Карауҗадан Күк баба оныгы

Татарча көрәш буенча  Россия  чемпионы, каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә үткәрелүче турнирның 1977  ел чемпионы,  унбиш тапкыр Татарстан  район Сабантуйларының абсолют батыры,  күп тапкырлар үз авырлыгында батыр калган якташыбыз, РСФСРның атказанган спорт  остасы Фәрит Шәйхетдиновның исеме көрәш сөючеләргә яхшы таныш. Яшел Үзән районының Олы Карауҗа авылында крестьян  гаиләсендә туган егет борынгы көрәшчеләр нәселеннән булып чыкты. Спортта туплаган бай тәҗрибәсен яшь буынга түкми-чәчми тапшыруда бөтен көчен куя ул.

Татарча көрәш буенча тугыз ел дәвамында – Татарстан, җиде ел   Россия җыелма командаларының  баш тренеры була. Ул җитәкләгән Татарстан һәм Россия җыелма командалары ил һәм дөнья буенча уздырылган бәйгеләрдә  дәрәҗәле урыннар, шәхсән Фәрит Шәйхетдинов әзерләгән алты көрәшче дөнья чемпионы исемен яулый. Хәзер Фәрит Сәгытдин улы – Татарстанда Сумо көрәше президенты. Ул әзерләгән сумочылар арасында Россия  чемпионатларында призлы урыннар, Европа чемпионаты һәм беренчелегенә уздырылган ярышларда чемпион исемен һәм призлы урыннар яулаган егермегә якын  спорт остасы һәм халыкара класслы спорт осталары бар. 

Яшәү мәгънәсенә әйләнгән көрәш

«Ак Барс» көрәш сарае ачылганнан бирле директорның беренче урынбасары булып эшләүче Фәрит абыйның эш кабинетында дүрт сәгатьтән артык   сөйләшеп утырдык, дисәм, дөреслеккә туры килер микән, чөнки  телефон бер минут та тынып тормады.  Шул арада әледән-әле киңәш сорап кергән яшь спортчыларның проблемаларын чишәргә дә вакыт таба, киңәшләрен дә бирә. Әмма  мин күргән кадәресе  тынгысызлыкның  баласы гына булган икән әле. Көрәш сараеның фитнес-клуб-
лар  урнашкан  ягына көн саен җиде мең  кеше үзенең сәламәтлеген ныгытырга йөри. Икенче ягында өч меңнән артыгы спорт белән шөгыльләнә.  Процедуралар барган  яки күнегүләр ясаган  вакытларда бернинди проблема туарга тиеш түгел. Ял көннәрендә республика яки Россия буенча төрле чемпионатлар, спорт турнирлары уздырыла. Берсе  тәмамлануга, икенчесе башланып китә. Еш кына ярыш мәйданнарын яңа бәйгегә әзерләгән арада, төн узганы да сизелми. Кая ул өйгә кайту  турында уйлау. Унике ел дәвамында әнә шулай алны-ялны белми яраткан хезмәтендә  спорт остасы.  Тормышын башкача  күз алдына да китерә алмый Фәрит абый.  Әлбәттә, көрәш сарае хуҗалыгындагы һәр тармакның өзеклеккә юл куймыйча уңышка ирешүендә, спорт командаларының җиңү казануларында   көрәш сарае директоры Айрат Фәрхетдин улы Гайнетдиновның төпле җитәкче, оста менеджер булуы аерым әһәмияткә ия.

Ата васыяте

– Без үскәндә, бер генә авыл малае да профессиональ көрәшче булырга хыялланмагандыр, – дип башлады әңгәмәсен заманында  бик күп Сабантуй тәкәләрен киң җилкәләренә салган атаклы көрәшче. – Аңа  Сабан туе җитәр алдыннан шөгыльләнә торган спорт төре итеп кенә карый идек. Күршедә яшәүче Мәгъсүм абый шундый иде. Ул, Сабан туе җитәр алдыннан, урамда йөргән үсмерләрне җыеп, болынга алып төшә дә, түгәрәк ясап, башта безне  көрәштерә, аннары җиңгәннәр белән үзе көрәшә торган иде. Миңа да ошап китте бу. Кышын  дус малайларны җыям да, кар өстендә аркадан тир акканчы көрәшәбез. Җәен болында тәгәрәшәбез.  Уразлы Сабан туенда алты-җиде малайны екканым истә калган. Җиңгәнгә бирелгән пешкән тавык йомыркаларын майкага төрдем дә өйгә таба очтым.   Кайткач,  дәү әниемне  сөендерим дип, майканы чишеп җибәрсәм, исем китте: бөтен йомыркалар юлда кайтканда ватылып, изелеп боткага әйләнеп беткән.  Сөмсерем коелса да, дәү әнием борчылмаска кушты. Әтиләр мәйданнан кайтышка, ул өстәлгә бер таба йомырка пешереп куйды. «Менә улыгыз Фәритнең көрәштә җиңгән өчен алган  бүләге», – диде ул әти белән әнигә. И, куана-куана сыйландылар соң! Шул чагында әтиемнең: «Улым, мин ил иминлеген саклап көрәштем, син тормыш матурлыгы өчен көрәш», – дигән сүзләрен ничә еллар  васыяте итеп саклыйм…

…Әтисе Сәгытдингә, шулай ук аның ике абыйсы Гарәфетдин белән Минһаҗга Бөек Ватан сугышы кырында кулга корал алып көрәшергә туры килә. 16 яшендә сугышка киткән егет бер елдан каты яраланып, өенә җибәрелә. Сабантуйларында башка көрәшә алмый Сәгытдин. Гарәфетдин белән Минһаҗ сугышның беренче көннәрендә үк һәлак була. Көрәшче Минһаҗ сугыш алдыннан гына өйләнгән була. Хатыны Оркыя кызы Фәниянең тууын иренең үлү турында кайгылы хәбәре килгәннән соң да җиде ай көтә әле. Каенаталары, алты ел бер түбә астында яшәгәннән соң гына (уллары кайтуына өметләре өзелгәч), яраткан киленнәрен Солтан атлы егеткә зурлап кияүгә бирәләр. Оркыя апа үләр алдыннан гына иренең өр-яңа килеш күкрәк турында саклаган фотосын Фәриткә тапшыра. Нинди генә көрәш мәйданнарында сынамый язмыш кешене!

Көтелмәгән тәкъдим

Фәрит абый белән кабат  Сабантуйлы  мәктәп елларына әйләнеп кайттык.

– Гомеремдә дә онытасым юк, – дип, ул тагын  мине күңел түрендәге хәтер сукмагыннан алып китте. – 1971 елның кояшлы 26 июне иде. Карауҗа урта мәктәбен тәмамлау уңаеннан, безнең сыйныфны кичен чыгарылыш кичәсе көтә. Әмма аннан да мөһимрәге: Карауҗа яшелчә совхозыннан кала (совет  бәйрәме булмаганга күрә, бездә Сабантуйлар узмый иде), бөтен тирә-як авыллар   Сабан туен бәйрәм итә иде.   Әнәс абый белән Брикетныйдагы Сабан туена барырга булдык. Гер күтәрү  ярышында ике потлы герне 29 тапкыр күтәргәннән соң  (бу күрсәткече өчен аңа 3 нче урын бирелә. – И.Н.), көрәш карарга мәйданга кердек.

– Әйдә, көрәшергә чык, – диде миңа абыем. Аның көтелмәгән тәкъдименнән каушап киттем.

– Юк ла, – дидем ни дияргә белмичә, – мин бит гер күтәрергә генә килдем.

Ә үземә бу сүзләрне әйтергә шундый уңайсыз иде.

– Куркасыңмыни? – диде  шулчак абый, җитдиләнеп.

Шунда үзем дә сизмәстән мәйданга атладым. Кулыма Сабан туе сөлгесен ураганда, беләкләремә әйтеп бетергесез көч килүен тойдым. Рәттән биш-алты егетне аркасына салгач, хөкемдарлар мине көрәштән туктатты. Бераз ял иткәч,  тагын сөлге алдым. Тагын өч егет җиргә мәтәлде.

Яшьләр арасында батыр итеп игълан иткәч кенә аңыма килдем. Әнәс абыйның мине Брикетный Сабан туена  көрәштә сынарга махсус алып килүе икән. Брикетный авылы Сабан туе йөрәгемдә чын көрәшче дәртен уятты. Чыгарылыш кичәсенә: «Сабан туеның баш батыры булып калсаң  икән ул!» – дигән хыял белән кайттым.

Яугир оныкларын – мәйданга!

1971 елда Фәрит Шәйхетдинов КДПИның физик тәрбия факультетына укырга керә. Татар көрәше рәсми танылмаганлыктан, аңа бик якын торган грек-рим көрәшенә йөри. Бер үк вакытта дуслары белән бергә, татар көрәшен дә онытмый. Шуның нәтиҗәсендә, 1974 елда Биектау районының Мәмдәл Сабан туенда баш батыр булып кала. Аңа бу чакта 20 яшь тә тулмаган була әле.

…Һәркемнең күлмәге үз тәненә якын. Вуз тәмамлаган һәр яшь белгечнең  иң элек туган ягындагы мәктәпкә кайтып эшләргә теләве – табигый хәл. Әмма  Фәрит абый минем  фаразымны кабул итмәде.

– Миңа туган ягыма кайтырга укытучыларым үзләре тәкъдим итте, – диде ул. – Факультет деканы Ринат Абзалов  безнең төбәктә нинди татарлар  яшәгәнлеген биш бармагы кебек белә иде. Беркөнне ул мине үз янына чакырды да:

– Шәйхетдинов, сезнең яктан ни бер галим, ни бер спортчы чыкканы күренми.  Җәке мәктәбенә югары белемле физкультура укытучысы кирәк. Тарих ул яктагы авылларга Сөембикә гаскәриләре нигез салган дип сөйли. Чыгар шул авылларда яшәүче яугир егетләрне Сабан туе мәйданнарында көрәшергә! Синнән була ул!– диде.

Җәкедә малайлар ул кадәр күп түгел, әмма Карауҗада яшьләр умарта бакчасындагы кортлар кебек мыжлап тора иде.  Җәкедә укытсам да, Карауҗа мәктәбендә көрәш секциясе ачып җибәрдем. Ял көннәрем гел мәктәптә узды.   Авыл яшьләре дә  мәктәпкә тартылды. Хәтта күрше Күлбаш, Чүрчиле, Каратмән егетләре дә көрәш секциясенә йөри башлады. Ниһаять, әкренләп  Казанның Аккош күле, Яшел Үзән Сабан туе мәйданнарына минем шәкертләр чыкты.  1977 елда исә  үз авырлык-
ларында батыр калган Җәке һәм Карауҗа  егетләреннән Яшел Үзән районының җыелма командасын туплап,  «Социалистик Татарстан» газетасының каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнирында  катнашу өчен гариза бирдем. Бу – безнең өчен татар көрәше буенча Олимпиада уеннарында катнашуга тиң   иде. Казанга Татарстан төбәкләреннән йөздән артык иң көчле көрәшчене туплаган 20 гә якын команда килде. Бу бит легендар Михаил Чернов,  Виссарион Канашев, Михаил Минеев, Раббани Гайфуллиннар кебек  пәһлеваннар көрәшкән еллар. Шундый көчле командалар арасында безнең егетләр морадына иреште – без бөек Җәлил турнирының җиңүчесе, ә мин  чемпион булып танылдым. Бу безнең өчен триумф иде!

Шушы җиңү дулкынында көрәшче Фәрит Шәйхетдинов үзе дә авыл Сабантуйларында гына түгел, эре калаларда узган  зур ярышларда баш батыр, абсолют батыр, чемпион титулларын яулый башлый. Казан шәһәренең Киров һәм Яшел Үзән шәһәр һәм район Сабантуйларында   бишәр, Кукмара Сабан туенда  ике, Югары Ослан белән  Биектау  Сабантуйларында берәр, Мари Респуб-
ликасының Октябрь шәһәре Сабан туенда бер тапкыр абсолют батыр исеменә лаек була.  Ул гынамы,  аны республикада чемпионнар йөрәгенә «ут салучы» көрәшче буларак таныйлар. 1979 елда Үзәк стадионда узган Татарстан чемпионатында ул 120 кг лы биш тапкыр республика чемпионы Рәшит Сәмигуллинны җиңә. Бу «афәттән» шундый ук авыр үлчәүдәге абсолют батырлардан Чаллы егете Марат Галиев, Буа-
дан Җәүдәт Гайнуллин, Балтачтан  Рафис Насыйбуллин да котыла алмый. 75 кг авырлыктагы Фәритнең үзеннән 5 кг авыррак үлчәмдә катнашуын да онытмыйк, чөнки ул елларда көрәшчеләр бары тик 60, 70, 80, 90 кг һәм аннан авыррак үлчәү
авырлыгында гына бил алыша иде.

Казан ханлыгына тоташкан шәҗәрә

Фәрит абыйны көрәшчеләр нәселеннән дип юкка гына атамадым.   Карауҗада аны һәркем әнисе ягыннан ерак бабасы Хәлиуллага охшата. Әнисе Зәйтүнә апа сөйләвенчә, Хәлиулла пәһлеван гәүдәле, бик көчле ир булган. Көрәшче даны еракларга таралган. Аны, Сабантуй мәйданына көрәшчеләрне имгәтмәс өчен, ахырдан гына керткәннәр. Хәлиулла да моны дөрес аңлаган, иң соңыннан батыр калырга җыенган 3–4 егетне җиңел генә күтәреп бәрә  торган булган.

Шунда Фәрит  нәсел шәҗәрәсен төзергә карар кыла һәм, Казан, Мәскәү архивларында утырып, тиешле документларны туплый.

– Әти ягыннан шәҗәрә тамырының 12 буынын ачтым, – диде ул  һәм  компьютер экранына агачка охшатып корылган нәсел шәҗәрәсен чыгарып, әңгәмәсен дәвам итте. – Әлбәттә, мин ялгыз гына эшләмәдем, чөнки бу – бик авыр хезмәт. Без 1500 еллар башына кадәр төшеп җиттек. Турыдан-туры нәсел тамырын  дәвам иткән 78 буынны ачыкладым. Аларның исемнәрен, кайсы елларда яшәгәнлеген һәм башка барча мәгълүматларны күчереп яздым. Менә шунда 1570–1620 елларда яшәгән унынчы буын бабамның Күк исемле булуын, аның Ирсәй, Ишем һәм Сәфәр исемле уллар үстерүен ачык-
ладым. Документларда аларның укымышлы затлардан чыгуы, Сабан туенда көрәшче булулары теркәлгән иде. Соңыннан, барлык туган-тумачамны чакырып, 78 әби-бабамның рухына Коръән уку мәҗлесе уздырдык. Күчермәләрен барлык туганнарыма өләшеп чыктым. 

Күк бабаның кан тамырларында типкән көрәшчеләр рухы  Фәрит   Шәйхетдиновның уллары, оныкларында дәвам итә. Олы улы  Фәнис кечкенәдән грек-рим көрәше белән шөгыльләнә. Гел үзеннән 4–5 яшькә зур малайлар белән көрәшә.  11 яшеннән хоккей «җене» кагылгач,  хоккейга йөри, аны хәтта «Ак Барс» командасына уйнарга алалар. Әмма бер медкомиссиядә Фәниснең умырт-
ка баганасында кабыргаларны бәйләп торучы җепселләрнең зәгыйфь булып үсүе беленә. Фәнискә зур спорттан кичекмәстән китәргә киңәш итәләр.  Хәзер ул – хокук белгече. Көрәшчеләр сараеның ирекле көрәш секциясендә аның 8 яшьлек улы Тимерхан шөгыльләнә.

 Урман арты бистәсендә яшәүче икенче улы Фәнилгә дә көрәш  бәләкәйдән таныш.  2010  елда татарча көрәш федерациясе төзелгәнгә кадәр, ул да грек-рим көрәше серләренә төшенә, 2005  елда Чаллыда  яшьләр арасында    Россия беренчелегенә узган бәйгедә  алтын медальгә лаек була. 2013–2014  елларда Әлмәт, Чаллы шәһәрләрендә татарча көрәш буенча каһарман шагыйрь Муса Җәлил исемендәге турнирларда  рәттән чемпион исемен яулый.  Ульян, Уфа, Самара шәһәрләрендә узган Бөтенроссия  көрәш турнирларында җиңеп чыга. Хәзер дә  көрәш сөлгесен кулыннан төшерми. Аның сигез яшьлек  улы Сәйдәш тә Көрәшчеләр сараенда ирекле көрәш белән шөгыльләнә. Төпчек уллары  Фәннүр дә  көрәшчеләр династиясенә тугрылыклы.  Юл төзү хуҗалыгында геодезист булып эшләвенә карамастан,  атнага дүрт тапкыр Көрәш сараеның тренажёр залында Россиянең атказанган тренеры Вакыйф Дәүләтшиннан күнекмәләр ала. Республика  ярыш-
ларында призлы урыннар яулый. Абыйсы Фәнил кебек спорт остасы булырга хыяллана.

Халык гадел көрәш ягында

Саубуллашу алдыннан, атаклы көрәш остасыннан соңгы елларда  көрәшчеләрнең дәрәҗәле турнирларда үзара сөйләшеп урын бүлешүләренең сәбәбен дә ачык-
лыйсым килде.

– Бик авыр сорау бу, – дип куйды Фәрит абый. – Без көрәшкән елларда иң зур бүләгебез суыткыч булыр иде. Хәзер заманалар башка. Чемпионнарның барысы да югары класслы. Алар, беркайда эшләмичә, көрәш белән генә шөгыльләнә.  Көрәш сараена  көненә өчәр тапкыр күнегүләр үткәрергә килүче профессиональ спортчылар бар.  Көрәш – аларның бердәнбер керем  чыганагы. Шунлыктан бәйге вакытында  имгәнүдән бик куркалар. Узган гасырның 90 нчы елларында абсолют батырларга машина бүләк ителә башлагач, булачак чемпионнар үзләренең иминлеге турында уйлана башлады. Беренче урын өчен 5–6 спортчы көрәшсә дә, чемпион булып берәү генә кала ич. Менә шул  аларны батыр исемен үзара бүлешү адымына барырга этәрде, күрәсең. Арадан  берәү көч куймый гына батыр кала һәм азакта бүләкне шул көрәшчеләр белән бүлешә, беркем дә имгәнми.  Менә кысла  кайда яшеренгән! Көрәшчеләрне заманына күрә кыйммәтле бүләкләр белән зурларга кирәк, дигән  изге ниятебез шундый тискәре күренеш китереп чыгарды.  Без бу хатаны төзәтәчәкбез. Мондый куркыныч юл  татар халкын олуг бәйрәме – Сабан туеннан ук биздерергә мөмкин.

Бу – бөек көрәшчегә халык бирергә теләгән сорау иде. Мин аннан халык теләгән җавапны алдым.

Ирек НИГЪМӘТИ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.