Логотип Магариф уку
Цитата:

Инструкция: уку йортына һөҗүм булганда үзеңне ничек тотарга?

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, галимнәр һәм куркынычсызлык өлкәсендәге экспертлар белән берлектә, белем бирү учреждениеләренә кораллы һөҗүм булганда үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында инструкц...

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, галимнәр һәм куркынычсызлык өлкәсендәге экспертлар белән берлектә, белем бирү учреждениеләренә кораллы һөҗүм булганда үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында инструкция эшләгән.
Инструкциядә һөҗүм башланганын ничек аңларга булганлыгы күрсәтелә. Аларны ату, шартлау тавышларыннан белергә була. Әгәр кычкырышлар ишетелсә, коралланган кешеләр күренсә чираттагы күрсәтмәләрне үтәргә кирәк:
– бикләнә торган бүлмәгә качарга;
– әгәр кешеләр кабинетта һәм аудиториядә булса, парта, өстәл, урындыклар һәм башка предметлар ярдәмендә үзеңне капларга;
 – тәрәзәләр һәм ишекләрдән читкә китеп, идәнгә йөзтүбән ятарга;
– 112 телефоны буенча шалтыратырга һәм һөҗүм турында хәбәр итәргә;
– туганнарга һәм дусларга гадәттән тыш хәл турында тыныч кына хәбәр итәргә;
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре килгәч, кулларны күрсәтергә һәм кискен хәрәкәтләр ясамаска. Әгәр алар нәрсәдер эшләргә кушса, аларны һичшиксез үтәргә.
Инструкция быел Казандагы 175 нче гимназиядә һәм Пермь шәһәрендә булган фаҗигадән соң барлыкка килде.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ