Логотип Магариф уку
Цитата:

Кара карлыганнан желе рецепты

«Яшел Үзән» газетасыннан кара карлыганнан желе рецептын тәкъдим итәбез.Желе өчен барысын да стаканлап үлчәгез.Желе өчен 10 стакан карлыган, 4 стакан су, 14 стакан шикәр комы кирәк.Юып, чистартылг...

«Яшел Үзән» газетасыннан кара карлыганнан желе рецептын тәкъдим итәбез.
Желе өчен барысын да стаканлап үлчәгез.
Желе өчен 10 стакан карлыган, 4 стакан су, 14 стакан шикәр комы кирәк.
Юып, чистартылган карлыган өстенә су салып, уртача утта кайнатып чыгарырга һәм 7 минут пешерергә. Аннары шикәр комын да кушып, тагын 5 минут кайнатырга. Шуның белән желе әзер.
Стерильләштерелгән банкаларга тутырып капкач ябып куярга. Суынганнан соң кайнатма желе сыйфатына керәчәк.
Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче Гөлнара Галимуллинадан кара карлыгыннан бөтен килеш варенье кайнату рецепты.
Кайнатма өчен 2 кг кара карлыган, 2 стакан су, 3 кг шикәр комы кирәк була.
Кара карлыганны суга салып 15 минут кайнатып алырга, сүндерергә. Кайнатмага шикәр комы салырга һәм эрегәнче 10 минут чамасы болгатырга, Кайнар килеш банкаларга тутырырга, кайнатма суынгач капкачын капларга.
Чыганак: Интертат.ру

Фото: pixabay

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ