Каникулларның графигы билгеле
Әле яңа уку елы башланырга ике атналап вакыт бар. Шулай булса да 2023/2024 нче уку елына укучылар өчен каникулларның кайчанрак буласы мәгълүм булды. Гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчелеге Мәгари...
Әле яңа уку елы башланырга ике атналап вакыт бар. Шулай булса да 2023/2024 нче уку елына укучылар өчен каникулларның кайчанрак буласы мәгълүм булды. Гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчелеге Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдимнәренә таянып, каникуллар расписаниесен мөстәкыйль рәвештә үзләренчә билгеләргә мөмкиннәр.
Ә министрлык тәкъдимнәренә килгәндә, уку елы дүрт чиректән торган мәктәпләр өчен каникуллар түбәндәге вакытларда булачак:
Ә инде уку елы өч семестрдан торган мәктәп укучылары өчен каникуллар түбәндәге вакытларда булачак:
Күңелле һәм файдалы яллар насыйп булсын һәркайсыгызга!
Ә министрлык тәкъдимнәренә килгәндә, уку елы дүрт чиректән торган мәктәпләр өчен каникуллар түбәндәге вакытларда булачак:
- көзге каникул 30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр;
- кышкы каникул 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр;
- 1 нче сыйныф укучылары өчен кышкы каникул 19 февральдән 25 февральгә кадәр;
- язгы каникул 25 марттан 31 мартка кадәр;
- җәйге каникул 25 майдан 31 августка кадәр.
Ә инде уку елы өч семестрдан торган мәктәп укучылары өчен каникуллар түбәндәге вакытларда булачак:
- көзге каникул 9 октябрьдән 15 октябрьгә, 20 ноябрьдән 26 ноябрьгә кадәр;
- кышкы каникул 1 гыйнвардан 8 гыйнварга, 19 февральдән 25 февральгә кадәр;
- язгы каникул 8 апрельдән14 апрельгә кадәр;
- җәйге каникул 8 июньнән 31 августка кадәр.
Күңелле һәм файдалы яллар насыйп булсын һәркайсыгызга!
Комментарийлар