Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин: "Балаларны мәктәпкә кайтару безнең бурыч"

Бүген Казанның 2 нче лицей-интернатында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясе булды. Моннан тыш, биредә республикада мәгар...

Бүген Казанның 2 нче лицей-интернатында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясе булды. Моннан тыш, биредә республикада мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктырту буенча "Класс эше!" («Классная работа!») конкурсында катнашучы журналистларны да бүләкләделәр.
  
Иң башта министр матбугат хезмәткәрләренә Татарстанда мәгариф темасын һәрдаим яктыртып барулары өчен рәхмәтен белдерде. "Төрле вакытлар булды, бердәм һәм аңлашып эшләү нәтиҗәсендә барысын да хәл иттек. Җиңел генә бирелгән сораулар кызык та түгел. Сез безгә шундый сораулар биреп уйланырга, килеп җитмәгән якларга тагын бер тапкыр күз салырга һәм проблемаларны вакытында хәл итәргә этәрәсез", - диде министр. 

Аннары Татарстанда быел Мәгариф өлкәсендә башкарылган эшләр һәм хәл итәсе мәсьәләләр турында сөйләде. Журналистлар да министрга үзләрен борчыган сорауларны җиткерде. Биредә балаларның өйдә уку мәсьәләсе дә, күп кенә районнарда мәктәпләрнең ябылуы, мәктәпләрдә саклык чаралары турында да, укытучыларның эшен тоткарлаган кәгазъ эше, яшь  белгечләр һәм кадрлар әзерләү хакында да сүз кузгатылды. 
Татарстанда бүгенге көндә 2500 бала гаиләдә белем ала. Министр билгеләп үткәнчә, закон ата-аналарга үз балаларын мәктәптән тыш укытырга мөмкинлек бирә. Әмма шул ук вакытта, Һадиуллин фикеренчә, мондый укыту формасы зур проблема булып тора. Балалар мәктәптә бер-берсе белән аралашып үсәргә, тормыш шартларына яраклашкан кешеләр булып тәрбияләнергә тиеш. Мондый учреждениеләрнең аккредитациясе булмавы да ачыкланган очраклар бар. Аннан соң балалар мәктәпләргә кайталар, һәм ата-аналар программага эләгү өчен репетиторлар ялларга мәҗбүр булалар. Әлбәттә, балалар авырганда вакытлыча аның өенә йөреп укыту моңа керми. Безнең бурыч балаларны мәктәпләргә кайтару", - дип сөйләде министр.   

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ