Логотип Магариф уку
Цитата:

Интеллектны үстерәбез

Интеллектны үстерәбезКыш көне гаиләгез белән рәхәтләнеп урамда саф һава сулап кергәннән соң, озын-озак кичләрне күңелле китаплар укып та ямьләндерә аласыз. Аннары укыган китапларның эчтәлеген бер-бере...

Интеллектны үстерәбез
Кыш көне гаиләгез белән рәхәтләнеп урамда саф һава сулап кергәннән соң, озын-озак кичләрне күңелле китаплар укып та ямьләндерә аласыз. Аннары укыган китапларның эчтәлеген бер-берегезгә дә сөйләп була. Шулай итеп, сез үзегезнең интеллектыгызны да үстерәчәксез, дөньяга карашыгыз да киңәер.
Әле генә Казан үзәгендә “Полотенце в семь цветов” исемле китапның презентациясе булып узды. Һәм беләсезме, сатуга дип алып килгән китаплар бик тиз арада алынып та бетте. Китапның болай зур кызыксыну уятуы безгә дә бик кызык булды.  Аның серен ачарга дип без сезнең өчен дип, ул китапны укып та чыктык. Рәхәтләнеп укырлык шигырьләр икән. Чын күңелдән тәкъдим итәбез. Татар шагыйрьләренең берсеннән-берсе матур иҗат үрнәкләрен рус балалар шагыйре Борис Вайнер тәрҗемә иткән. Ә рәссам Фәридә Харрасова искиткеч рәсемнәр белән бизәгән.
...Самолёт җирдән аерыла башлагач, Эрик түзмәде, күзләрен ачып, читлегенең читенә үк килеп, тәрәзәгә үрелде.
 –  Уяндыңмыни, кыланчык. Йокламаганыңны белә идем, – дип елмайды Сылу.
Шулчак, Швеция белән саубуллашырга дип, самолётның түгәрәк тәрәзәсеннән урамга караган Эрик шаккатты.Һавада очкан Карлсон елмаеп кул болгый иде. Татарстанга очып киткәндә булса да, ул аны күрде.
– Карлсон, сау бул!!! – дип мияулап куйды Эрик. Бу аның өчен зур могҗиза булды. Ә Карлсон болытлар белән уйный иде. Швеция офык артында югалды. Ә алда Татарстанның башкаласы Казан көтә.
Айсылу Имамиеваның “Швециядән килгән Эрик” китабында Татарстанга хуҗасы Сылу белән күченеп кайткан Эрик исемле песинең маҗаралары языла. Татар дөньясын күреп соклануы да, шаккатуы да кызыклы вакыйгалар эчендә күрсәтелә.
Китапта урын алган икенче повесть бүгенге көн балаларының Интернетка бәйле булулары турында. Азуй белән Рухсыз Интернет кушкан теләсә нинди начарлыкны тормышка ашырырга әзер. Алар белән каршылыкка кергән Аяз исемле малай иң зур сынауны узганда да сынатмый.
Җәйнең тәмен беләсезме? Баллы җиләк, әчкелт карлыган тәмеме ул? Бәлки тозлы диңгез тәме сеңгәндер аңа? Ә иртәнге җил алып килгән өлгергән башак исен бернәрсә белән дә бутап булмый инде. Матур, җылы җәйне кемнәр генә сагынмый икән? Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев шигырьләре тупланган “Тәмле җәй” китабында бу сорауларга җавап табарсыз.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ