Логотип Магариф уку
Цитата:

«Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесе игълан ителде

Бөтендөнья татар конгрессы республика Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештыра.Әлеге чараны уздыруның максатлары булып Россия  төбәкләрен...

Бөтендөнья татар конгрессы республика Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештыра.


Әлеге чараны уздыруның максатлары булып Россия  төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнен ижади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру.


муса


Конкурс түбәнгәдәге номинацияләр буенча үткәрелә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. 



  • М.Җәлил әсәрен татар телендә башкару (тулысынча яки өзек)

  • М.Җәлил әсәрен рус телендә башкару

  • М.Җәлил дөнья телләрендә

  • Җәлил турында

  • Яшь җәлилчеләр

  • Сынлы сәнгать

  • М.Җәлил исеме белән бәйле урыннар буенча читтән торып экскурсия


Бәйгедә 3тән алып 25 яшькә кадәр булган һәркем катнаша ала. Финал 2019 елның 15 нче февраленә билгеләнгән. Барлык катнашучыларга таныклык каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ