Күзләрне балачактан саклыйк

Бүгенге көндә балаларның кечкенәдән үк күз күреме начараюы гадәти хәлгә әверелеп бара. Һәр ике баланың берсендә – күзлек яки линза. Киресенчә, яхшы күргәннәргә гаҗәпләнеп карыйлар. Янәсе, «Ничек шулай күрү сәләтен саклап кала алдың?» Биш-алты яшьлек бала да телефон-планшетларны олылардан яхшырак белә. Гаджетлардан бөтенләй баш тарту мөмкин түгел. Әмма күз авыруларын кисәтү өчен, билгеле бер чаралар күрү кирәк. Бу хакта күз табибы, Республика балалар клиник хастаханәсенең «Азино» балалар сырхауханәсенең консультатив-диагностика бүлеге мөдире Шәйдулатова Диләрә Ринат кызы белән сөйләштек.

Миопия, гиперметропия.

Исемнәре ни тора?!

Статистик мәгълүматларга караганда, балалар арасында күз авырулары белән табибка мөрәҗәгать итүчеләр саны елдан-ел арта. «Моның төп сәбәбе – рефракциянең, ягъни күзнең оптик системасының бозылуы, – ди Диләрә Ринат кызы. – Мәктәп укучыларында ул миопия (ерактан күрмәү) булса, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда исә – югары дәрәҗәдәге гипер-
метропия (якыннан күрмәү) һәм шуның белән бәйле
амблиопия, кылый күзлелек, тумыштан килгән ерактан күрмәүчәнлек, яңа туган сабыйларда дакриоцис-
тит (яшь капчыгы ялкынсыну) күзәтелергә мөмкин. Шулай ук конъюктивит кебек инфекцион авырулар очрагында да әти-әни, иң беренче чиратта, баласын күз табибына алып бара».

Табиб әйтүенчә, соңгы елларда мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларда күзнең рефракциясе бозылу арткан. Мәктәп укучылары арасында миопия – бүгенге көндә зур бәла. Әгәр ерактан күрмәү башлангыч сыйныф укучыларының  30 процентында диярлек булса, 9-11 сыйныфларда ул 70-80 процентны тәшкил итә. Әлеге авыру күз алмасының озынча формага керүе белән бәйле. Нәтиҗәдә, сурәт челтәр катлауда фокуслашмый, һәм бала ерактан начар күрә башлый.

Барысы да әлеге күз авыруының көчәю тизлегеннән тора. Әгәр елына 1 диоптриядән дә артык үсә торган, тиз көчәючән миопияне дәваламасаң, бу җитди өзлегүләргә – күз төбенең дистрофик үзгәрешләренә китерергә мөмкин. Бу очракта авыруга өлешчә сукыр калу куркынычы яный, шуңа күрә ерактан күрмәүче балаларның күрү сәләтен мөмкин кадәр иртәрәк стабильләштерергә кирәк.

Астигматизм, кылый күзлелек, амблиопия, якыннан күрмәү кебек авырулар да очрый балаларда, әмма миопия кебек үк киң таралмаган. Күп очракта алар тумыштан ук килә.

Кайчан табибка барырга?

«Күз авыруларын кисәтү өчен, баланы белгечкә ел саен күрсәтеп торырга кирәк, – ди табибә. – 1 айлык вакытта без балаларда тумыштан килгән авыруларның бармы-юкмы икәнлеген ачыклыйбыз. Ә 1 яшьтә күзнең рефракциясен тикшерәбез. Әгәр тайпылышлар булуы ачыклана икән, күзлек коррекциясе билгелибез. 3 яшьтә күрү үткенлеге тикшерелә. Әгәр ул күзлек коррекциясе була торып та начарланган икән, аппаратлы дәвалау билгеләнә.

Шулай ук мәктәпкә укырга керер алдыннан да табиб баланың күрү үткенлеген билгели, дәвалау нәтиҗәләрен бәяләп, уку периодына файдалану өчен киңәшләр бирә. Әгәр авырулар булуы ачыкланса, килеп йөрү өчен баланың шәхси графигы төзелә, һәм дәвалану курсы билгеләнә. Кагыйдә буларак, без күз күременең алга таба да начарлануын туктатырга мөмкинлек бирә торган заманча магнит терапиясе, лазер ярдәмендә стимуляцияләү, аккомодациягә күнекмә ясау (тренировка аккомодации) аппаратлары кебек заманча технологияләр кулланабыз».

Кызыл җиләк-җимеш ашагыз

– Иң беренче чиратта, гаджетларның зыяны турында искә төшерәсе килә, – ди табибә. – Бүгенге көндә балалар яшьтән үк смартфон, планшет, ноут-
буклар белән кызыксына. Бер яктан, бу аларга белем алу өчен өстәмә мөмкинлекләр бирә. Әмма ата-анага балаларының виртуаль дөньяда булу вакытын чикләргә кирәк. Шуны истә тоту мөһим: экран һәм сурәт никадәр кечерәк булган саен, күзгә ясалган йөкләнеш шулкадәр зуррак. Зыянлылык дәрәҗәсе буенча беренче урында телефон тора. Бала аны уку яки уен уйнау өчен кулланмасын. Ул үзенә кирәкле мәгълүматны олырак гаджетлардан – компьютер яки ноутбуклардан алырга мөмкин.

Балаларны шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып баруга җәлеп итәргә кирәк. Саф һавада аз булган һәм физик йөкләнеш алмаган балаларга ерактан күрмәү куркынычы яный.

Туклануга да игътибар бирү мөһим: күрү органнарының эшчәнлеге күбесенчә без кабул иткән микро-
элементларга бәйле. Фастфудны азрак, ә яшелчә, җиләк-җимешне күбрәк ашарга кирәк. Мәсәлән, күз өчен файдалы булган бета-каротинга кишер, яшел үләннәр (мәсәлән, шпинат) бай. Шунысы мөһим:
бета-каротин майлар белән генә үзләштерелә.

Гомумән, күзләр өчен бик күп ризык файдалы. Моңа диңгез балыгы, ит, сөт ризыклары, лютеинга бай кызгылт-сары һәм кызыл җиләк-җимеш, яшелчәләр керә. Туклану рационын шулай ук даими рәвештә күз өчен витаминнар белән тулыландырып торырга мөмкин.

Вакыт-вакыт баланың күрү сәләте белән кызыксынып, аңа түбәндәге сорауларны бирергә кирәк: тактада язылганны яхшы күрәме? Туры утырамы? Нинди очракларда күзен кысып карый, һәм бу еш күзәтеләме?

Нормадан нинди генә тайпылыш булса да, әти-
әниләр, сагаеп, офтальмологка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Авыруны беренчел стадиядә кисәтү – балага яхшы күрү сәләтен саклап калу мөмкинлеген бүләк итү дигән сүз ул.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.