Логотип Магариф уку
Цитата:

«Иң яхшы тарих укытучысы»на – велосипед

«Мәгариф» журналы редакциясе, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының Бөтенроссия ассоциациясе төбәк бүлеге белән берлектә,  быелның 1 февраленнә...

«Мәгариф» журналы редакциясе, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының Бөтенроссия ассоциациясе төбәк бүлеге белән берлектә,  быелның 1 февраленнән «Республиканың иң яхшы тарих укытучысы» конкурсы игълан итте.
"Мәгариф" журналының баш мөхәррире, "Татмедиа" АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева конкурс турында: "Проект тарих темасына класстан тыш чараларны арттыру, мәктәп музейлары эшчәнлеген көчәйтү, район, республика музейлары, иҗтимагый оешмалары белән мөнәсәбәтләрне ныгытуга да этәргеч булыр, дип күздә тотыла. Моны ике ел дәвамында Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының Бөтенроссия ассоциациясе төбәк бүлеге белән берлектә ТАССРның 100 еллыгына багышлап үткәрелгән бәйге дә ачык раслады" дип фикерен җиткерде.

‌Сөмбел Нурисламовна: «Бүгенге көндә Татарстан һәм татар халкы тарихы мәктәп программасына кертелмәгән. Шунлыктан ул фән буларак  укытылмый. Шул ук вакытта татар халкының Россия тарихында тоткан урыны зур. Тарихның кайсы гына чорын алсаң да, анда халкыбыз эзен күрәсең. Ватан өчен хезмәт иткән данлыклы шәхесләребезне бөтен ил таный», - дип ассызыклады.
‌- Әлеге хакыйкатькә мәктәп укучыларының игътибарын җәлеп итеп,  аларда милләт өчен, Татарстан Республикасы өчен горурлык хисләре, ватанпәрвәрлек  тәрбияләү үзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Без тәкъдим иткән проектның актуальлеге менә шунда, диде ул.
Бәйгедә катнашучыларга өч номинация тәкъдим ителә:

  • «Теманы иң тирән ачучы тарих укытучысы» / «Учитель истории, наиболее глубоко раскрывающий тему»;



  • «Теманы иң тирән ачучы тарих укытучысы» / «Учитель истории, наиболее глубоко раскрывающий тему»«Татарстан һәм Россия тарихын интегратив укытуның иң уңышлы методик эшкәртмәсе авторы» / «Автор самой успешной методической разработки интегративного преподавания истории Татарстана и России»;

  • «Тарихны өйрәнүдә мәктәп музееның ролен иң яхшы яктыртучы укытучы» / «Лучший учитель, наиболее ярко освещающий роль школьного музея в изучении истории».


Материаллар 2022 елның 1 февраленнән 1 ноябренә кадәр «Мәгариф» журналының magarif@bk.ru электрон адресы буенча кабул ителә.
Конкурста I, II, III дәрәҗә Дипломнарга ия булучыларга акчалата премияләр биреләчәк:
I урын – велосипед;
II урын – 7 мең сум;
III урын – 5 мең сум.
Конкурска йомгак 2023 елның 6 мартында «Мәгариф» журналының 110 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциясендә ясалыр дип көтелә. Ә иң креатив чыгышлар ике дәүләт телендә аерым җыентык итеп бастырылачак һәм  мәктәпләргә таратылачак.
Конкурска эшләр килә башлады. Тәүге язмалар белән «Мәгариф» журналының март санында таныша аласыз. Журналыбызның февраль санында Сөмбел Таишеваның Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтында  «Татарстан тарихчыларын Ватикан һәм Истанбул, Варшава, Хельсинки, Берлин һәм Токио архивлары көтә» темасына үткән түгәрәк өстәл язмасы басылып чыкты. Шулай ук бу санда  тарих фәннәре кандидаты Илшат Фәйзрахмановның лашманнар турындагы язмасы урын алган.
НИГЕЗЛӘМӘ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ