Иске Шәйморза мәктәбенә кайту

Узган шимбәдә моннан 55 ел элек Чүпрәле районының Иске Шәйморза урта мәктәбен тәмамлаучылар авылның мәдәният йортына җыелды.

1966 елда Иске Шәйморза урта мәктәбен 250 укучы тәмамлаган иде, һәм алар шул вакыттагы туган ил киңлекләренә үз белемнәрен арттырырга, тормыш итәргә таралды. Тормыш исә куаныч-мәшәкатьләре белән үз көенә ага торды, җәмгыять зур үзгәрешләр кичерде. Билгеле булганча, узган 55 ел эчендә туган мәктәпләре бусагасын моңарчы бер тапкыр да атлап кермәүчеләр дә, элеккеге сыйныфташлары белән әлегә кадәр хәбәрдар булмаучылар да бар. Бу очрашу менә шул бушлыкны тулыландырырга да ярдәм итте.

Иске Шәйморза мәктәбе – бай тарихлы, белем һәм тәрбиянең үрелеп барырга тиешлеген тирән аңлап эш иткән, республика күләмендәге данлы коллектив. Шәйморзалылар тәҗрибәсе республика белем учакларында да киң кулланыш таба. Иске Шәйморзада киң профильле мәктәп ачылуга исә бер га­сырдан артык.

Хәзерге мәктәпне, без укыган  чактагы белән һич кенә дә чагыштырып булмый. Ул иркен, төзек, заманча. Мәктәп белем бирүдә, элеккечә үк, мак­таулылар рәтендә. Укучылары төрле рангтагы олимпиадаларда, конкурс, конференцияләрдә актив катнаша һәм призлы урыннарны яулыйлар. Мәктәпкә капиталь ремонт ясалган. 24 бүлмәдә, спорт залында, китапханәдә, ашханәдә эш өчен барлык шартлар да тудырылган, шактый зур өйрәнү-тәҗрибә участогы да балаларга белемнәрен гамәли рәвештә алырга булыша. Дүрт сыйныф бүлмәсе интерактив такталар, мультипроекторлар белән җиһазландырылган. Биредә, безнең заманга охшаш рәвештә, автомобиль йөртү таныклыгы алу мөмкинлеге дә бар икән. Ул вакытта без бу мәктәптән булачак механизаторлар таныклыгы алып чыккан идек. Элеккеге укучылар әлеге яңалыклар белән бик җентекләп, кызыксынып таныштылар һәм шатлыкларын да яшермәделәр. Чөнки җиз кыңгырау чыңы безнең күңелләрдә әле һаман да яңгырый сыман.

Әлбәттә, мәктәп белән даими элемтәдә булучылар – заманында 10 «А» классында белем алучылар. Соңгы дәвердә 11 «А» сыйныфы да бер-берләре белән тыгыз элемтә урнаштырдылар. Алар да соңгы вакытларда һәр биш ел саен очрашып, хәл-әхвәл белешеп, мөмкин булганча, бер-берсенә ярдәмләшеп  гомер итәләр. Биредә барлык электәге укучыларны җыйнаучы, аларны оештыручы уңган шәхес, фән докторы, профессор, «Татптицепром» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Марс Шәриф улы Алиев төп рольне башкарды.

Ул 1966 елда урта белем алучы барлык укучыларны очрашуын оештырырга кирәк, дигән фикергә килә. Тәкъдим мәктәп һәм район җитәкчелеге тарафыннан хуплана. Очрашуга шактый гына укучылар кайткан иде. Бакыйлыкка күчүчеләр дә байтак, аларны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Иң мөһиме: берәү дә битараф калмады. Егет-кызларны белемле иткән Камил Лотфуллин, Миңнеруй Камалова, Лидия Петровна Николаева үз укучылары арасында булдылар. Алар да нык шатланды. Элеккеге укучылары исә, укытучыларның таза-сау гомер итүләренә куанып, аларга олы рәхмәтләрен җиткерә алуларына сөенде. Очрашу менә шушы мизгелләре белән гомергә истә калыр.

Мәктәп еллары һәрберебез өчен дә кадерле, яшь олыгая барган саен, ул чор хәтердә бик еш яңара. «Кыңгыраулы мәктәп еллары» җыентыгына кергән язмалар үземне дә яшүсмер чорыма алып кайтты, киләчәккә яшәү өмете уятты. Әлбәттә, җыентык белән танышкан һәркем шундый ук хисләр кичергәндер, дип уйлыйм.

Җыентыкны әзерләүдә башлап йөрүче, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән шәхес, җитәкче һәм галим Марс Шәриф улы Алиев булды. Ул мораль һәм матди яктан да әлеге басманы нәшер итүгә бик зур өлеш кертте. «Кыңгыраулы мәктәп еллары» җыентыгында 1966 елда Иске Шәйморза урта мәктәбен тәмамлаучыларның 55 ел дәверендә туплаган истәлекләре, хәтер-хатирәләре, өмет-хыяллары чагыла. Үз чиратында әлеге җыентык киләчәк буыннар өчен дә тәрбияви, олы мирас булып калачак.

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,
педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.