Илһам Шакиров вафат булган

Татарстанның халык җырчысы Илһам Шакиров вафат булган. Бу хакта «Татар-информ»  хәбәр итә.

Халкыбызның легендар җырчысы 84 яшендә иде.

Илһам Шакировны җирләүне оештыру буенча хөкүмәт комиссиясе оештырылды. Аны ТР премьер-министры Васил Шәйхразиев җитәкли. Беренче утырыш бүген 18.00 сәгатьтә булачак.

Татарстан һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче гаиләсендә туган.

Фото: tatar-congress.org

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.