Логотип Магариф уку
Цитата:

Каешыңны эләктер!

Татарстан автомобиль юлларында видеофиксация камералары машина йөртүчеләрне саклык каешларын эләктермәгән өчен штрафка тарта башлады — 1 июльдән 815 кеше 1000 сумлык штраф алган инде.Шунысы кызык, яңа...

Татарстан автомобиль юлларында видеофиксация камералары машина йөртүчеләрне саклык каешларын эләктермәгән өчен штрафка тарта башлады — 1 июльдән 815 кеше 1000 сумлык штраф алган инде.
Шунысы кызык, яңа комплекслар машина йөртүчедә генә түгел, пассажирларда да куркынычсызлык каешының булмавын ачыкларга мөмкинлек бирә. Әмма, хәтта камералар каешларны пассажирларда гына күрсә дә, моның өчен бары машина йөртүчене генә штрафка тартачаклар.
Әлегә яңа функциягә ике камера гына ия: М7 трассасының Казан — Уфа киселешендә һәм Казан — Оренбург трассасында. Киләчәктә аларның саны артачак кына.
Чыганак: tatnews.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ