Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин: Гаилә белән мәгариф оешмасы арасында тагын да тыгызрак һәм кызыклырак хезмәттәшлекне тәэмин итәргә кирәк

2022 елның 1 сентябреннән республика мәктәпләренең уку планнарында әти-әниләрнең сайлап алуы нигезендә "ТР дәүләт теле - татар теле" предметы кертеләчәк. Татар телен дәүләт теле һәм туган тел буларак...

2022 елның 1 сентябреннән республика мәктәпләренең уку планнарында әти-әниләрнең сайлап алуы нигезендә "ТР дәүләт теле - татар теле" предметы кертеләчәк. Татар телен дәүләт теле һәм туган тел буларак укыту агымдагы елда федераль реестрга кертелгән үрнәк белем бирү һәм эш программалары буенча оештырыла.
Бүген бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Яшел Үзәндә узган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә сөйләде.
Укытучыларга ярдәм йөзеннән татар теле һәм әдәбиятыннан һәр сыйныф өчен биш юнәлеш буенча тестлар системасы эшләнде. Татар телен укытуны цифрлы ресурслар белән баету максатыннан "СберКласс" платформасында контент эшләнде һәм "Татарча онлайн мәктәп" ресурсына старт бирелде,  дип сөйләде министр.
Аның сүзләре буенча, шулай ук республиканың барлык балалар бакчаларында да ике дәүләт теленә өйрәтү программалары тормышка ашырыла.
"Казан, Чаллы, Алабуга балалар бакчаларында балаларны сөйләм мохите булдыру юлы белән телләргә өйрәтү буенча кызыклы тәҗрибә тәкъдим ителде. Кайбер районнарда дәүләт телләрен укыту белән беррәттән, бюджет хисабына балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне чит телгә өйрәтү оештырылды. Мәсәлән, Саба районында 2010 елдан башлап барлык 46 балалар бакчасында да инглиз теле укытыла. Шулай ук бюджет хисабына Нурлат, Кукмара, Мамадыш, Бөгелмә, Актаныш, Әгерҗе районнары балалар бакчаларында да чит телләрне өйрәнә.
Шул ук вакытта туган телләрне өйрәнүдә кайбер проблемалар үз чишелешен таләп итә. Гаилә белән мәгариф оешмасы арасында тагын да тыгызрак һәм кызыклырак хезмәттәшлекне тәэмин итәргә кирәк. Укуның заманча технологияләрен халкыбызның традицияләре һәм менталитеты белән тоташтырачак яңа алымнар таләп ителә.
Белем бирүдә халкыбызның милли традицияләрен исәпкә алып,  заманча технологияләр белән белем бирү, яшь буында телебезгә ихтирам тәрбияләү безнең иң зур бурычыбыз", - диде Илсур Һадиуллин.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ