Логотип Магариф уку
Цитата:

Иске Татар бистәсендә «Рамазан фест»

Ураза гаете көнендә, 21 нче апрельдә, Казанның Иске Татар бистәсендә «Рамазан фест» узачак. Ул мөселманнар өчен изге Рамазан аеның тәмамлануына багышлана, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге...

Ураза гаете көнендә, 21 нче апрельдә, Казанның Иске Татар бистәсендә «Рамазан фест» узачак. Ул мөселманнар өчен изге Рамазан аеның тәмамлануына багышлана, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.
Бәйрәм мәйданчыгы Каюм Насыйри урамында ачылачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен төрле программа әзерләнгән: концерт, милли эчемлекләр белән кулинар һәм бармен-шоу, милли кием тегү буенча һөнәрчеләр һәм осталар күргәзмәсе, халык уеннары, мастер-класслар. Программаның иң күренекле өлеше Виктор Добрынядан махсус көч кулланып ясала торган номерлар булачак, ә кичә лазер һәм яктылык тамашасы белән тәмамланачак. Яшь кунакларның күңелен аниматорлар ачачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ