Логотип Магариф уку
Цитата:

Каникулда мәктәбебез «йокламый»

Укучыларның көтеп алган язгы каникулы башланды. «Ура!» кычкырып, мәктәптән кайтып киткән укучыларны күреп, без, укытучы халкы да, бер мәлгә җиңел сулап куйгандай булдык. Юк, укучылардан «котылдык» дип...

Укучыларның көтеп алган язгы каникулы башланды. «Ура!» кычкырып, мәктәптән кайтып киткән укучыларны күреп, без, укытучы халкы да, бер мәлгә җиңел сулап куйгандай булдык. Юк, укучылардан «котылдык» дип түгел, ә, бәлки, иркенләп башка төрле иҗади эшләү өчен вакыт барлыкка килде дип.
Язгы каникул чорында мәктәбебезнең һәр укучысы үзе өчен шөгыль таба ала: IX, XI сыйныф укучылары өчен имтиханнарга әзерлектә  ярдәм оештырыла, IV – VII сыйныф укучылары исә апрель аенда узачак Бөтенроссия тикшерү эшләренә әзерләнә ала. III сыйныф укучылары математика, татар теле, рус теле, инглиз теле буенча район олимпиадасында көч сынашачаклар. Шулай ук V – VI сыйныф укучылары математика буенча «Домино» зиһен уенында катнашачаклар. 27 март көнне Чаллы шәһәрендә узачак «Пушкин укулары» дип аталган Бөтенроссия ачык конкурста катнашачак укучыларыбызга да уңышлар телибез.

Болар өстенә укучыларыбыз район беренчелегенә булган мини-футбол ярышында көч сынашачаклар, волейбол буенча «Өметләр старты» дип аталган укучылар Спартакиадасына әзерләнәчәкләр. Урта сыйныф укучылары өчен «Лагуна» йөзү бассейнына бару планлаштырылды. Түбән сыйныф укучылары өчен «Күңелле стартлар», «Балалар китабы атналыгы» кысаларында төрле чаралар әзерләнде. Уку елы дәверендә эшләп килгән «Туган якны өйрәнү», «Чүлмәк ясау серләре», «Спорт уеннары» өстәмә белем бирү оешмалары да эшчәнлекләрен расписание буенча дәвам иттерә.

Каникулны, кеше тормышының теләсә кайсы чоры кебек үк, файдалы һәм кызык итеп үткәрү – безнең төп максатыбыз. Тере аралашу, күңелең теләгән әсәрне уку, спорт белән шөгыльләнү көннәр буе компьютер, телефон артында утыруга караганда күпкә файдалырак булыр!

Гөлназ ИСКӘНДӘРОВА,


Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ