Логотип Магариф уку
Цитата:

Казах археологларының табышлары

Казан Кирмәнендәге  иң озын бина булган Кабулханәдә (Гавами бина) Казахстаннан килгән борынгы күчмә халык сәнгате артефактлары куелган  «Бөек дала хәзинәләре» дип аталган күргәзмә  эшли...

Казан Кирмәнендәге  иң озын бина булган Кабулханәдә (Гавами бина) Казахстаннан килгән борынгы күчмә халык сәнгате артефактлары куелган  «Бөек дала хәзинәләре» дип аталган күргәзмә  эшли.  Казахстанның тарихи үткәнен, аның бөеклеген бәян итүче экспозициядә казу эшләре барышында курганнардан  табылган хәзинәләрне күрәбез. Экспонатларның күбесе  безнең эрага кадәр VIII–VII гасырларга карый.     Көнчыгыш –Казахстан өлкә тарихи-төбәк музее тупланмасыннан булган әлеге  күргәзмә  моңа кадәр Лондонда да күрсәтелгән, ә менә бу кадәр күләмдә аның Казахстаннан беренче тапкыр читкә чыгуы икән. Төрле чорларга – бронза гасырыннан башлап урта гасырның башына кадәр    караган 15 мең (!) артефакт белән казанлылар  6 июльгә кадәр таныша алачак. Әлеге күргәзмә безне Казахстан археологлары белән  дә таныштырды.
   
Редакциябез  кунаклары мәшһүр археологлар  - тарих фәннәре докторы, профессор Зейнолла Самашевич Самашев;  этнограф, тарих фәннәре докторы, профессор Әбдеш Ташкенович Толеубаев һәм  мәдәният идарәсе җитәкчесе Нурболыт Кадыйрович Әхмәтҗанов белән Казахстанның тарихи үткәне турында гына түгел, бүгенгесе хакында да сөйләштек. Әлбәттә инде,  “Мәгариф” журналының тарихчылар белән   башкарылган уртак проектлар хакында да сүз булды. Шуларның соңгысы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә уздырылган “Иң яхшы тарих укытучысы ” бәйгесе хакында “Мәгариф” журналының баш мөхәррире Сөмбел Нурисламовна Таишева сөйләп узды.

– Без тарихны өйрәнүне төп максат итеп куябыз. Шуңа күрә дә тарих институты галимнәре без тәкъдим иткән темалар   белән журнал битләрендә еш чыгыш ясый. Алтын Урда, Болгар ханлыгы чорына һ.б. караган язмаларны әйтеп узарга була. Соңгы вакытта Бурятия, Тувага багышланган  язмаларга да урын бирдек,– диде ул.

Кунакларыбыз исә Казахстанда тарихны өйрәнү, археология эшендәге проблемалар хакында бәян итте. Бу хакта “Мәгариф” журналының киләсе саннарында.

Расиха ФАИЗОВА


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ