Логотип Магариф уку
Цитата:

Кама Аланы кызы олимпиадада алтын медаль алган

Кама Аланында туып-үсеп, Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, «Волонтер-медиклар» хәрәкәтендә катнашучы Ләйсән Сибгатуллина «Стоматология» юнәлеше буенча «Мин — профессионал» олимпиада...

Кама Аланында туып-үсеп, Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, «Волонтер-медиклар» хәрәкәтендә катнашучы Ләйсән Сибгатуллина «Стоматология» юнәлеше буенча «Мин — профессионал» олимпиадасында алтын медаль яулаган.
Киләчәктә кыз ординатурада укырга планлаштыра, ә яуланган медаль баллары аңа бюджет урынына керергә ярдәм итәргә тиеш. Шулай ук Ләйсән зур профильле компаниядә стажировка узу мөмкинлеге дә алган. Бу хакта «Республика Татарстан» басмасына сылтама белән Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә.
Ләйсән Сибгатуллина олимпиадада катнашырга теләк белдерүчеләрнең үз-үзләренә ышанып, максатларына ирешүләрен тели.
Чыганак: Татар-информ

Фото: https://tat.e-nkama.ru/ 

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ