Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан лицеистлары программалаштыру буенча Бөтенроссия олимпиадасында алтын медаль яулады

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан башкаласы укучылары программалаштыру буенча XXIII Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында призлы урыннар яулаган. Ярышла...



ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан башкаласы укучылары программалаштыру буенча XXIII Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында призлы урыннар яулаган. Ярышлар Санкт-Петербургта узган.
 Алтын медальне Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучылары Руслан Вильданов, Ренат Кәримов һәм Валерий Родионов кергән Not today командасы алган.
Казанның Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатында укучы Гыймран Абдуллин кергән Sin@ командасы бронза медальгә ия булган.
Икенче дәрәҗә дипломны Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучылары Дамир Сәитов, Мария Пакканен һәм Никита Поливина кергән No-brainers командасы алган. Шундый ук бүләкне Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатында укучы Максим Чекардов һәм Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучысы Роман Трапезников кергән «Девочки с хоккея» командасы алган.
Өченче дәрәҗә дипломны Ильяс Сираҗиев, Сергей Назыйров һәм Искәндәр Миннәхмәтов составындагы «Эвакуация планы» командасына тапшырганнар. Шулай ук составында Мәскәү районының 2 нче лицей-интернаты укучылары Азат Сафиуллин, Владимир Малов һәм Самат Зартдинов булган «ЖВиШ» командасы һәм Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучылары Кирилл Тимофеев, Сергей Дьяконов һәм Вахитов районының 131 нче лицее укучысы Булат Габитов кергән Ivan командасы да бүләкләнә.
Олимпиадада беренчелек өчен барлыгы 222 команда көрәште, аларның 14 е Татарстан данын яклады.

Фәния Лотфуллина


 





 







Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ