Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан лицееның ике укучысы математика буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады

Казан шәһәре Вахитов районының 131 нче лицееның 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары Ралина Йосыпова һәм Галия Шәрәфетдинова математика буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яуладылар.Татарстан башкала...

Казан шәһәре Вахитов районының 131 нче лицееның 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары Ралина Йосыпова һәм Галия Шәрәфетдинова математика буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яуладылар.



Татарстан башкаласыннан тагын 15 укучы призлы урыннарны алды: Мәскәү районының 2 нче номерлы лицей-интернатының 7 нче, 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары Максим Большаков, Андрей Евстафьев һәм Булат Харисов; КФУның Лобачевский исемендәге лицееның 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары Тимур Галимов, Әсгать Хөснуллин һәм Раил Ягъфәров; Мәскәү районының Ж.А.Зайцева исемендәге 122 нче номерлы гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы София Вәлиева; КФУның IT-лицееның 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары Дамир Солтанов, Данияр Газизов һәм Регина Сабирҗанова, Вахитов районының 131 нче номерлы лицееның 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары Әмир Вәлиәхмәтов, Илнур Хәмидуллин, Альберт Чепкунов һәм Владислав Шведов; Вахитов районының «СОлНЦе» интернат-мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Тимур Гыйззәтуллин.
Интеллектуаль ярышларның йомгаклау этабы 17 апрельдән 23  апрельгә кадәр Н.П.Огарев исемендәге Мордовия дәүләт университетында узды.
Исегезгә төшерәбез, Ралина Йосыпова һәм Галия Шәрәфетдинова – кызлар өчен математика буенча Европа олимпиадасының алтын медаль ияләре. Алар мөмкин булган 168 баллдан 160 балл җыйган. 
Казан мэриясе



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ