Логотип Магариф уку
Цитата:

Каюм Насыйри урамында «Рамазан Фест» бәйрәме

21 апрель көне Казанның Каюм Насыйри урамында Гает уңаеннан «Рамазан Фест» бәйрәме узачак. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Рамазан Фест» бәйрәменә багышланган матбугат конференциясенд...


21 апрель көне Казанның Каюм Насыйри урамында Гает уңаеннан «Рамазан Фест» бәйрәме узачак. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Рамазан Фест» бәйрәменә багышланган матбугат конференциясендә «Иске шәһәр» махсус территориясе перфекты вазифаларын башкаручы Нияз Усманов әйтте.




Аның сүзләренчә, быелгы фестивальдә 7-8 мең кеше көтелә. «Каюм Насыйри урамында 2 мәчет бар. Бәйрәм вакыты ике намазга туры килә, шуңа күрә, мәчеткә кереп, намаз укысалар, бик уңайлы булачак», – дип сөйләде ул.
Чара 16:00 сәгатьтә башланачак. Кунакларны кулинар һәм бармен милли эчемлекләр белән шоу, Виктор Добрыниның көч шоуы, концерт программасы, татар һөнәрләре һәм милли киемнәр күргәзмәләре, балалар һәм өлкәннәр өчен актив уеннар, мастер-класслар, фуд-кортлар көтәчәк. Керү юлында коймак пешерәчәкләр. Шулай ук, фотозоналар булачак. Аниматорлар һәм балалар өчен мастер-класслар белән балалар зонасы аерым эшләячәк. Бәйрәм кичәсе 19:30да лазер һәм яктылык тамашасы белән тәмамланачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ