Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин: «Укытучы, шул исәптән авыл мәктәпләре статусын күтәрергә кирәк»

Казанда авыл укытучыларының «Укытучылар белән дан тота авыл» беренче республика форумы узды. Анда 500 кеше катнашты, шул исәптән педагоглар, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары. Чара п...

Казанда авыл укытучыларының «Укытучылар белән дан тота авыл» беренче республика форумы узды. Анда 500 кеше катнашты, шул исәптән педагоглар, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары. Чара программасына педагогик остаханәләр, тематик мәйданчыклар һәм панель дискуссияләр кертелгән.
Татарстанда 848 авыл мәктәбе бар, бу республикада аларның гомуми саныннан 60 % тәшкил итә, шул исәптән 282 – азкомплектлы мәктәпләр. Авыл мәктәпләрендә 85 908 укучы укый, шуларның 5 955 е – азкомплектлы мәктәпләрдә. Авыл җирлеге мәктәпләрендә 12 меңнән артык укытучы эшли, дип билгеләп үтте Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин.
Әлеге форум «Мәгариф» журналында инде менә дистә елдан артык оештырылып килгән «Авыл укытучысы» конкурсы нигезендә оештырылды. Октябрь аенда журналның баш мөхәррире Сөмбел Таишева форум уздыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте һәм министр ул тәкъдимне хуплады. Сөмбел Таишеваның Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән әңгәмәсен әлеге сылтама буенча кереп укый аласыз: https://magarif-uku.ru/ru/ilsur-khadiullin-na-urovne-rossiysk/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ