Логотип Магариф уку
Цитата:

Илдар Низамов – мәңгелеккә юл

         Агыйдел, Кама, Идел елгаларын кораб штурманы буларак гизгән, пароходчылыкның инженер-диспетчеры сыйфатында корабларны сәфәргә озатып калган, каршы алга...

         Агыйдел, Кама, Идел елгаларын кораб штурманы буларак гизгән, пароходчылыкның инженер-диспетчеры сыйфатында корабларны сәфәргә озатып калган, каршы алган егет Илдар, соңрак икенче белгечлек үзләштереп, Уфада чакта «Кызыл таң»,  Казанга  күчкәч «Социалистик Татарстан» газеталарында журналистлык хезмәтен башкара, әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире була. Озак та үтми, югары партия мәктәбендә белем алып кайтканнан соң, каләм остасына Татарстан китап нәшриятында иҗтимагый-сәяси әдәбият редакциясен җитәкләүне ышанып тапшыралар. Бу вазифада ул ун ел хезмәт куя. Шул чорда төп эшеннән аерылмыйча, Казан дәүләт университетында аспирантурада укый һәм 1981 елны  45 яшендә филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала. Сүзем Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге иясе, филология фәннәре докторы, күренекле язучы һәм  журналист Илдар Низамов хакында.

      Каләм остасы, тел галиме Илдар Мәлик  улы белән юллар безне сиксәненче еллар башында очраштырды. Безгә, КДУның журналистика бүлегендә укыган студентларга, ул «Әдәби редакцияләү», «Риторика» (Нәфис сүз осталыгы), «Сөйләм нигезләре»  дип аталган махсус курслардан керде, шунда безне язу осталыгына, газета теле серләренә төшендерде. Җор телле таләпчән педагог та, кече күңелле, гади әңгәмәдәш тә иде ул. 
      Казан дәүләт университетының татар журналистикасы кафедрасында өлкән укытучы вазифасын башкарганда «Татарстан хәбәрләре», «Мәдәни җомга» республика газеталары белән җылы иҗади элемтәләрен тагын да ныгыта төште. Аның белән редакциядә эшләгән чорымда җаваплы сәркатип буларак еш аралаша идем. Студент елларында бер өйрәтсә, редакциядә эшләгән чакларымда үзенең саллы киңәшләре белән булган багажымны тулыландырып куя торган иде ул. Аның белән телебезнең сафлыгы, татар теленең киләчәге хакында сөйләшкән-фикерләшкән чаклар матур  хатирә булып  күңелгә сеңеп калган. «И туган тел...» сәхифәсе әлеге басмаларда биреп бару кирәклеге турында фикерләр шунда туган иде. (Моның әһәмиятен без әле  еллар узгач кына аңларбыз, остаз-галимнең олы хезмәтен бәяләрбез кебек.) «Телләр чуарланды,  сөйләм, язма телебезгә рус, чит ил  сүзләре кереп бара. Югыйсә, һәр алынма сүзгә үзебезнең матур бер сүзне, терминны кулланырга була», – дип борчыла иде ул.
     Туып-үскән төбәге Әтнә районындагы Ключи Сап дип аталып йөргән авыл исеме үзебезчә Чишмәле Сапка әйләнгәч, «Правда» күмәк хуҗалыгына да башта «Кызыл таң», соңрак «Таң» исеме бирелгәч, галим-язучының күңеле күтәрелеп киткән кебек иде. Әллә  аның сүзе үтемле булды, әллә милли күтәрелешнең йогынтысы тиде, ни дисәк тә еллар, гасырлар буе аталып йөргән исемнәр, милли рухлы Илдар ага теләгәнчә татарча аһәң белән яңгырый башлады.
      Ерак Мари чигендәге кечкенә бер караңгы авылдан шундый якты күңелле, киң карашлы галим, милләтпәрвәр үсеп чыгуына, безне – үзенең шәкертләрен рухландырып торуына әле дә булса сокланам. Аның тормыш юлын күз алдыннан кичерәм дә, киңкырлы шәхестә дәрес алу, аның белән аралашу бәхетенә ирешкәнмен икән,  дип куям. Илдар Низамов матбугатта үз исемен мин дөньяга аваз салганчы ук таныткан, СССР Журналистлар берлегенә кабул ителгән. Аның каләменнән төшкән язмалар, публицистик  һәм әдәби әсәрләр белән мәктәп елларында ук таныш идем. Шуңа да без –  университетның беренче курс студентлары, 1979 елны Илдар Мәлик улының  СССР Язучылар берлегенә әгъза буларак кабул ителүенә нык шатландык.
   Үзенең иҗаты турында мактанып сөйләргә яратмас, әмма журналистларга ярдәмлек булырдай «Матбугатның тәэсирле сүзе» китабы һәм башка монографияләре белән танышып чыгарга киңәш итәр иде.  Укытучы-остазыбызның  әдәби  эшчәнлеге дә бездә һәрдаим зур кызыксыну уята килде. Кайчан каләм тибрәтә башлаган, ничек журналист булып киткән?.. Шунысы кызык, Казан елга техникумында укыган чакта ук ул «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы каршында оештырылган әдәби түгәрәккә йөргән,  шунда ук тәүге әдәби парчаларын, очеркларын бастырган.  Йөгерек тел белән язучы, матур образлар иҗат итүче талантлы егетне өлкән буын каләмдәшләре күреп алган, иҗат мәйданын юл ачкан. Илдар Низамовның «Күңелеңдә ниләр бар?» исемле беренче әдәби парчалардан торган китабы 1970 елда басылып чыга, соңрак «Дәрья күзе» (1974), «Өмет» (1977) кебек повестьлары, «Кул җылысы» (1975), «Илдә мин дә сандугач» (1978) кебек  җыентыклары, «Мәхәббәт хакы» исемле сайланма әсәрләрдән торган томлык (1986), «Бер карадым…» (1989) кебек нәсер, парчалар җыентыгы,  дәби-публицистик жанрда иҗат ителгән барлыгы унике китабы дөнья күргән.  
           Әдипнең иҗаттагы төп кыйбласы – парчалар, очерклар, публицистик мәкаләләр,  аның яраткан темасы – табигать, елгачылар тормышы, татар халкының күренекле шәхесләре булды. Ул табигать күренешләрен кешенең рухи кичерешләре аша гармоник тәңгәллектә сурәтләде, шуңа да аның парчалары татар лирик прозасының үзенчәлекле бер үрнәге буларак кабул ителә. Авторның «Иделем…», «Елларга тиң көннәр», «Идел улы», «Өзелгән революция» исемле документаль повестьларын укучы зур кызыксыну белән кабул иткән иде.  Әле дә  булса әлеге әсәрләрне укыйсы килеп тора.
        Галимнең тел куллану осталыгына багышланган дистәгә якын дәреслеге,  һәм программалары, йөзгә якын фәнни хезмәтләре бар. «Уем – тел очымда: татар сөйләме нигезләре» монографиясе нигезендә ул 1996 елда филология фәннәре докторы дәрәҗәсенә диссертация яклады, әмма докторлык эшенә алынмады. Бу уңайдан редакциягә «И туган тел...» кушымтасының чираттагы санын чыгарырга килгәч, аның белән бер сөйләшү хәтергә сеңеп калган.
     – Илдар абый, фәнни хезмәтләрегез дә күп, тәҗрибәгез дә зур, Сезне күптән профессор дип кенә йөртерлек, кайчан докторлыкны яклыйсыз инде – дигәч, ул: «Миннән яшьрәкләр күптән шул дәрәҗәгә иреште инде. Вакыт җитми, барысына да өлгерергә кирәк.  Моның өчен мин картырактыр шул», – дип көрсенеп куйган иде.
        Бу сөйләшүдән  без «өметне өзәргә кирәкмидер»  дигән теләк-фикер белән таралышкан идек. Шатлыклы хәбәрне озак еллар көтәргә туры килмәде, Илдар Мәлик улы Низамов үзенең 60 яшен түгәрәкләгән елны  докторлык диссертациясе яклады. Фәнни эше дә  матур яңгырашлы:  «Уем – тел очымда: татар сөйләме нигезләре» дип атаган. Аның бер басма нөсхәсен автор  иҗади уңышлар теләп үземә дә бүләк итте.  Аннан соң да  галимнең  «Татар рекламы һәм матбугат» (1997), «И туган тел…», «Татарская речь» (1998) дип аталган фәнни хезмәтләре дөнья күрде.   
        Лаеклы ялга чыккач та, каләм остасы вакытлы матбугат белән арасын өзмәде, туган төбәгендә яшәгәндә дә электрон  һәм  басма газеталарга, журналларга мәкаләләрен җибәреп торыр иде. Укытучыларның төп  журналы саналган «Мәгариф»не дә онытмады. Аның соңгы юллаган язмасы «И туган тел...» рубрикасы белән «Ң» авазына мәдхия дигән фәнни эссесе булды. Илдар аганың бу саллы хезмәте журналда дөнья күргәнче, башка вакытлы басмада басылып чыгарга өлгерде, әле ярый үзе исән чагында...
   
     Һәр нәрсәгә вакыт хуҗа, әле кичә генә каләм тибрәткән, үзенең  киңәшләре белән безне уйланырга да, язарга да этәргән журналист, фән докторы Илдар Мәлик улы Низамов 86 яшен тутырырга ярты ел чамасы кала, якыннарын, шәкертләрен ятим калдырып, мәңгелек йортына күчте. Аның әлеге вакыт аралыгында башкарган эш-гамәлләре, фәнни хезмәтләре, әдәби әсәрләре яңа буын милләттәшләренә олы мирас буларак калды. Аны югалтмыйча, һәрдаим тулыландырып, баетып, рухланып яшәргә насыйп  булсын...  
Альберт САБИР   

Фото: «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Илдар абый вакытлы матбугатта эшләгәндә үзен иң сәләтле, туры сүзле, намуслы журналистларның берсе итеп танытты. КГУда журналистлар әзерләү эшенә керешкәч, үзен иҗат белән бәйләргә теләгән егет һәм кызларны язу, сюжет кору, тел мөмкинлекләрен белеп куллану серләренә төшендереп, татар матбугаты өчен күп кенә белгечләр әзерләде. Шул вакытта да ул безне - бергә-бергә "Социалистик Татарстан"да эшләгән хезмәттәшләрен дә онытмый иде. Киңәшләрен бирә, тәнкыйтьли, язмаларга анализ ясый. Ул шулай- һич иренеп тормый торган тынгысыз җан булып күп күңелләрдә хөрмәтле урын алды. Шундый олпат журналист, галим, язучының минем иҗатка игътибарлы булуы, матбугатта анализлы язма бастыруы, шәкертләренә диплом эшләре яздыруы өчен үзем дә аңа бик рәхмәтлемен. Ильдар абый журналистика эшенә җанын-тәнен, бөтен зиһенен биргән остаз булды. Бакыйлыкка бу дөньяда фәкать игелекле гамәләр генә кылып күчкән КЕШЕ ул Ильдар Низамов. Шәкертләре, хезмәттәшләре, аны якыннан белгән һәрбарча иҗат кешесе, укытучылар, элекке хезмәттәшләре аның якты истәлеген күңелләрендә озак саклар. Укытучысы турында җылы хушлашу сүзе язган Альберт Сабировка рәхмәт әйтәсе килә. Автор: Илсөяр Хәйруллина

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ