Логотип Магариф уку
Цитата:

Идел җилкәнле көймәләр ярышларына дәшә

20-21 августта Казанда 21 команда катнашында җилкәнле көймәләрнең  2022 елгы  Химград  кубогына IV финал ярышлары үтә.Шушы хакта каләм әһелләре белән иркенләп фикер алышырга “Татмедиа”...

20-21 августта Казанда 21 команда катнашында җилкәнле көймәләрнең  2022 елгы  Химград  кубогына IV финал ярышлары үтә.
Шушы хакта каләм әһелләре белән иркенләп фикер алышырга “Татмедиа” АҖнең брифинглар залына “Химград” АҖ генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин,  Җилкәнле спорт федерациясе президенты Альберт Садыйков һәм “Югары технологияләр өлкәсе технопаркы” дәүләт автономияле учреждениесе директоры Антон Зимин килде.
 Кунаклар әйтүенчә, “Химград кубогы” ярышлары Татарстанда җилкәнле спорт һәм спорт командалары хәрәкәтен үстерү, шулай ук яшьләрне физик культура һәм спортка тарту максаты белән үткәрелә.
 “Химград” Технополисының генераль партнёры булышлыгы белән,  2021 елда Татарстанның Җилкәнле спорт федерациясендә “Ракета -610” дип аталган беренче яхталар монофлоты барлыкка килә.  Бу Казанда теләсә күпме команда катнашында кыска араларда спорт көймәләре ярышы уздырырга мөмкинлек бирде.
Җилкәнле регаталар кысаларында  ярышлар дивизионнарга бүленеп уздырыла. Алар арасында профессиональ спортчылар, студентлар, предприятиеләр һәм дәүләт структуралары вәкилләре командалары да бар. Ярышлар  турыдан-туры суда хакимлек итү юлы белән,  алдан ук гаризалар биргән 3-4 кешелек командалар арасында  “Ракета -610” яхталарында үткәрелә.  Бәйгегә, әзерлеге нинди булуга карамастан, һәр теләгән кеше кушылып китәргә мөмкин.
Җилкәнле көймәләрдә ярышу  тамашачыларның иң яраткан җилкәнле спорт төреннән санала. Җиңүче ике көнгә сузылган  ярыш нәтиҗәләре буенча, иң аз күләмдә очко туплаган командалар арасыннан ачыкланачак. Беренче булып хәрәкәт итү тактикасын иң дөрес кулланган яхта гына килә ала.  Ярышларның йомгаклау этабында  шулай ук “Химград кубогы”на да  нәтиҗәләр ясала һәм ярышларның дүрт этабы буенча абсолют җиңүче ачыклана.
Җилкәнле регаталар “Локомотив” ярымутравы янында  уздырыла.
Җәй матурлыгын Идел өстендә тамаша кылып, күңел ачып китәргә килегез!

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ