Логотип Магариф уку
Цитата:

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең йомгаклау этабы үтте

Казанның «Адымнар» полилингваль мәктәбендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең йомгаклау этабы үткәрелде. Бөтенроссия бәйгесендә быел Татарстан районнарыннан 20 у...

Казанның «Адымнар» полилингваль мәктәбендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең йомгаклау этабы үткәрелде.

Бөтенроссия бәйгесендә быел Татарстан районнарыннан 20 укытучы һәм Россиянең төбәкләреннән 12 укытучы катнашты. Дүрт көн дәвамында алар дәрес, сыйныф сәгате, методик остаханәләр күрсәтте.
Соңгы турда җиңеп чыккан укытучыларны һәм килгән кунакларны Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сәламләде.

«Бик матур эшләп, шушы этапка килеп җиткәнсез икән, сез барыгыз да – җиңүчеләр. Шушы конкурста катнашырга көч тапканыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Россия, Татарстан күләмендә туган телләргә караш төрле. Минемчә, туган телгә игътибар, ихтирам, нинди генә сәясәт булуга карамастан, иң беренче чиратта гаиләдә туа. Ә без – аны мәктәптә үстерүчеләр, дәвам итүчеләр. Сез, һәрбер гаиләгә барып, әти-әни ролен алмаштыручы кешеләр түгел. Хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбияты укытучысына тагын да катлаулырак. Ничек кенә булмасын, аннан чыгу юлы бар», – дип сөйләде Илсур Һадиуллин.

Йомгаклау этабына Кукмарадан Руслан Гайнанов, Бөгелмәдән Гөлназ Хәйбуллина, Казан шәһәре Яңа Савин районыннан Алинә Шәгәрәева, Саратов өлкәсеннән Роза Ибраһимова, Төмән өлкәсеннән Халидә Кирамова, Киров өлкәсеннән Раилә Батыркаева үтте. Җиңеп чыккан укытучылар жюри әгъзаларының, әти-әни, укучылар һәм чит төбәкләрдәге коллегаларының сорауларына җавап бирде.

Татарстан Республика «Ел укытучысы» бәйгесе җиңүчеләре 24 март көнне «Әкият» курчак театрында үтәчәк тантаналы чарада билгеле булачак.

Фәния Лотфуллина


Фәния Лотфуллина, Альберт Сабир фотолары


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ