәреп, Болгарга сәфәр чыгучы гына түгел,  Аллаһ сүзен җиткерүчеләр дә. Моңа фильмда аеруча  басым ясала. Үзегезнең дингә мөнәсәбәтегез нинди?
– Мин үзем фанат түгел. Шулай да эшемне бисмилламны әйтеп башлыйм.  Хатыным Айгөл белән өч бала үстерәбез.  Айзиләбез быел 1 нче сыйныфка укырга керде, Айзатка – дүрт, Аязга бер яшь ярым. Иртән мин аларны матур теләкләр белән бисмиллалап мәктәпкә, бакчага озатам. Бу фильмнан соң   ихласлыкның,  диндә булуның кыйммәтен бераз тирәнрәк  аңлый башладым шикелле.   Мин шуңа да рәхмәтлемен.

– Фильмда сез гарәпчәгә дә күчеп-күчеп аласыз, гарәпчә язасыз да. Бу кадәрлесе кыен бирелдеме?
– Кыен. Җиңел дияргә, гомумән, телем бармый. Айназ абый белән бу темага күп сөйләштек. Гарәпчә язу, гарәп каллиграфиясе – ул бит сәнгать! Театрда да, нәрсәсе бар инде аның,  сыздың-боздың –  тоттың да яздың, диючеләр дә булды. Юк,  каләм  тотуның да, басым ясауның да үз җае бар. Каләмне бер якка тотсаң – нәзек, икенчеләй тотсаң, калын килеп чыга.  Язарга өйрәтү  өчен белгеч чакырттылар, хаттат-каллиграф Гөлназ Исмәгыйлева бик төгәл аңлатып бирде. Миңа  ул реквизит буларак әзерләгән  язуларны дәвам итеп бераз үземә өстәп язарга да туры килде. Ике-өч  сүз сырлаганмындыр, әмма минем өчен бик озак тоелды ул кадрлар. Гарәп теленә килгәндә, ул безгә бөтенләй ят түгел. Хәзрәтләребез гарәпчә дә, татарча да вәгазьләрен  укып торалар.  Гарәпчә текстны яздырганда, кат-кат сөйләргә туры килде. Ә менә Болгардагы сәхнәдә, ягъни  Багдад хәлифәсенең хатын укыганда, алай азапланмадым, чөнки текстны яттан белә идем.   Аны кабатлап яздырырга  кирәк булмады.
– Казан, Әтнә, Әстерхан өлкәсе, Үзбәкстанның Бохара, Хива шәһәрләре  –  кино төшерү мәйданнары әнә шулай еш алышынып торган. Мөмкинлек һәм  вакыт булса Иранга барып,  Багдадның үзендә дә төшкән булыр идек, диләр проектны гамәлгә куючылар. Эш барышында күңелдә уелып калган эпизодларны  барлыйк   әле.
–  Әстерхан өлкәсенең Харабали районында  «Мосфильм»нан калган «Сарай-Бату» кино шәһәрчегендә эшләгән көннәр бик тәэсирле булды. Җиде көн булдык анда.  Без бу җиргә аяк басканда, көз иде, берзаман   ишеп-ишеп, кар явып китте. Озакламый кояш чыгып эретә дә башлады. Җир тәмам быкырдыкка, сазга  әйләнде, җитмәсә, кичкә катырып ук куйды. Аяк асты боз, ә безгә сугыш-бәрелеш күренешләрен төшерергә кирәк. Кыш чыгарга дип туктаган  юлчыларга хәзәрләрнең һөҗүм итү  күренешләре. Аяк асты шугалактан ким түгел, кылычлар белән һөҗүм ясыйм дип алга ыргыласың, партнёрдан ике метрга алгарак шуып китәсең. Таймас өчен табан астына әллә ниләр ябыштырып   бетердек. Ходай саклаган инде –  хәвеф-хәтәрсез генә ерып чыктык бу күренешләрне.  Монда Харабалиның «Доблесть»  спорт клубы егетләре дә катнашты. Араларында кул көрәше буенча спорт осталары да бар иде.   Хәрәкәттә булсак та, җиле хәтәр булгач, бер  исән җир калмады – каттык. Туктап торган арада, администраторлар, костюмерлар  кайнар кофе, чәй ясыйлар, анысы да безгә килеп җиткәнче  суынып бетә.   Азга гына булса да курткаларны, туннарны бөркәнеп торабыз торуын, ул арада янә  «Мотор!»  дип тагын төшерә башлыйлар. Әле дә ярый безнең базада мунча булды. Юкса икенче көнне тору икеле иде. Ул күренешләрдә профессиональ артистлардан тыш,  Харабали халкы һәм фильмга үзенчәлекле шәркый төсмер биргән Әстерхан дөяләре  дә төште. 
– Без  ул кадрларда мөфти Камил  Сәмигуллинның  хәнҗәргә кулы  хәйран ятып  торуын күрдек. Сугыш хәрәкәтләрен   төшерер алдыннан  каскадёрлар белән махсус өйрәнү уздыгызмы?
– Каскадёрлар «Казан Экспо»да  эшләгәндә дә, Харабалида  да булдылар. Алар артистларны корал тотарга өйрәттеләр, сугыш алымнарын күрсәттеләр. Шунда ук үзләре дә массовкада катнаштылар. Күп кенә  кадрларда якыннан күрәбез аларны. Алар, партнёрга зыян китермичә,  сугышуның җаен белә. Без ул бәрелешкә Казанда ук әзерләнә башлаган идек. Даурия урамындагы спорт мәктәбенә һәм спортзалларга йөреп, корал белән репетицияләр  ясадык. Чөнки төшерү мәйданына баргач, вакытның ни дәрәҗәдә тар булачагын белә идек.
– Әтнә басуы да шактый сынаган  үзегезне...
– Анда Әтнә район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовның ярдәме зур булды. Кар бик күп иде, аны тракторлар белән килеп чистарттылар. Атлар алып килделәр. Мин атка  атланып караган идем дә, тик ул мине яратмады. Нишлисең бит, авылда ат өстендә үскән малай түгелмен. Болар – Казан ипподромындагы тыңлаучан, сине көтеп тора торган ат түгел, эш атлары. Иярләре дә юк, сыртына келәм  җәйделәр дә менгереп утырттылар. Теоретик яктан аңлыйм, ә чынлыкта йөгән тотуның, ат иярләүнең рәтен белмим. Аяклар кылтыр-кылтыр килә башлады. Ә ат моны сизеп тора. Җитмәсә, ул бит сиңа бер урында гына тора торган ат түгел. Ахыр чиктә төшерделәр мине аттан. Атлы күренешләрне дублёр – шул атның хуҗасы Әтнә егете Райнур Сабирҗанов башкарып чыкты. Ә биткә кар бәреп яву ул  – ян-яктан  эшләп торган вентилятор хикмәте. Егетләр вентиляторга кар ыргыта һәм  көчле җил үз эшен эшли. Чып-чын күз ачкысыз буран  «куптарды» ул. Битне буран сыра, шул ук вакытта аны кул белән каплап та булмый, чөнки мин кадрда. Бармак очлары сизмәслек булып катты. Үзем исә ат өстендә (анда мине тәпән өстендә утыра дип уйламыйсың, әлбәттә,  аны ике кеше күтәреп, селкетеп тора). Миңа:  «Борчылма бу озак кадр түгел, нибары  10 секунд кына»,  – дигәннәр иде... Кая ул!  Билгеле, бер-беребезгә хөрмәт белән, ярдәм кулы сузып эшләдек. Мин монда төп персонаж, минем тирәдә генә йөрегез, дигән нәрсә бөтенләй булмады, бер команда идек. Реквизитлар  ташучы да, актёр да эшнең мөһимлеген аңлап, бер гаилә сыман аңлашып эшләдек.
–Фильмны төшерү бер елга сузылган. Сезнең Тинчурин театрында айга 15–17 спектакльдә уйнавыгызны, театр училищесында укытуыгызны исәпкә алсак, ничек барысына да өлгерде икән, дип  гаҗәпләнергә генә кала.
– Фильм төшерү бик тыгыз чакка туры килде. Театрда премьералар чыга иде. Шулай да репертуарга хилафлык китермәдем. «Казан Экспо»да бигрәк  тә киеренке эшләдек. Аренда кыйммәт, вакытка сыешу зарурлыгы кирәк булгач, смена иртәнге икеләрдә башлана иде. Көндезге икегә кадәр анда эшлим дә шуннан соң  театрга кайтам. Билгеле, студентларым да бар. ГИТИСны тәмамлаганнан соң,  театрга эшкә алганда беренче остазым, театрның ул чагындагы режиссёры Рәшит Заһидуллин, әйдә, училищеда курс җый,  дип киңәш итте. Шуннан бирле укытам. Татар төркеменең сәнгать җитәкчесе буларак, хәзер  өченче чыгарылышым.  Күп кенә студентларым театрларда эшли,  Аллаһка шөкер. Аларның күбесе укыр-
га, актёр булырга  өйрәтәләр, дип килә.  Мин аларга килүгә: «Мин өйрәтмим, аңлатам гына», – дим.  Чөнки артист булырга өйрәтү – мөмкин эш түгел. Сәләтең бар икән,  үз-үзеңне тыңлыйсың икән,  башың эшли икән ... калганы холкыңнан тора.  Дөрес, шундый артистлар да бар, ятлыйлар да шытырдатып текстны, туп-туры дигәндәй сөйләп чыгалар, ә ул ясалмалык сәхнәдә күренә. Аерма шунда: кемдер уйный, кемдер яши. Ә тамашачы ни өчен театрга килә? Яшәү мәгънәсен күрергә.
– Үзегез, каян килеп, артист булырга тәвәккәлләдегез. Гаиләгез сәнгатькә  бәйлеме?
– Әтием Закиров Хәйдәр Шакир улы заманында мәдәният институтын тәмамлаган. 15 ел Камал театрында баш администратор булып эшләде. Шулай булгач, мин элеккеге гвардия артистларын якыннан бик яхшы беләм. Аларга  ияреп, гастрольләрдә дә еш булдым. Әнием исә– балалар табибы,    хатыным Айгөл – шулай ук  табибә. 
– Димәк, сез – барыбер театр баласы...
– Әйе, шуңа да карамастан әтием артист булуыма каршы иде. 9 нчы сыйныфтан соң башта музыка училищесының вокал бүлегенә укырга кермәкче идем. Анысы барып чыкмады, театр көллиятен кызыл диплом белән тәмамладым һәм укуымны ГИТИСта дәвам иттем. Укыганда, башкалар кебек үк Мәскәүдә калу турында хыяллана идем – театрларда урыннар булмады. Анда калсам, бу ыгы-зыгылы  дөньяда, бәлкем, югалыр да идем. Ул чагында инде «Ибн Фадлан» төшкә дә керәсе түгел иде.
***
«Ибн Фадлан» фильмында, артистлардан тыш, тарихи шәхесләр дә катнаша: ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР ФАның мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы Радик Салихов, Россия Дәүләт Эрмитажы директоры, тарих фәннәре докторы, профессор, шәрык белгече  Михаил Пиотровский, Россия ФАның шәрык институты директоры, тарих фәннәре докторы Аликбер Аликберов, Россия ФАның матди мәдәният тарихы институтының өлкән фәнни хезмәткәре,   тарих фәннәре кандидаты Вячеслав Кулешов, Биләр тарихи-архитектура һәм табигать музей-тыюлыгы директоры Зөфәр Шакиров һ. б.
Расиха ФАИЗОВА
Айназ  МӨХӘММӘТҖАНОВ, «Ибн Фадлан» фильмының  генераль продюсеры
 
ЯЗА ТОРДЫК –ТӨШЕРӘ БАРДЫК
Татарстан  киносында заманча  кинематограф кораллары белән тарихка бу чаклы үтеп керү очрагы юк иде.  Дөрес, тарихи темаларга фильмнар бар, әмма алар шактый элек төшерелгән.   «Исә Болгар җилләре»  фильмы серияләренең  киң катлам тамашачыга барып җитә алмавын да әйтергә кирәк. Инде аннан соң кинематограф заманча җиһазларны, технологияләрне, компьютер  графикасын куллануда  шактый алга китте.  Гомумән, постпродакшн бүтән хәзер.
Хәзер мөмкинлекләр, һичшиксез, зур.  Әмма «Ибн Фадлан»ны төшергәндә, иң мөһиме билгеләнгән вакытка сыешу иде. Мондый проектлар, сүз дә юк, шактый озак вакыт таләп итә, ә безгә бер елдан чак кына артыграк вакыт бирелде. Төшерә башлаганчы,  күләмле эзләнү һәм әзерлек эшләре алып бару зарур иде.    Сценарий гына да ким дигәндә бер ел вакыт сорый. Без исә, конвейердагы сыман, барысын да  берьюлы эшләдек. Язылган кадәресен төшерә бардык, костюмнар тектек,  локацияләр-төшерү мәйданнарын, реквизитларны әзерләдек,  кастинглар, репетицияләр уздырдык,   шул  ук вакытта музыка да язылды. Белгечләр җитмәү яки безнең белән эшләгәннәренең кирәкле тәҗрибәсе булмау үзен  гел сиздереп торды. 
Фильмны 20 майга – Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүнең  1100 еллыгына өлгертергә тиеш идек.  Без вакытка сыештык, тик бу   фильмның сыйфатында чагылыш тапмый калмады. Бары тик фильмның документаль өлеше бәрабәренә генә тиешле дәрәҗәдәге бөтенлекне күзаллауга ирештек.  Вакыт иркенрәк булса, ул башкачарак та була ала иде, билгеле. Майдан соң, җәй буе фильмның прокат версиясен эшләдек, аны камилләштерү ягын кайгырттык. Кинофестивальдә  тамашачы нәкъ шул версияне күрде. 
Фильм  Әхмәд ибне Фадлан,  Алмыш хан кебек шәхесләрнең тарихта тоткан урыны, аларның тарихка  саллы йогынтысы һәм  борынгы бабаларыбызның ул вакыттагы ният-карарлары нигезендә үзебезне әлегәчә шушы җирдә яшәп,  ислам  цивилизациясенең бер өлеше итеп тоюыбыз хакында. Хәзер инде фильмның тулы версиясен эшләп, аны татар, төрек, гарәп телләренә тәрҗемә итү һәм  ислам дөньясына күрсәтү турында хыялланабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ