Логотип Магариф уку
Цитата:

Игътибар: XI Бөтенроссия экологик конференциясе сездән язмалар көтә

Казандагы 155 нче татар гимназиясендә 11 нче ел рәттән инде яшь буында экологик культура тәрбияләүгә багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләре үткәрелеп киленә. Аның быелгысы «Укытучылар һә...

Казандагы 155 нче татар гимназиясендә 11 нче ел рәттән инде яшь буында экологик культура тәрбияләүгә багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләре үткәрелеп киленә. Аның быелгысы «Укытучылар һәм остазлар җитәкчелендә яшь буында экологик культура тәрбияләү» дигән темага багышланачак. Безнең максатыбыз – Россия һәм Татарстан Республикасы күләмендә ничек итеп педагог  һәм остазларның яшь буында табигатькә карата сакчыл караш формалаштыруын, хәзерге вазгыятьтән чыгып, балаларга әхлакый  һәм патриотик тәрбия бирү юлларын ачыкларга  тырышу. Бер үк вакытта безнең республикада Милли традицияләр һәм мәдәниятләр елы булуын да онытырга ярамый.
Конференция 24 – 25 март көннәрендә Казандагы 155 нче гимгазиядә (Четаев урамы, 29 нчы йорт) галимнәр, укытучылар һәм тәрбиячеләр катнашында узачак.
Әлеге конференциядә күбегезнең яраткан басмасы– иҗтимагый-педагогик  һәм фәнни методик «Мәгариф» журналы да катнаша. Ул әлеге конференция үтәсе айда үзенең күркәм 110 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Конференциягә җибәрелгән материаллар арасыннан сайлап алып, иң яхшы дигән биш язма журналның июнь санында урын алачак.  
Җибәрелгән мәкаләләргә төп таләпләр түбәндәгечә: алар Wordта, Windows өчен башкарыла. Хат шрифты: «Times New Roman», кегль  –14, интервал – 1,25, кырлар барлык яктан – 2 см, абзац – 1 см. Материалның форматы А4 булып биш биттән, ә беренче биттәге авторлар саны өчтән артмый. Мәкалә ахырындагы әдәбият исемлеге гомуми таләпләргә туры килергә тиеш. Плагиат куллану тыела, алар җыентыкка кертелми. Мәкаләләр 10 мартка кадәр кабул ителә.
Гомумән алганда, югарыдагы таләпләр үтәлмәсә, мәкалә оештыру комитеты тарафыннан кире кагылачак.
Мәкаләләрегезне түбәндәге адрес буенча җибәрү сорала: 420103, Казан шәһәре, Четаев урамы, 29 нчы йорт.
Электрон адресы: npk2023@bk.ru.
Телефон: 8(843)520-30-74.
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ, Россия табигать фәннәре академиясе академигы, педагогика фәннәре докторы, Казандагы 155 нче гимназиянең фәнни консультанты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ