Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң популяр уенчыклар әллә зыянлы?

Фәнни-тикшеренү институтлары яңа чыккан һәм тиз арада популярлык казанган поп-ит, симпл димпл һәм сквиш стресска каршы уенчыкларның балаларга йогынтысын тикшерәчәк. Моны Роспотребнадзор таләп иткән.«Р...

Фәнни-тикшеренү институтлары яңа чыккан һәм тиз арада популярлык казанган поп-ит, симпл димпл һәм сквиш стресска каршы уенчыкларның балаларга йогынтысын тикшерәчәк. Моны Роспотребнадзор таләп иткән.
«Роспотребнадзор әлеге уенчыкларның тар юнәлешле куллану өлкәсенә ия булуына, нервлары какшаган нейтроотик кешеләр өчен кулланылуына игътибар итә. Үз-үзеңне стереотиплы тоту (шартлаткыч тавышлар чыгару, кабатланучы хәрәкәтләр ясау, кысу-җәю) еш кына стресс халәтендә, контрольдә тотылмый торган начар ярсыткычка җавап булган аңсыз реакция буларак барлыкка килә. Бу уенчыклар киеренкелекне киметергә мөмкинлек бирә», - дип белдерә Роспотребнадзор.
Поп-ит
Поп-ит (Рop-it) балалар уены сүзгә-сүз «шартлау» дип тәрҗемә ителә. Ул һава-куык каплагыч элпәсен шартлатуга тиң. Ләкин икенче очракта бер тапкыр гына шартлатып булса, поп-итта чиксез уйнарга мөмкин: дистәләгән силикон куыклар төрле якка бөгелергә сәләтле.
Симпл Димпл
Симпл Димпл, беренче уенчыкка охшаш булса да, бераз аерыла. Функцияләре шул ук, ләкин бу уенчыкның куыклары саны азрак һәм, димәк, зурлыгы да кечерәк. Шуңа күрә аны үзең белән йөртергә һәм даими рәвештә кирәкле урыннарына баскаларга уңайлы.
Сквиш
Сквишлар теләсә нинди үлчәм һәм формада булырга мөмкин. Иң мөһиме – сквишларны йомарлау күңелле булырга тиеш. Гадәттә, сквишлар өч төр була: резина (лизунга охшаган), кабартылган (губканы хәтерләтә) һәм төсле гель белән тулган үтә күренмәле түгәрәк (уенчыкка басканда, ул кызыклы рәвештә төрле якка җәелә).
Санап үтелгән уенчыкларны сатып алыр алдыннан аларның маркасына һәм исенә игътибар итәргә кирәк, дип хәбәр итә «Вести образования».
Диләрә БАТРШИНА

фото: Яндекс.Маркет

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ