Логотип Магариф уку
Цитата:

Кариев театрында куркыныч әкиятләр?!

Якын арада Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа премьераларын тәкъдим итәчәк. Тамашачылар 25–26 гыйнварда – «12 адым» (режиссёр – Әминә Миндияр), 9 февральдә «Гөлчәчәк...

Якын арада Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа премьераларын тәкъдим итәчәк. Тамашачылар 25–26 гыйнварда – «12 адым» (режиссёр – Әминә Миндияр), 9 февральдә «Гөлчәчәк» (режиссёр – Булат Гатауллин), 22 февраль – «Әлифба: Хәрефләр дөньясында» спектакльләрен карый алачак.
Кичә Кариев театрында әлеге премьералар уңаеннан матбугат очрашуы булып узды.
 «12 адым» спектакле режиссёры Әминә Миндияр әйтүенчә, бу спектакль наркотикларның начар булуы, балаларның зыянлы матдәләрдән нәрсә алырга теләве турында түгел, спектакль проблемаларны наркотиклардан башка да хәл итеп булуы, балаларның алар ярдәмендә чынбарлыктан качарга тырышуы турында.
«Башта ук үз алдыбызга берничә бурыч куйдык: спектакльдә үгет-нәсыйхәт, маңгайга бәреп әйтү булырга тиеш түгел, шул ук вакытта наркоманияне якты төсләрдә дә күрсәтә алмыйбыз. Һәм иң авыры – әлеге спектакльне яшүсмерләргә кызыклы булырлык итеп эшләргә кирәк. Ә аларны гаҗәпләндерү шактый авыр, чөнки алар бу тема турында бездән күбрәк белә. Шуңа да калыплашкан фикерләрсез, хөкем итүләрсез, ачыктан-ачык сөйләшергә булдык. Безнең алда тагын бер катлаулы мәсьәлә тора иде: спектакльдә символизм кулланыргамы, әллә чын көнкүрешне күрсәтергәме? Уйлый торгач, реализм алымына тукталдык. «12 адым» – ниндидер бизәкләр белән чуарланмаган ток-шоу кебек булачак. Ничек бар – шулай.Без шушы спектакль өчен аны беренче тапкыр татар теленә тәрҗемә иттек. Гомумән, мин программаны бәйле кешеләр өчен генә дип әйтмәс идем. Бик күп әхлакый нигезләрне үз эченә алган рухи кагыйдәләр җыелмасы ул», – дип сөйләде ул.
«Гөлчәчәк» спектакле режиссёры Булат Гатауллин: «Бу спектакль – минем диплом эше. «Һөнәр» фестивале кысаларында без «Гөлчәчәк»не Мәскәү, Санкт-Петербургтан килгән театр тәнкыйтьчеләре алдында уйнадык. Алар бик әһәмиятле сүзләр әйттеләр. Һәм без бу спектакль яшәргә тиеш дигән фикергә килдек. Хәзер бу спектакль репертуарда булачак», – дип белдерде.
Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Луиза Шарова әйтүенчә, алар мондый спектакльләр циклы белән беррәттән Яшьләр театрында яңа формат кертеп җибәрергә телиләр. Бу – үзенә күрә белем бирү программасы. Спектакль + дискуссия яисә лекция. 
– «Гөлчәчәк» спектаклен без инде тамашачыга күрсәтеп, ике мәртәбә сынап карадык һәм аңладык: мифлар, алардагы универсаль символлар, милли образларның яралуы тарихын аңлатырга кирәк. Без хәзер театр буйлап татар мифлары китапларын күтәреп йөрибез, ул темага өзлексез сөйләшәбез. «Гөлчәчәк» спектакленнән соң «Мәтрүшкә party» дип аталган чәй эчү булачак, шул чәйләү барышында аңлаешлы, җиңел һәм бер үк вакытта үтемле дә итеп фикер алышачакбыз. Яшьләргә, үсмерләргә бу турыда караган тамаша мисалында сөйләп аңлату бик кирәк. Беренче лектор итеп Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхинны чакырдык, – дип сөйләде ул.
 «Әлифба: Хәрефләр дөньясында» спектакле исә кечкенә балаларга багышланган. Аның режиссёры Лилия Әхмәтҗанова: «Әлифба» ярдәмендә баланы татар мохитенә якынайтырга телибез. Вакыт бик кысан булса да, бик яратып, зур мәхәббәт белән эшләдек. Чөнки Кариев театрында яратып эшлисене китерә торган мохит тудырылган», – диде.
Луиза Шарова:«Бу спектакльнең идеясе үзебезнең тирәдәге балаларны күзәтүдән туды. Шәһәр мохитендә без тел һәм мәдәнияттә элементар әйберләрне дә югалта барабыз. Бу спектакль әбиләре, бабайлары белән үзенең телен, аның асылын белеп үскән балаларга түгел, ә нәкъ менә боларны белми үскән балаларга юнәлдереп чыгарылды. Чөнки 40–45 минутта балага бөтен мәдәниятне сеңдерә алмыйсың, ләкин нәрсә ул аждаһа, нәрсә ул Сабантуй, кем ул Шүрәле, Тукай абый ни дигән – боларны өйрәтә аласың. «Сдача» вакытында килгән әти-әниләр: «Без үзебез өчен дә ниндидер ачкыч таптык», – дип әйттеләр. Миңа калса, шул ачкыч табу ягыннан бу спектакль бик файдалы булачак. Иҗат командалары театрга олы ярату белән киләләр, без аларны ярату белән каршы алабыз һәм шуңа өстәп, тагын да ныграк ярату туадыр», – дип сөйләде.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ