Логотип Магариф уку
Цитата:

Кариев театрында «Әйдә Бас» татар биюен үстерү остаханәсе

20–21 майда Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Әйдә Бас» татар биюен үстерү остаханәсе фестивале узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуы...

20–21 майда Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Әйдә Бас» татар биюен үстерү остаханәсе фестивале узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.
Театр директоры Луиза Шарова әйтүенчә, театрда татар биюенә багышланган проектлар еш булып тора.
«Кариев театрында татар биюе турында түгәрәк өстәл оештырган идек. Аннан соң «Дәрман» татар биюе студиясе җитәкчесе Алсу Мәгъсүмҗанова безнең мәйданда беренче татар биюе буенча студия башлап җибәрде. Ел дәвамында дәресләр үтте. 1–6 ноябрьдә үзебездә татар биюе остаханәләре уздырдык. Төрле төбәкләрдән коллективлар килде. Остаханәләрнең фәнни һәм практик өлеше булды. Хәзер инде Кариев театры мәйданында остаханәнең фестивале узачак», – дип сөйләде ул. 







«Әйдә Бас» проектының җитәкчесе Сәидә Миңнебаева сүзләренчә, күпләр татар биюенең төрләрен белми. «Без педагоглар һәм хореографлар өчен Себер, Әстерхан, Самара, Пермь, Урал татарлары биюләре буенча остаханәләр уздырдык. Фестиваль шушы остаханәләргә йомгак була. Барлыгы 20 чыгыш көтелә. Татар биюләреннән кала, эксперименталь форма, перфоманслар булачак», – дип сөйләде ул.
Фестивальнең беренче көнендә  «Әйдә Бас» татар биюен үстерү остаханәсе проекты хореографлары һәм катнашучыларыннан татар биюен тәкъдим итә, аннан соң театр алдында «Кичке уен», перфоманс була. Икенче көнне Казан паркларында чыгышлар көтелә. Фестиваль Кариев театрында гала-концерт белән тәмамлана.
Әлеге фестиваль «Росмолодежь» яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уздырыла.












 






Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ