Ирек Ризванов: «Уңышлар – эзләнү һәм тырышлык нәтиҗәсе»

Казан абруйлы мәктәпләре, данлыклы педагоглары, сәләтле балалары, фән олимпиадасында җиңүче укучылары һәм югары уку йортларына белем алырга керүче студентларның күплеге белән Россиядәге күп кенә башка калалардан аерылып тора. Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Асаф улы РИЗВАНОВ белән мәгариф өлкәсендәге уңышлар, хәл итәсе мәсьәләләр хакында әңгәмә кордык.

Олимпиада укучыны да, укытучыны да сыный

– Ирек Асафович, мәктәпләр һәм балалар бакчалары тормышы, андагы коллективлар, милли мәгарифне үстерү, белем бирү оешмаларын техник яктан заманча җиһазлау кебек тавык та чүпләп бетерә алмаслык көндәлек эшләр башкаруыгызны күз алдына китерәбез. Кайсына өстенлек бирәсез дип сорау урынсыз булыр. Мәктәпләрнең һәм мәгариф идарәләренең эшчәнлегенә бәяне еллар узгач кына бирергә мөмкин дигән фикер дә яши. Әмма һөнәри бәйгеләрдә уңышка ирешкән педагогларга һәм фән олимпиадаларында югары урыннарга ия булган укучыларга карасаң, бу өлкәдә эшләүчеләрнең уртак хезмәт җимеше мулдан булуын хәзер үк күрәбез. Шуларга киңрәк тукталсагыз иде.

– «Эштә кайсына күбрәк өстенлек бирәсез?» кебек сорауларны чыннан да еш ишетергә туры килә. Әмма аларның берсен дә аерып күрсәтеп булмый. Мәгариф өлкәсендәге һәммә эш мөһим. Дөрес, кайберләренә ел әйләнә һәм көн дә игътибар бирергә кирәк. Башкалабызда 169 – гомум белем бирү оешмасы, 325 – балалар бакчасы, 48 – өстәмә белем бирү учреждениесе бар. Хезмәтебез турыдан-туры шулар эшчәнлеге белән үрелгән.

Фән олимпиадаларына әзерлек һәм аны үткәрү белән бәйле эшчәнлегебез дә ел дәвамында бара. Бу чорда олимпиадаларның мәктәп һәм муниципаль этаплары уза. Региональ һәм Россия күләмендәге бәйгеләрнең йомгаклау нәтиҗәләренә шул вакытта нигез салына, дисәк ялгышмабыз.

Шуларны күздә тотып, олимпиадаларда катнашырга теләүчеләргә барлык шартларны да тудырырга, бәйгеләрне матур итеп оештырырга тырышабыз. Билгеле булганча, Россия күләмендә 24 фәннән һәм республика дәрәҗәсендә 15 предметтан олимпиадалар даими уздырылып килә. Район ярышларында югары бал алганнар муниципаль этапка керә, ә регион күләмендәге олимпиадада җиңгән укучыларга Россия буенча уза торган йомгаклау этабына юллама бирелә. Олимпиадада катнашып, соңгы этапта призлы урын алганнар исә югары уку йортларына имтихансыз кабул ителә. Бу – сәләтле яшьләргә белем баскычыннан күтәрелгәндә зур этәргеч булып тора. Фән олимпиадаларына әзерләгән педагог-остазлар да игътибардан читтә калмый, аларга, кызыксындыру йөзеннән, Казан мэры Илсур Метшинның махсус грантлары тапшырыла, шәһәр башлыгы мәгариф өлкәсенә һәрдаим зур игътибар бирә. Казандагы 2 нче лицей-интернат, Н. Лобачевский исемендәге лицей, 39 нчы мәктәп укытучылары олимпиадаларда иң күп катнашучылар әзерләүчеләр рәтендә. Шунысы куанычлы: әлеге грантларга ия булучылар елдан-ел арта бара: 2019 елда – андый педагоглар 363 булса, узган ел – 430, быел исә 509 укытучыга җитте. Быел укучыларның Бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау этабына иң күп җиңүчеләр һәм призёрлар әзерләүче булып 2 нче лицей-интернат укытучысы Илсур Җиһаншин танылды, аның 17 укучысы шундый уңышка иреште.

RAEX агентлыгы мәгълүматларына караганда, Казандагы 39 нчы мәктәп, 19 нчы гимназия, 131, 177 нче лицейлар, КФУның Н. Лобачевский исемендәге һәм
IT лицейлары, 2 нче лицей-интернат Россиядәге әйдәп баручы югары уку йортларына керүчеләр саны буенча иң яхшы 300 мәктәп исемлегенә кергән.

Башкалабызның 5 нче мәктәбе техник профильдәге иң абруйлы вузларга абитуриентлар җибәрүче 200 мәктәп рәтендә йөри. 131 нче, КФУның Н. Лобачевский исемендәге һәм IT лицейлары Идел буе округындагы мәктәпләрдән Топ-20 арасында һәм елдан-ел үз абруйларын күтәрә баралар.

Казанның техник, медицина һәм социаль-гуманитар юнәлештәге башка кайбер мәктәпләре дә иң яхшы белем бирү учреждениеләре исемлегендә үзләренең лаеклы урыннарын алдылар.

Бәйгеләр балаларны ялыктырамы?

– Узган ел башланган пандемия фән олимпиадаларын үткәрүгә дә үзгәрешләр кертте. Ул соңгы нәтиҗәләргә йогынты ясамый калмагандыр.

– Узган уку елында һәм быелгы чорда 25 предметтан фән олимпиадасы онлайн-форматта узды. Ләкин бәйгеләрдә киеренкелек аңа карап кимемәде: аның нәтиҗәләренә күз салсак, җиңүчеләр саны буенча Казан мәктәпләре Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша.

– Укучылар бәйгеләрдә катнашканда нинди фәннәргә өстенлек бирә?

– Әлбәттә, бәйгеләргә кертелгән предметлар төрле. Математика кебек, төгәл фәннәргә өстенлек бирүчеләр күп. Андый укучыларда структуралы фикерләү камил һәм көчле була. Математиканы элек-электән «фәннәр патшасы» дип атаганнар. Аны белгән бала, химия, физика фәннәрен дә яхшы үзләштереп, бәйгеләрдә призлы урыннарны ала.

Укучылар арасында үз дөньясына бикләнеп, үз даирәсендәгеләр белән генә аралашып яшәүче һәм фәннәрне бик яхшы билгеләренә үзләштереп баручы балалар бар. Әмма алар белемнәренең никадәр тирән һәм багажларының күпмегә саллы икәнен чамалап бетермиләр. Олимпиада һәм башка бәйгеләр мондый укучыларга үз белемнәрен башка балаларныкы белән чагыштырып карарга мөмкинлек бирә. Әгәр дә укучы, анда катнашып, билгеле бер нәтиҗәгә ирешә икән, бу үзе үк аңа алга тагын бер адым ясау өчен кызыксындыру чарасы булып тора.

«Миннән булмас инде ул», – дип, икеләнеп кенә олимпиадада катнашкан укучы да үзенең уңышын күреп, матур бер үҗәтлек белән алдагы бәйгегә әзерләнә. Андый мисаллар олимпиадалар тарихында байтак.

– Төрле бәйгеләрдә еш катнашулар, даими өстәмә укулар балаларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый дигән фикер йөри…

– Киресенчә, баланың башы, аеруча яшь чакта, бөтенесен дә сыйдыра: аңа төрле фәннәрдән белем алу, күп телләр өйрәнү берни тормый. Шунысы кызык: табиб-галимнәр күп телләр белүнең ми үсешенә генә түгел, сәламәтлеккә дә файдасы бар дип исәплиләр. Андый кешеләр өлкәнәйгәч, «альц-
геймер» авыруы белән дә азрак чирли икән. Әгәр башны даими рәвештә эшләтеп тормасак, ул бик зәгыйфь булып калыр иде. Шуңа да укучыларның һәртөрле бәйгеләрдә актив катнашуларын, белем алырга омтылышларын хупларга кирәк.

Туган телне саклау юллары бармы?

– Соңгы вакытта республикабызда телләр өйрәнүгә, аерым алганда туган телебез – татар телен саклау һәм үстерүгә игътибар арта төште. «Адымнар» тибындагы күптелле мәктәпләрдә ул яңача яңгыраш алды.

– «Адымнар» комплексы ул – үзенчәлекле мәктәп. Әле юлның башы гына, алар эшчәнлеге хакында киләчәктә күп язылыр. Бүгенге көндә биредә укучы балалар телләр өйрәнүгә дә, фән олимпиадасында катнашуга да зур көч куялар. Биредә тәҗрибәле һәм көчле укытучылар коллективы тупланган. Киләчәктә андый полилингваль мәктәпләрдән, аерым фәннәрне яхшы үзләштерү белән бергә, олы тормышка берничә тел белгән кызлар һәм егетләр аяк басар, дип өметләнәбез.

Шәһәребездә башка типтагы яңа мәктәпләр дә ачылып тора. Уртак проект буенча аларның һәрберсе 1224 укучыга исәпләнгән. Әмма болар оешкан төбәкләрдә балалар күп булу сәбәпле, аларда берьюлы 1500–1800 гә кадәр укучы белем алырга, кайбер мәктәпләрдә ике сменада укырга мәҗбүрләр. Казанда икенче сменада укучы балалар саны барлык укучыларның 18 процентын тәшкил итә. Сәбәбе ачык: шәһәребез һаман үсә, чит төбәкләрдән килеп төпләнүчеләр дә байтак, яшь гаиләләр дә артып тора. Шулай булгач, әле тагын өч «Адымнар»нар комплексы төзелгәндә дә алар шыгрым тулыр иде. Гомумән, бу республика һәм ил күләмендәге проблема, аны хәл итү юнәлешендә эзлекле эш алып барыла.

– Ана телебезне саклау һәм үстерү юнәлешендә тагын нинди эшләр башкарыла?

– Шәһәр мохите милли телләрдә сөйләшү, аралашуны кыса төшә, әлбәттә. «Мондый шартларда телебезне саклап калуда тагын нинди алымнар бар соң?» – дигән сорауны үзара еш бирәбез. Шуңа җавап табу йөзеннән, милли мәгарифкә җаваплы җитәкчеләр, белгечләр һәм татар теле укытучылары катнашында махсус семинарлар уздыра башладык. Анда 15–20 минутлык чыгышлар, мастер-класслар күрсәтелә, презентацияләр оештырыла. Бу тәҗрибә шуны күрсәтте: укытучының дәресләре кызыклы һәм заманча булганда, укучылар ул фән белән кызыксына, дәресләргә теләп һәм әзерлек белән йөри. Әлеге семинарларда чит дәүләтләрдә яшәп, татар телен саклау юнәлешендә эшләүче милләттәшләребез һәм чит ил вәкилләре дә онлайн катнаша. Япония, Канада да яшәүче милләттәшләребезнең һәм тел белгечләренең фикерләре бик кызыклы. Әйтик, Япониядән Йота Хишикамо безнең белән татар телендә аралашты, ул Токио университетында татар телекурслары алып бара. Махсус дәреслекләр дә эшләгән, татар телен өйрәтүнең яңа ысулларын тәкъдим итә. Канадада яшәүче татарлар да ана телен өйрәнү һәм саклап калуның үзләренә хас формаларын тапканнар, алар да үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Ирландиядән Казанга кунакта килгән укытучы безнең белән очрашу вакытында телне саклау юнәлешендәге эшчәнлекләре хакында сөйләгән иде. Бөекбританиянең бер өлеше булган Ирландиядә, безнең республикадагы кебек, ике тел – инглиз һәм ирланд телләре дәүләт теле санала. Әмма озак вакытлар буе инглиз теленә өстенлек бирелеп килгәнлектән, икенче тел кысрыклана төшкән. Биредә дә милли телне өйрәтүнең кызыклы чараларын тапканнар һәм бу юнәлештә матур гына эшләп киләләр. Аларның укыту-өйрәтү эшчәнлегеннән безгә дә кайбер алымнарны өйрәнү мөмкинлеге бар.

Республикабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак, башкалабызда да бик күп күркәм чаралар уздырылды. Аның нәтиҗәсе дә сөендерә. Россия киңлекләрендә җәелеп яшәүче милләттәшләребез ана телебезне саклауга үз өлешләрен кертерләр, без аларга ярдәмебезне күрсәтергә тиеш. Һәм бу юнәлештә дә матур гына эшләп киләбез.

Күрше Башкортстанда да бик күп милләттәшләребез гомер кичерә. Без татар һәм башкортны ике кардәш халыклар дип беләбез һәм бердәм төрки дөньяның вәкилләре буларак карыйбыз. Кардәш дигән сүзгә тирән мәгънә салынган. Безнең күңелләрдә фәкать туганлык хисләре булырга тиеш. Әлбәттә, тату һәм бердәм яшәүнең нигезе гаиләдә һәм мәктәптә салына. Татарстан бу яктан караганда, Россиядәге башка төбәкләргә үрнәк булып тора. Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ватаныбызда милләтара татулыкны, туган телләрне саклау һәм үстерүгә зур игътибар бирә. Аның ут күршеләр белән туганнарча аралашуы да – һәммәбезгә үрнәк.

– Сез үзегез дә, Ирек Асафович, бәйгеләрдә катнашып, югары баскычларга күтәрелгән һәм берничә телдә иркен аралашучы педагог-җитәкче. Глобальләшү шартларында төрле телләр өйрәнмәүне, һич югында бер чит телне белмәүне яшьләр сәерсенеп кабул итә. Казан мәктәпләрендә туган телләр белән беррәттән чит тел-
ләр укытуга да зур игътибар бирә.

– Туган телгә мәхәббәтне үзем гаиләдә үк алдым. Татар гуманитар-педагогика институтында инглиз һәм төрек телләрен өйрәндем. Эшемдә әлеге телләрне өйрәнүемнең кирәклеген тоям. Коллегаларым белән татарча да, русча да аралашам. Инглиз теле ул – дөнья күләмендә кабул ителгән һәм күп халыкларның уртак аралашу теле. Шунысын да әйтик: дөньядагы бөтен фәнни хезмәтләрнең 80 проценты инглиз телендә язылган. Димәк, инглиз телен белмәсәң, үзара аралаша алмыйсың, фән юлында өстәмә киртәләр барлыкка килә дигән сүз. Ягъни телләрне өйрәнүгә ихтыяҗ, билгеле бер мохит булырга тиеш. Шундый очракта гына телләрне өйрәнүгә кызыксыну барлыкка киләчәк.

– Чит телләрне өйрәнү турында сөйләшкәндә, Казандагы 122 нче гимназиянең инглиз теле укытучысы Мария Голованованың «Россия ел укытучысы – 2021» конкурсында лауреат булуын искә төшермичә булмый. Казанлылар арасыннан бу рәвешле уңышка ирешүчеләр узган елларда да бар иде, әлбәттә. Алар үзләре остаз булгач та, башкаларга ярдәм итеп һәм яшьләргә үрнәк булып торалармы?

– Чыннан да, бу – Мария Голованованың зур җиңүе, һәм ул – һәммәбез өчен уртак шатлык. Аннан алдагы елларда да «Россия ел укытучысы» конкурсында катнашып, югары дәрәҗәдәге бишлеккә кергән коллегаларыбыз булды. Әйтик, 2017 елда Алмаз Хәмидуллин, 2019 елда Наил Мирсәетов, шундый зур уңышка ирешеп, үзләре бүгенге көндә яшь буын талантларын әзерләүгә зур өлеш кертәләр.

Казандагы 2 нче лицей-интернатның математика укытучысы, хәзерге вакытта яңа ачылган һәм «Унбер» дип аталган, лицей директоры Алмаз Хәмидуллин әле дә булса үзенең уңышлары белән безне сокландыра. Ул «Global Teacher Prize – 2021» Халыкара конкурсында финалга чыккан 50 конкурсант арасында Россиядән бердәнбер вәкил булды.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: Казан шәһәре мәгариф идарәсе, лицей һәм мәктәпләребездә укучыларга төпле белем бирү белән беррәттән, аларның киләчәге турында да кайгырта. Уй-теләкләребез, максатларыбыз бер. Моның өчен ата-аналар, укучылар һәм коллегалар белән уртак тел табып эшлибез.

Әңгәмәдәш – Альберт САБИР

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.