Логотип Магариф уку
Цитата:

«Игелекле гамәлләр көне»нә сабыйлар рәхмәте

«Игелекле гамәлләр көне» хәйрия фонды үзенең узып баручы 2019 елдагы изге эшләрен «Кыш бабайга хатлар» дип исемләнгән һәм еллар дәвамында матур гадәткә әверелгән бәйрәм кичәсе белән төгәлләде. Ул ике...

«Игелекле гамәлләр көне» хәйрия фонды үзенең узып баручы 2019 елдагы изге эшләрен «Кыш бабайга хатлар» дип исемләнгән һәм еллар дәвамында матур гадәткә әверелгән бәйрәм кичәсе белән төгәлләде. Ул ике көн дәвам итте. Ишле гаиләләрдә туган балалар ноябрь аенда ук Кыш бабайга аннан нинди бүләк көтүләре турында хат юллаганнар иде. Ә фонд исә, дуслары һәм аркадашлары ярдәмендә, сабыйларның теләкләрен җиренә җиткерү өчен Кыш бабай артыннан калмады. Һәм менә декабрьнең соңгы көннәре җиткәндә оештырылган тантанада Кыш бабай һәм Кар кызы булып уйнаган Артем Тюрин белән Ангелина Бәширова һәр балага Яңа ел бүләге тапшырды.
Сабыйларның могҗизалар ясау кодрәтенә ия булган Кыш бабае капчыгында конструктор-уенчыклар, курчаклар, рәсем ясау җыелмалары, идарә итү пульты белән эшләүче машиналар, мобильле җайланмалар, велосипедлар, тимераяклар һәм чаңгылар, самокатлар һәм башка бик күп төрле бүләкләр бар иде. Иң экзотик бүләк – сөйләшә торган тутый кош 11 яшьлек Мирославага тапшырылды. Кыш бабай бүләкләренең волонтерлар кулы белән бизәкләп чигелгән капчыкларга салып бирелүе балаларның күңелендә гомерлеккә калырлык могҗизаи вакыйга булды.
Икенче көнне сабыйлар каршында «Мураками» рок- төркеменең танылган җырчысы Диләрә Ваһапованың чыгыш ясавы бәйрәмнең иң матур бизәге булып истә калды. Диләрә аларга үз репертуарындагы иң матур җырларын башкарды, бәләкәй тамашачыларның сорауларына кызыклы итеп җаваплар бирде. Соңыннан нәниләр Диләрә апалары белән бергәләп «Чыршыкай урманда туган» дигән җырны башкардылар. Бәйрәмнең әнә шундый могҗизалы рухта үтүенә һәркем рәхмәтле калды.

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ