Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң олпат, иң нурлы Шаһинур

      Вакыт бик тиз уза шул. Шуңа күрә аны яна торган шәм һәм исә торган җил белән чагыштыралар да.  Шаһинур дустымның безне калдырып  китүенә дә  бер ел  узып китте...

      Вакыт бик тиз уза шул. Шуңа күрә аны яна торган шәм һәм исә торган җил белән чагыштыралар да.  Шаһинур дустымның безне калдырып  китүенә дә  бер ел  узып китте.
      «Татар исемнәре сүзлеге»н карап утырдым да уйлар диңгезенә чумдым.   Шаһинур дустымның исеме  нинди мәгънәгә ия икән дим. Шаһ сүзе  фарсы теленнән  «иң шәп», «иң беренче», «иң зур» дигән мәгънәгә ия икән. Ә бит әле аның нуры да бар. Исеменә күрә – җисеме,  Эзтабар әдибебез Шаһинур  Мостафин шаһка тартым, нурлы  шәхесләрнең  берсе иде шул. Аның армый-талмый иҗат иткән хезмәтләре  санап бетергесез. Алар турында күпме генә язсаң да, язып бетерә алмассын.

Минемчә,  иң әһәмиятлесе: Шаһинур кордашым һәм ахири дустымның язган китаплары киләчәк буын өчен иксез-чиксез тәрбияви мирас булып тора. Килер буыннар Бөек Ватан сугышы каһарманнарын онытмасын,  батырлар  югалмасын өчен  үзенең  барлык  рухи көчен кызганмады ул. Шаһинур киләчәк буынга якты истәлекләр калдырып китте һәм алар онытылмаслык әсәрләр буларак беркайчан да үлмәячәкләр, алар аның үзенә  мәңгелек һәйкәл булып яшәячәк. Ул  бу дөньяны акылы белән генә түгел,  ә йөрәге белән  дә танып белде. Шул уңайдан  миңа Муса Җәлилнең шигъри юллары искә килеп төшә:
                             Җирдә кеше торса торсын,
                             Эзе калсын тирән булып,
                             Үзе үлсә, эше калсын
                             Мең яшәрлек имән булып.
      Шаһинур Мостафин үзе үлсә дә, үзеннән  ифрат зур рухи мирас калдырды. Аның әсәрләре беркайчан да  үлмәячәк,   алар сафлык чишмәсе булып агачаклар. Ул язган әсәрләрнең кайсын гына алсаң да, алар  олы  тәрбияви көчкә ия булып тора.  Чөнки  Шаһинур үзе  искиткеч дәрәҗәдә гади, самими шәхес иде. Ул  үзе өчен яшәмәде. Ул халык өчен, киләчәк буын өчен яшәде. Кешенең кешегә мөнәсәбәте, аның иҗатында, иҗтимагый тормышында  чагыла.  Аның башкалар өчен тырышуы – гуманизмы әллә кайдан күренеп тора.  Шаһинур күпме булдыра алганча каләмзатларга   үзенең ярдәм кулын сузды, яшь буынны, булачак язучыларны  иҗатка   рухландырып гомер итте. Аның рухы алдында баш иям.
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ, 

педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры

фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ